+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 март 2009, 02:00

Мәрхәмәтлеме без?

Башкаларга килгән бәлагә битараф булмау, авыр хәлдә калганнарга ярдәмгә ашыгу, миһербанлылык — бу сыйфатлар кешелеклелекнең иң югары ноктасыдыр, мөгаен. Андыйларның йөрәге һәрчак уяу, җаны сизгер. Тормышта һәр кеше кулыннан килгәнчә игелек кылырга, изге гамәлләр башкарырга омтылырга тиеш. Автобуста өлкән, авыру кешегә урын тәкъдим итү дә шәфкатьлелек. Әмма тормышта таш бәгырьлеләрне, авыру, мохтаҗларны күрә алмаучыларны еш очратырга туры килә.


Менә бер мисал. Бу хакта миңа миһербансызлык белән күзгә-күз очрашкан күршем сөйләде. Уфаның үзәк урамнарының берсендәге зур кибеткә унике-унөч яшьләр чамасындагы өсте-башы чиста гына бер үсмер кереп икмәк сорый. Сатучы яшь кенә кызкай: “Бетмәс инде монда хәерчеләр! Әндрәй казнасы бармы әллә? Һәр сораучыга бирә башласам, минем өстемә чыга ләбаса!” — дип үсмерне куып чыгара. Шунда күршем баланың күз карашының сәламәт кешеләрнекеннән нәрсәседер белән кайтыш булуына игътибар итә. Янына килеп, сораша башлый. Марат картәнисе белән кибеткә чыккан икән. Уенчыклар бүлегендә мавыкканда картәнисен югалткан. Йөгереп урамга чыккач, картәнисенә охшаш әбине күреп тынычланган да артыннан барган да барган. Ә теге әби чит карчык булып чыккан. Шуннан үсмер адашкан. Күршем адресын, фамилиясен сорашып, үсмерне өенә кадәр илтеп куя. Картәнисе нинди рәхмәтләр әйтергә белми. Марат сау-сәламәт бала булып дөньяга килгән. Әмма мәктәпкә укырга төшкән елны юл фаҗигасенә эләгеп, баш сөяге зарарлана. Шул фаҗигадән соң аң дәрәҗәсе түбән кала. Маратның авыру икәнлеге күренеп тора. Икмәк сораган чип-чиста киемле, тәртипле баланың үтенечен ничек кире кагарга мөмкин? Унике-унөч яшьлек баланың ашарга соравы ук шөбһә салырга тиеш ләбаса?
Үз сабыйларын чүплек савытларына ташлап китүчеләр, аларны мәхрүмлекләргә дучар итеп подъездларда, тәрәзә төпләрендә калдыручылар турында әледән-әле ишетеп торабыз. Таза-сау балалар табып үстергән ата-аналарның гомер көзләрен картлар йортларында үткәрүен башка сыйдырып булмый. Бу ата-аналар балаларын үстергәндә нинди генә авырлык күрмәгән дә балаларым кеше булсын дип ничек тырышмаган!
Благотворитель — хәер-сәдака бирүче (ярлыларга аз-маз матди ярдәм күрсәткән булып, үзенең эксплуататорлык йөзен яшерүче) диелгән 1955 елда Казанда чыккан урысча-татарча сүзлектә. 1917 елгы революциягә кадәр матди хәйрия эшчәнлеге белән шөгыльләнгән һәм халык өчен мәчетләр, мәктәпләр ачып, китаплар, гәзитләр чыгаруда, мәгърифәт таратуда чын күңелдән катнашкан игелек ияләренә шул рәвешле рәнҗеткеч бәя бирү бүген ямьсез бер ялган булып яңгырый. Тарихтан беләбез, андый милләтпәрвәрләр күп булмаган.
Хәзерге байлар үзләренең түбән катламнан бик өстен булуларын һәр нәрсәдә сиздереп торырга ярата. Алар чит илләрдә ял итүләре, икенче яки өченче коттедж салып ятулары, балаларына зиннәтле йорттан фатир һәм тагын бер иномарка сатып алулары белән масая. Я, мондый байларны атаклы Акчурин, Апанаев, Рәмиев, Юнысов, Хөсәенов һәм башкалар белән чагыштырып буламы соң? 1917 елга кадәр татар халкының рухияте әнә шундый игелекле байлар химаясендә яшәп килгән.
Соңгы елларда балалар йортларына, приютларга, авыруларга, өлкәннәргә ярдәм кулы сузучылар ишәйде. Кемнәрдер кәнфит-печенье, җиләк-җимеш, йомшак уенчык алып килә. Сабыйның күңеле бер-ике сәгатькә генә булса да ачылып китә. Аннары тагын... Еш кына хөкүмәтнең мохтаҗларга, өлкәннәргә карата кылган мәрхәмәте дә шуңа охшап кала. Өлкәннәр көне җитте исә, карт-карчыкларны, чәй табыннары корып, кунакка дәшкән булалар. Өлкәннәрнең дә бер-ике көнгә булса да, йөзләренә елмаю куна. Аннары янә барысы да онытыла. Әгәр хөкүмәт аларга гомер буе куйган хезмәтләренә күрә тиешле пенсиясен бирсә, өлкәннәребез социаль ашханәләрдә түләүсез тукланып, түләүсез парикмахерскийларга, мунчаларга чират торып, түбәнсенергә мәҗбүр булыр идемени? Хөрмәткә лаек бу кешеләребез башларын югары күтәреп йөрер, үзләрен бәхетле сизәр иде. Хөкүмәтнең өлкәннәр, мохтаҗлар, ятимнәр турында кайгыртуы бер нормага әверелергә, системага салынырга тиештер. Цивилизацияле илләрдә бу шулай эшләнә дә.
Социализмны тәнкыйтьләү модага әйләнде. Илдәге бөтен бәла-казаларның башын шуннан күрәләр. Ә бит иң авыр чорларда да халык дәүләт ярдәмен тоеп яшәде. Шуңа күрә ул елларда ятимлек, ялгызлык һәм хәерчелек үзен бик үк сиздермәде. Хәзер шәһәрләрдә адым саен диярлек кулын сузып, хәер сорашып утыручы, чүплектән ризык калдыклары һәм буш шешә җыючы өлкәннәргә, йорт подвалы тәрәзәсеннән кереп-чыгып йөрүче мескен бомжларга, вокзалларда гомер кичерүче әти-әнисез балаларга күнектек тә бугай инде. Юкса, әле кайчан гына мондый каты бәгырьле түгел идек.
Президент Мортаза Рәхимов указы нигезендә узган елның республикада Гаиләне социаль яклау елы дип игълан ителүе иганәчелек, ярдәм эшен җанландырып җибәрде. Тамчы тама-тама ташны тишкән кебек, һаман шул хакта сөйләү, язу кешеләрне мәрхәмәтлелеккә, шәфкатьлелеккә этәрә. Ятим һәм авыру балаларга, мохтаҗларга ярдәм күрсәтүчеләр ешайды, үксезләрне гаиләләргә алучылар күбәйде. Тик шунысын телисе килә: ул елда башланган эшләр өлкәннәр көне кебек вакытлы чара гына булмасын иде. Балалар, ятимнәр, өлкәннәр, авырулар турында кайгырту һәркемнең күңел халәтенә, ихтыяҗына әверелсен иде. Иң мөһиме, хөкүмәт тарафыннан да бер системага салынсын иде.
“Хәйрия” сүзен белмәгән элек безнең халык. Әмма бер-берсен ярдәмнән дә ташламаган. Авыл җирләрендә бигрәк тә. Өмә белән өй күтәрү дисеңме, бәрәңге утырту, печән чабу, аны бергәләп ташу. Ялгыз карт-коры чирләп китсә, миченә ягу, ашарга кертү. Болар барысы да, хәзергечә әйтсәк, хәйрия ярдәме күрсәтүгә керә. Ул элек-электән каныбызга сеңгән гадәт. 1917 елга кадәр мәгариф системасын гына алыйк. Муллалар, хәзрәтләр авыл балаларына башлангыч белемне үз өйләрендә биргән. Аннары иганә акчасына мәдрәсә, мәчетләр, шәкертләргә тулай тораклар төзеткәннәр. Үз өендә балалар укыткан мулла-абыстайлардан башлап халыкны агартуны, дәүләтле милләтләр дәрәҗәсенә җиткерүне зыялы байлар, химаячеләр үз өстенә алган элек. Билгеле, хәзер иганәчеләр генә мәгърифәт, мәдәният һәм башка өлкәләрне заман таләпләре дәрәҗәсенә күтәрә алмый. Әмма ил төкерсә күл була, тамчыдан күл җыела дигән мәкальләр бар бит әле.
Аннары, аз гына ярдәм күрсәттеләрме, шуны гәзитләргә язарга, телевизордан күрсәтергә тырышалар кайбер иганәчеләр. Эшләгән яхшылыкны күрсәтмә чара итми генә, кеше күңеленә сеңеп калырлык итеп кенә башкарсаң иде дә... Шул вакытта аның кеше күңеленә тәэсире дә көчле булыр иде.
Рәхимсезлек чире җәмгыятебезгә көннән-көн тирәнрәк үтеп керә бара. Рәхимсез бәндәне үгет-нәсыйхәт белән генә иманга китереп булмый.



Читайте нас: