+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 март 2009, 02:00

Күңелләргә кризис ияләшмәсен!

Монысы, әлбәттә шулай. Тик кайчан да булса көрчеккә килеп терәләчәгебез көн кебек ачык иде бит. Соңгы берничә ел эчендә Русиядә нинди яңа заводлар төзелде? Авыл хуҗалыгы алга киттеме? Без үзебезнең илдә җитештерү урынына чит илне туйдыру белән мәшгуль булдык. Машина, көнкүреш техникасы турында әйтеп тә тормыйм, бәрәңгесенә кадәр чит илдән сатып алып ашый башладык! Ит, май, яшелчәләр — барысы да диңгез аръягыннан. Сәбәбе гади: үзебездә җитештерүгә караганда, аннан кайтару арзангаракка төшә, имеш. Икелегә дә укымадым, әмма бездә, яки, әйтик, башка берәр өлкәдә үстергән бәрәңгенең җәһәннәмдәге Голландиядән алып кайтуга караганда ничек, нигә кыйммәтрәк икәнлеген мин әле булса аңлый алмыйм. Яки Аргентинадан кайтарган итне? Юри генә картага күз салыгыз — Аргентина кайда да без кайда?! Моның сәбәбе ике генә булырга мөмкин: яки Голландиядә бәрәңге әйтеп бетергесез арзан, яки чит илдән кайтару кемдер өчен бик отышлы. Ә без кризис каян килеп чыкты, дип аптырап утырабыз, Американы тиргибез...


Бәрәңгене киемгә
алмаштырам
Гәзитләрне генә ачып карагыз, анда “сатып алам” дигән графа төшеп калды дияргә була. Чөнки халыкның ни дә булса сатып алырга акчасы юк. Аның каравы, “алмашам” дигән бүлек зурайды: “Балалар киемен бәрәңгегә алмаштырам”. “Бәйләм бәйлим. Хакын азык белән алам”, “9-10 яшьлек балалар киемен 4-5 яшьлекләр киеменә алмаштырам”, “Кәбестәне — кишергә”, “Кием тегүгә заказлар кабул итәм, түләү — азык-төлек белән”. Шушы юлларны укыганда тамакка төер тыгыла. Берәр зыян эшләгән бала турында, гадәттә, тотып тыяр кешесе юк, шуңа аза диләр. Ничәмә еллар буе ил байлыгын читкә таратып, үз кесәләрен калынайту белән мәшгуль булган, халыкны шушындый көнгә төшергән олигарх, чиновникларны да тотып “ярыр” кул юк шул!
Берничә ай эчендә тормыш үзгәрде дә куйды. Әле кайчан гына безнең бәләкәй генә шәһәрдә 50-60 сумга җилдергән таксистлар хәзер 20-30 сумга да клиент таба алмый. Баштарак шәһәр транспортларында кеше күбәеп киткән иде — халык шәхси машиналарыннан автобусларга күчеп утырды. Тик анда да юл йөрү арзан түгел — ун сум. Хәзер күпләр, бигрәк тә өлкәннәр, җәяү йөрүгә күчте — аз булса да акча да янга кала.
Кием-салым кибетләрендә — 50-70 процентлык “распродажа”, чөнки сатып алучы юк. Булган акчасын юкка-барга туздырмый халык, азык-төлек алырга тырыша. Кризисны күтәрә алмаган кибетләр күпләп ябыла башлады. Кая карама “Сәүдә мәйданы арендага бирелә” дигән игълан.
— Артабан кибет тотуның файдасын күрмим. Халыкның сатып алу мөмкинлеге кимеде. Көненә бер сум да акча кермәгән чаклар бар. Ә аренда, ут, җылылык өчен түләү арта бара, — ди 9 ел сәүдәгәр тәҗрибәсе булган бутик хуҗасы.
Базарда сатып алучылар юк диярлек. Алар булмагач, сатучылар да бизнесларын ташларга мәҗбүр, юкка аренда түләү кемгә кирәк? Бөтен күңелсезлекләр арасында бер юньле хәбәр бар-барын — торак арзаная, тик халыкның акчасы булмагач, аннан ни файда?! Очсызга аны тагы шул байлар эләктереп кала инде.
Эшсезләр армиясе үскәннән-үсә, кайдадыр кыскарталар, кайдадыр тулы булмаган эш атнасына күчерәләр. Бер тапкыр моны баштан кичергән халык психологик яктан бик авыр кабул итә.
— Кыскартсалар, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә исәпкә басар идек, анда хет дүрт меңнән артык акча түлиләр, я башка эш табып булыр иде, кыскартмыйлар шул, ярты ставкага калдыралар, ә алай мин тулыр тулмас өч мең сум акча алачакмын. Шуңа яшәп буламы соң? — дип ачына эш урынын күрсәтергә теләмәгән 34 яшьлек хатын.
Кыскасы, “әллә кайдагы” безгә кагылмас кризис үзенекен итә. Үзәк гәзитләр апрель-майдан алып бигрәк авыр булачак, әле элекке запаслар белән яшәп киләбез, дип куркыта. Америка, Кытай һәм башка Европа илләрендәге кебек, безнең ил халыкның мохтаҗ категориясе өчен махсус карточкалар кертергә, бонуслар, социаль товарлар булдырырга ашыкмый. Ул әле резерв фондын банклар, төзелеш компанияләре, зур сәүдә нокталарын “коткаруга” юнәлтә. Ә шул банкларга акча салырга, яңа төзелгән фатирларны сатып алырга сәләтле кешеләрнең азайганнан-азайганын күрми...
Кризиска каршы “халык рецептлары”
...Әткәйнең бүлмәләрдә тиккә янган утларны сүндереп йөргәне сәер тоела иде. Ике-өч лампочка экономия ясыймы инде дип уйлый идем мин. Әле менә балаларның артыннан бөтен өйдә кабызып куйган утларны сүндереп йөргәндә, әткәйне искә төшердем. Үз гомерендә ничәмә-ничә акча алмашынуын, дефолт, ачлык, сугышны күргән кешенең сакчыллык канына сеңгән булган, күрәсең. Нужа исәпләргә өйрәтә икән, менә бит әле үзем дә лампочкаларны, тиктомалга эшләтеп куйган телевизорны сүндереп йөрим. Беркөнне базарга яшел үлән алырга кергән җирдән борылып чыгып киттем — 20 сум жәл булып китте. Шыта башлаган берничә суганны суга салып куйган идем, хәзер кыяклар үсеп чыкты. Әнә, тәрәзә төбендәге тартмада укроплар калкып килә.
Башыңа төшсә, башмакчы булырсың, ди. Бер көнне танышыма кергән идем, балалар бакчасына йөргән кызының киез итегенә ямау салып утыра. “Тагы берәр ай кисә, кыш бетә бит инде, яңасы 500 сум тора, акча кызганыч”, ди. Күннән салган ямау күзгә бәрелеп тормас өчен, куныч тирәсен йон җеп белән чигеп, менә дигән итеп эшләп куйды. Камилә хәтта иске итеген танымады да, яңа икән дип, шатланып киеп китте.
Моннан берничә ел элек Җиңү көне уңаеннан мәкалә язган әбинең хәлен белеп шалтыратам, телефонын алмый. Аптырагач, әлә берәр хәл булдымы дип өенә барсам, ишеге бикле. Ярый әле күрше хатын килеп чыкты. “Бездә ул, әйдә, кер”, ди. Баксаң, Фәрзәнә әбинең ишеген бикләп куеп, бер йортта икәүләп яши башлаганнар икән. Утынга экономия, диләр. Өлкәннәрнең тәҗрибә зур шул... Бер өйне җылыту чыннан да җиңелрәк.
Кризис турындагы сөйләшүләр инде төп темага әйләнде. Интернетта халык кризисны ничек җиңеп чыгарга бер-берсенә киңәшләр бирә. Берәүләр куян асрарга тәкъдим итә. Имеш, аз ашый, тиз үрчи, 4 айдан ашарга була. Кемдер тавык асрарга киңәш итә, хәтта шәһәр фатирында да бер-ике тавык тоту читен түгел, аның каравы, көн дә йомырка була, диләр. Монысын, әлбәттә, күз алдына китерүе авыр.
Җәйгелеккә дачага күченеп, фатирга кеше кертеп торырга киңәш итүчеләр дә бар. Пенсионерларга монысы уңайлы, әлбәттә, тик фатирда вакытлыча яшәмәгәнлегеңне тиешле урынга белгертергә кирәк, югыйсә, кулланмаган су, ут өчен счет килеп тәшүе бар. Әйткәндәй, күпләр су, ут исәпләгечләр куярга киңәш итә, күпкә арзангарак төшә диләр.
Кризисны бары тик авылда гына җиңеп булачак дигән язмалар да очрый. Бу сүзләрдә мәгънә бар. Полиграфия системасында эшләүче бер танышым, заказлар бетеп, эшләр көрчеккә терәлгәч, ноябрь аенда ук, шәһәр фатирларына кеше кертеп, гаиләсе белән вакытлыча авылга күченде. Бик яхшы яшәп яталар, сыер сатып алганнар. Язын бакчаларына яшелчә, җиләк-җимеш утыртырга җыеналар. Әйткәндәй, бакчачылык җанлана төште. Без крестьян тамырларыбызны искә төшереп, янә җиргә тартылдык. Югыйсә, шәһәр тирәсендәге бакчалар ташланып беткән иде. Статистика буенча 2004 елда Русиядә 4,1 миллион гаилә бакча тотса, 2006 елга аларның саны 700 меңгә генә калган булган. Быел орлык сатучылар сөенеп бетә алмый, халык күпләп “симәнә” юнәтә башлаган. Иманым камил, быел газон үләне чәчелгән бакчаларга да бәрәңге-кишер утыртылыр. Шулай, тормыш безгә тагы бер кат җир – туйдыручы дигән хакыйкатьне аңларга мөмкинлек бирә. Тик югарыдагылар гына әле моны тиешенчә аңламый. Хөкүмәт ярдәме алган тармаклар арасында авыл хуҗалыгы иң аз сумма — 65 миллиард сум алды (барлыгы 9852 миллиард сум бүленде).
Кыскасы, “Русияне урап китәчәк” кризис әлегә тантана итә, алда нәрсә күрсәтере билгесез. Халыкның күңеленә шом оялаган. Шулай да миңа гына килгән бәла түгел бит, бергәләп җиңеп чыгарбыз дигән өмет яши. Иң мөһиме — күңелләргә кризис ияләшмәсен, кешелек сыйфатларыбызны югалтмыйк, ярдәмгә мохтаҗларны урап узмаска өйрәник. Аллаһы Тәгалә яраткан кешеләремне сынармын, дигән. Ходай Тәгалә бик нык ярата торган шундый ил инде без, күрәсең. Чираттагы сынауны да лаеклы чыгыйк!
Читайте нас: