+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 февраль 2009, 02:00

Ш. Бабич исемендәге премияне юллауга эшләр кабул ителә

Әдәбият, сәнгать һәм архитектура өлкәсендә Шәехзадә Бабич исемендәге дәүләт республика яшьләр премияләре буенча комиссия 2008 ел өчен яшьләр премиясен юллауга әсәрләр һәм эшләр кабул итүе турында белдерә.Әдәбият, сәнгать һәм архитектура өлкәсендә Шәехзадә Бабич исемендәге дәүләт республика яшьләр премияләре Башкортстан Республикасы Хөкүмәте карары нигезендә яшь архитекторлар, композиторлар, язучылар, шагыйрьләр, рәссамнарның аеруча талантлы, җәмәгать танылуы алган югары сәнгатьле әсәрләре, җырчылар, цирк һәм эстрада артистларының, театрлар, кинотеатрлар һәм башка тамаша учреждениеләре, республиканың яшьләр бию, музыка һәм эстрада коллективлары хезмәткәрләренең югары һөнәри художество-сәхнәләштерү, сәхнә һәм концерт эшчәнлеге өчен бирелә.


Ел саен Шәехзадә Бабич исемендәге өч премия бирелә, аларның һәркайсы 50 мең сумлык.
Ш. Бабич исемендәге премияләр түбәндәгеләргә тапшырыла ала:
а) матур әдәбият өлкәсендә — барлык төрдәге һәм жанрдагы әдәбият әсәрләре өчен (проза, шигърият, драматургия, публицистика, балалар әдәбияты, әдәбият гыйлеме һәм тәнкыйть, сәнгатьле тәрҗемә);
б) сынлы сәнгать өлкәсендә — рәсем сәнгате, скульптура, графика, бизәү-гамәли сәнгате әсәрләре өчен;
в) театр, музыка, эстрада, цирк сәнгате һәм хореография өлкәсендә — яшь композиторлар, режиссерлар, дирижерлар, балетмейстерлар, хормейстерлар, артистлар һәм рәссамнар, сценографларның музыка-драма постановкаларындагы, композицияләрдәге, балалар өчен постановкалардагы, эстрада һәм цирк тамашаларындагы, күмәк тамашалардагы эшләре, шулай ук театр, музыка, эстрада, цирк сәнгате һәм хореография өлкәсендәге тикшеренү эшләре өчен;
г) кинематография өлкәсендә — сценаристлар, режиссерлар, рәссамнар, операторлар, артистларның нәфис, документаль, анимацион фильмнардагы эшләре, шулай ук кино гыйлеме өлкәсендәге тикшеренү эшләре өчен;
д) архитектура өлкәсендә — аеруча талантлы, яңалыгы һәм кабатланмаслыгы белән аерылып торган, җәмәгать танылуы алган һәм Башкортстан Республикасы мәдәниятен үстерүгә шактый өлеш керткән архитектура әсәрләре өчен.
Әсәрләр һәм эшләр коллегияләр, президиумнар һәм идарәләр, художество һәм гыйльми советлар утырышларында, министрлыклар, ведомстволар, учреждениеләр, оешмалар, предприятиеләр, уку йортлары, гәзит һәм журналлар редакцияләренең хезмәт коллективлары җыелышларында эш-ләрне, аларның сәнгатьтәге урынын, һәр кандидатның иҗади өлешен бәяләүгә югары таләпчәнлек шартларында, киң җәмәгатьчелек катнашлыгында һәм тулы билгелелек шартларында тәкъдим ителә.
Иҗади яисә башка коллективларны тәкъдим иткәндә дәгъва итүчеләр саны 5 кешедән артырга тиеш түгел. Дәгъвачыларның яше — 16дан 35 яшькә кадәр.
Әдәбият, сәнгать һәм архитектура өлкәсендә Шәехзадә Бабич исемендәге дәүләт республика яшьләр премиясен юллауга тәкъдим ителүгә кимендә 1 (бер) ел кала бастырып чыгарылган, халык алдында башкарылган, төзелгән әдәбият, сәнгать һәм архитектура әсәрләре тәкъдим ителә ала; әдәбият, әдәбият һәм сәнгать гыйлеме өлкәсендәге әсәрләр — матбугатта басылганнан соң гына; музыка, театр, сынлы сәнгать, хореография, эстрада һәм цирк сәнгате, дизайн, кино һәм телевидение өлкәсендәге әсәрләр — концертларда, күргәзмәләрдә һәм театрлардагы һәм кинотеатрлардагы премьераларда, радио һәм телевидение аша игълан ителгәннән һәм җәмәгатьчелек киң танышканнан соң; архитектура өлкәсендәге әсәрләр объектларны файдалануга тапшырганнан соң гына тәкъдим ителә ала.
Эшләрне кабул итү срогы — 2009 елның 1 апреленә кадәр (күрсәтелгән сроктан соң тапшырылган материаллар каралмый).
Премия юллауга материаллар түбәндәге адрес буенча кабул ителә:
450000, Башкортстан Республикасы, Уфа шәһәре, Ленин урамы, 10, Башкортстан Республикасы Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитетының оештыру бүлеге, 24нче бүлмә.
Белешмәләр өчен телефоннар: (347) 276-45-87, 251-14-75.


Читайте нас: