+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 февраль 2009, 02:00

Күгебез яктылыгын, тылыбыз ныклыгын тәэмин итүчеләр

Дөнья илләре армияләре, бигрәк тә егерме беренче гасырда, Хәрби-һава көчләренең куәтен үстерүгә аеруча зур игътибар бүлә. Тавыш тизлеген күптән уздыручы самолетлар җитештерелгән, заман технологияләре үскән чорда әлеге юнәлешкә игътибар бирмәү бик аяныч тәмамланырга мөмкин.


Бу фикернең дөреслегенә инану өчен Бөек Ватан сугышы мисалына игътибар итү дә җитә. Фашистлар Германиясе “Барбаросса” планын нәкъ куәтле авиациягә таянып уңышлы тормышка ашыра башлый. 1941 елның 22 июнендә немец самолетлары чиктәш районнарда урнашкан аэродромнарны, тимер юл узелларын һәм совет гаскәрләрен бомбага тота. Мурманск, Каунас, Минск, Киев, Одесса һәм Севастополь шәһәрләренә дә дошман бомбардировщиклары ябырыла. Ул чакта дошман самолетларын әллә каян шәйләүче радиолокацион станцияләр, аларны бәреп төшерүче зенит җайланмаларының заман таләпләренә җавап бирмәве бик күп югалтуларга китерә. Бүген, шул канлы вакыйгаларга җиде дистә елга якын вакыт үткәч, Русиянең Хәрби-һава көчләренә каршы тору гаскәрләре дөньяда иң көчлеләрдән санала. Башкортстанның Алкино гарнизонында да 297нче зенит-ракета бригадасы урнашкан.

Ватанны саклаучылар көне алдыннан Уфа шәһәренең Совет районы хакимияте алтынчы ел “Солдатка бүләкләр” акциясе үткәрде. Бу чара вакытында югарыда телгә алган бригадада кунакта булган чакта берничә солдат белән сөйләшеп алдым. Чиләбе өлкәсенең Карталы шәһәреннән Максим Никитин:
— Армиягә чакырылгач, ут күршебездә — Башкортстанда хезмәт итәчәгемне ишеткәч, шатлыгым эчемә сыймады. Чөнки бөркетләр оя корырлык таулары, хәстәрлекле президенты, оста уенчылар тупланган хоккей командасы, гүзәл шәһәрләре булган республика күңелемә күптән якын иде. Дөресен генә әйткәндә, мин биредә үземне туган ягымда кебек хис итәм. Табигать тә шундый ук гүзәл, кешеләр дә ачык йөзле. Башкортстан җитәкчелегенең безгә даими ярдәм күрсәтүенә бик рәхмәтлемен! Әйткәндәй, минем белән хезмәт итүче Татарстан, Мари Эл республикаларыннан, Саратов, Ырынбур, Киров өлкәләреннән һәм илебезнең башка почмакларыннан килгән егетләр дә шундый фикердә. Кыскасы, безгә башка бернинди мәсьәлә турында борчылмыйча, бары тик төп вазыйфабызны башкару — Ватан иминлеген тәэмин итү өчен барлык шартлар да тудырылган, — диде.
Уфа мәктәпләре укучыларыннан бүләк алып, гражданкадагы тормышларын исләренә төшергән Бүздәк районының Таулар авылы егете Илнар Нуретдинов белән Күмертау шәһәреннән Ринат Хандиев та Максим сүзләрен хупладылар.
Әйткәндәй, Алкино гарнизонының зенит-ракета бригадасын Кораллы Көчләрне реформалау кысасында зур үзгәрешләр көтә. Атап әйткәндә, бирегә янә бер батальон кертеләчәк. Яңа казарма, бассейнлы, тренажерлы, спорт заллы физкультура-савыктыру комплексы һәм башка объектлар төзү күздә тотыла. Бу максатка бер миллиард сумнан артык акча бүлү планлаштырыла. Заманның алдынгы кораллары Илнар, Максим, Ринат кебек кыю, белемле егетләр кулында булган чакта иминлегебез турында борчыласы юк!
Читайте нас: