+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 март 2009, 02:00

Ярышлар музей ачудан башланды

Спартакиаданы ачуга багышланган тантанада район хакимияте башлыгы Дамир Мостафин халыкның спортка, сәламәт тормыш рәвешенә елдан-ел ныграк тартылуын шатлык белән билгеләп үтте. Әйткәндәй, Дамир Радик улы үзе дә спорт белән актив шөгыльләнү-челәрнең берсе – яңарак хоккей буенча район җыелма командасы составында республика чемпионы исемен яулады.


— Быелгы спартакиаданың финал өлешендә катнашу хокукын алу өчен ярышлар авыл биләмәләрендә, район үзәге предприятие һәм оешмаларында җиргә кар төшү белән башланган иде. Гомум алганда, ХХ кышкы спартакиадада меңнән артык спортчы катнашты, — ди шушы зур чараны оештыру һәм үткәрү комитеты рәисе, район хакимияте башлыгы урынбасары Закуан Әхмәтов.
Спартакиада кысаларында Әлшәй районының спорт даны музеен тантаналы ачу да булды. Аны оештыруга, экспонатлар туплауга районның барлык спорт ветераннары үз өлешен керткән. Аеруча Сәүбән Таҗиев, Рафаил Сәмерханов, Ихсан Мукаев, Сабир Шәрипов, Радик Мостафин һәм башкалар күп көч салган. Бик күпләр акчалата ярдәм күрсәткән. Танылган спортчылар һәм малтабарлар Руслан һәм Рөстәм Шәриповлар музейны җиһазлауда зур ярдәм иткән. Шулай ук бүген читтә яшәүче данлыклы якташларыбыз да бу изге гамәлдән читтә калмаска тырышкан. Кемдер матди яктан, кемдер уникаль экспонатлар белән ярдәм иткән.
Музей ачу тантанасында ил күләмендә танылган спортчылар һәм тренерлар ирле-хатынлы Надежда белән Әмир Гомәровлар катнашты. Алар — дистәләгән параолимпия чемпионы әзерләгән Русия җыелма командасы тренерлары, “Русиянең атказанган тренеры” исеменә лаек булган кешеләр. Заманында үзләре дә чаңгы спортында зур җиңүләр яулап, СССРның атказанган спорт мастеры булуга ирешкәннәр.
Спартакиада башланганда спорт даны музеен ачу, анда шундый бөек спортчы якташларыбыз катнашу бәйгегә аерым ямь өстәде. Анда район мәгариф бүлеге, үзәк дәваханә, кулланучылар җәмгыяте командалары уңышлы чыгыш ясады. Иң мөһиме— спартакиадада җиңелүчеләр бөтенләй булмады, чөнки сәламәт яшәү рәвеше җиңде.


Читайте нас: