+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 март 2009, 02:00

Беткә үч итеп...

Табигый ки, көннәр язга авышу белән җир мәшәкатьләре алгы планга чыга. Шәһәрдә яшәп бакчасы булганнарга да, крестьянга да бертигез кагыла бу. Бер сүз белән әйткәндә, нәкъ менә шушы чорда җирнең кадере арта. Бүгенге икътисади өзеклектә, ягъни азык-төлеккә бәяләр хәзер үк кискен күтәрелгәндә, бакчасында бер тотам җире булганнарның да нәкъ шуңа исәп тотуы гаҗәп түгел.


Авылда исә җир мөнәсәбәтләре хәзер кискен үзгәрде. Атап әйткәндә, бер тапкыр бирелүче җир пайларын закон нигезендә рәсмиләштереп бетереп, җирнең шәхси милке икәнен раслаучы таныклык алмаса да, крестьян барыбер үзен җиренең чын хуҗасы итеп тоя башлады. Белүебезчә, җир пайларын шәхси милеккә күчерү берничә ел бара. Бу эшнең тоткарлану сәбәпләренә тукталып тормастан, шуны әйтәсе килә: хосусыйлаштырырга тиешле җирләр рәсмиләштерелмәгән хәлдә дә моңарчы нәтиҗәле файдаланды. Ягъни, булачак хуҗалары тарафыннан алар арендага бирелде. Әйтергә кирәк, җир турындагы законнар моңа каршы килми. Ә менә җир пайларын биләмәгә алучылар, ике яклы килешүдә каралган бурычларын үтәмәгәндә, крестьянга ни эшләргә? Әлеге мәсьәлә бөтен тулылыгы белән Благовар районының Күчәрбай авылында калкып чыкты.

Февраль азагында җаваплылыгы чикләнгән “Күчәрбай-инвест” җәмгыятендә аллы-артлы дигәндәй ике тапкыр гомум җыелыш үтте. Икесенең дә көн тәртибендә төп мәсьәлә булып җир мөнәсәбәтләре торды.
Җир хуҗалары белән инвесторлар арасында килеп туган низагның асылын ачыклаганчы, Благовар төбәгендә иң эреләрдән саналучы әлеге хуҗалыкның тарихына кыскача тукталып үтик. Хәзерге “Күчәрбай-инвест” 80-90нчы елларда Башкортстан һәм СССР күләмендә киң билгеле “Октябрь” колхозының дәвамчысы булып тора. Әйтергә кирәк, данлыклы Мәсгуть Баязитов җитәкчелегендә “Октябрь” колхозының 34 ел дәвамында ныгытылып килгән нигезе 2000 елларда барыбер чатнады. Заман шаукымына бирелеп, “колхоз” атамасыннан баш тарту да ярдәм итмәде. Ниһаять, моңарчы финанс-икътисади хәле буенча тәмам көрчеккә терәлгән “Күчәрбай” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативын Чишмә шикәр заводында төпләнгән “Разгуляй” компанияләр төркеме үз канаты астына алды.
“Күчәрбай-инвест” өчен үткән хуҗалык елы нәтиҗәле тәмамланган, дип әйтеп булмый. Монда сүз хезмәт күрсәткечләре, ахыр чиктә, хәтта хуҗалыкның икътисади хәле турында да бармый. Хәер, җыелышта катнашучылар өчен болар һич тә мөһим түгел. Җир пайларын арендага биргән хуҗалардан хуҗалыкта эшләүчеләрне, иң беренче чиратта, хезмәт хаклары һәм аренда өчен түләү кызыксындыра. Хуҗалык буенча уртача айлык хезмәт хакларының чагыштырмача түбән булуын инвестор вәкилләре һава шартларының уңайсыз килүенә, шул сәбәпле көтелгән уңышның алынмавына япсара һәм моны үзара килешү шартлары белән нигезли. Пай җирләрен биләмәгә бирүчеләрне аренда түләвенең түбән булуы да канәгатьләндерми. Атап әйткәндә, 7 гектар җир өчен ул ел дәвамында өч мең сум тәшкил итә. Инвесторларның моңа да “нигезле” җавабы бар: ел башында бу хак белән үзегез килештегез, янәсе.
Дөрес сүзгә җавап юк, дигәндәй, пай җирләрен арендага бирүчеләрнең инвесторлар дәгъвасы белән килешүдән башка чарасы калмый. Тәүге гомум җыелыш шундый шартларда бара. Әмма халык инвестор вәкилләренең аренда вакытын озайту турындагы тәкъдимен инкарь итү белән бергә, яңа килешүне өстәмә таләпләр белән тулыландыру тәкъдиме белән чыга. Әйтергә кирәк, бу җыелышта яклар әлеге мәсьәләдә уртак фикергә килә алмый. Шуңа да өстәмә җыелыш билгеләнә.
Ул көнне дә Күчәрбай авылының 400 урынлык мәдәният йорты халык белән шыгрым тулы иде. Җыелышта Благовар районы хакимияте башлыгы Юрий Коземасловның катнашуы чыгышларда гомумхуҗалык әһәмиятендәге башка өлгереп җиткән көнүзәк мәсьәләләрнең күтәрелүенә дә китерде. Әмма сөйләшү ачыктан-ачык барса да, җыелыш барыбер үз максатына ирешә алмады. Ни өчен дигәндә, инвестор вәкилләре пай җирләрен арендага алу вакытын 49 ел белән билгеләсә, җир хуҗалары аны бер ел да түгел, бәлки 11 ай белән чикләү ягында. “Разгуляй” аренда түләвен үзгәрешсез калдырмакчы, ә халык җиребез белән файдаланган өчен бер пай исәбенә ун центнер ашлык, егерме центнер салам бирсәгез, без шуңа риза, дип бара.
Һәркемнең бармагы үзенә кәкре, дигәндәй, монда, милекчеләр буларак, һәр ике як та үзен кайгырта. Базар шартларында башкача мөмкин дә түгелдер. Бу җәһәттән район хакимиятенең кыйбласы да яхшы ук төсмерләнә — ул хезмәт мөнәсәбәтләрендә торучы якларны килештерүче сыйфатында чыгыш ясый. Ни аяныч, әлеге җыелышта да бу максатка ирешелмәде, бер айдан соң янә җыелып, мәсьәләгә кире кайтырга килештеләр.
Күчәрбайдагы җыелыш байтак сораулар да тудырды, әлбәттә. Мәсәлән, унлап авылда яшәүче эшкә яраклы биш йөзләп кешенең йөздән артыгы гына хезмәткә җәлеп ителгән. Калганнарга ни кылырга? Аларның гаиләләре дә бар бит әле. Бу хәл төбәктә социаль киеренкелеккә китермәсме? Икенчедән, хуҗалыкның бер ел дәвамында гына да төрле кредит оешмаларына берничә дистә миллион сум бурычы җыелган. Инвесторлар киткән очракта ул хуҗалык җилкә-сендә калмасмы? Янә бер проблема: “Күчәрбай-инвест”ның хуҗалык итүдә төп юнәлеше булып басучылык тора, табышлы культуралар, шул исәптән шикәр чөгендере игүгә өстенлек бирелә. Нәтиҗәдә, терлекчелек, мөһим бер тармак буларак, юкка чыгу алдында. Бушап калган дистәләрчә терлекчелек фермасын мал белән тутыру ни сәбәпле сузыла?
Әлеге сорауларның матди өслеге бар һәм ул, әлбәттә, җир мәсьәләсенә килеп төртелә. Мәсәлән, терлекчелекне фәкать басучылыкка нигезләнеп үстерергә мөмкин. Җидешәр гектардан торган җир пайларын берләштергән очракта гына заманча хуҗалык итеп була. Әлеге үзенчәлеккә җир хуҗалары, чын мәгънәсендә, ныклы төшенә башлады шикелле. Һәрхәлдә, инвесторлар, ягъни биләмәгә җир алырга теләүчеләр белән аяк терәп сөйләшүләрнең нигезендә шул ята. Алай гына да түгел, уңдырышлы җирләребезне биләмәгә алыгыз, дип Күчәрбай пайчылары республикадагы башка инвесторларга да мөрәҗәгать итмәкче.
Гомумән, бу төбәктә җир мәсьәләсе электән кискен торган. Бу җәһәттән шуны билгеләү мөһим: авыл Советы биләмәсенә караучы башка авыллар белән чагыштырганда, Күчәрбай халкы аеруча тату яшәүче төбәк булып тора. Хәзерге вакытта, мәсәлән, биредә мең ярымлап кеше яши. Бу тоташ авыл Советы биләмәсендәге халыкның яртысын диярлек тәшкил итә. Ә бит тарихтан Күчәрбай авылының үзендә генә дә өч меңнән артык кеше яшәгән чорлар мәгълүм. Атап әйткәндә, 1917 елгы халык исәбен алу материалларында ул вакытта Уфа губернасы Бәләбәй өязенең Түреш волостена караган Яңа һәм Иске Күчәрбайда 524 ихатада 3095 җан исәпләнүе күрсәтелә. Шуңа да бу төбәктә җиргә ихтыяҗның гаять зур булуы аңлашыладыр. Данлыклы “Октябрь” колхозының үзәге булганда да Күчәрбай халкына җир җитмәде, аеруча гомум кулланыштагы мәйданнарга, печәнлекләргә һәм көтүлекләргә кытлык үзен нык сиздерде.
Әмма халык өлешенә төшкән хәл-вакыйгаларга барыбер җайлашкан, тормыш көткән. Бу җәһәттән электән үк күчәрбайлыларга гына хас бер сыйфат — бу төбәк халкының горурлыгын билгеләп үтәсе килә. Ә моңа дәлил бүгенге көннәргә кадәр килеп җиткән риваятьләрдә генә түгел, тарихи документларда да сакланган. Ә ул мөһимлеген, күрүебезчә, хәзерге чорда да югалтмаган әлеге дә баягы җир мәсьләсендә чагылыш таба.
Авыл буларак, Күчәрбәй XVII гасырның икенче яртысында оешкан, дип фаразлана. Һәрхәлдә, башкортларның үз җирләренә татар һәм мишәрләрне кертүе турында 1717 елда төзелгән килешү сакланган. Аннан соңгы чорларда Күчәрбай бу төбәккә күченүчеләр исәбенә гаять җитез темплар белән үсә. Халык саны да арта, нәтиҗәдә җир җитешми башлый. Әлеге мәсьәлә, ягъни яңа җирләр бүлү буенча халык урындагы власть вәкилләренә күп тапкырлар мөрәҗәгать иткән. Әлбәттә, Башкортстан Үзәк дәүләт тарих архивы материалларыннан күренүенчә, 1801-1887 еллар аралыгында бу төбәктә җирләрне биш тапкыр межалау, бүгенгечә әйткәндә, яңа җир участоклары бүлү үткәрелгән.
Шушы юнәлештәге архив документларының берсе, безнең карашка, аерым игътибарга лаек. Межалау Департаментының идарә итүче Сенат тарафыннан 1827 елның 9 августында расланган документка ярашлы, Күчәрбай авылы крестьяннарына эшкәртүгә яраклы 630 дисәтинә (бер дисәтинә бер гектардан чак кына артык) җир бүленә. Әмма кече землемер Ротте җир участогын яңа хуҗаларына тапшыру өчен төбәккә килгәч, бер төркем крестьяннар, атап әйткәндә, Әхмәт Биктимеров, Әхмәтдин Әбделгалимов, Мөхәммәтгали Борхантин һәм Галиулла Халитовлар җирне кабул итеп алу актына кул куюдан баш тарталар. Бүгенге чор өчен генә түгел, ул заман өчен дә акылга сыймаслык хәл була бу. Ничек инде, патша галиҗәнаплары тарафыннан бирелгән җирдән баш тартасың! Әмма халык вәкилләре үз сүзендә нык тора. Моның сәбәбе соңрак ачыклана, әлбәттә. Күчәрбайлылар бүленгән җирне азсына, ә ул, чынлап та, ул чорда таләп ителгәннән күпкә азрак була. Бераздан җир бирү мәсьәләсен “хәл итүче” землемерлар тарафыннан авылда шундый хәбәр таратыла: атлары белән тройка бүләк итсәгез, теләгегез кабул булыр, янәсе. Әлеге мәсьәлә буенча Күчәрбайда ул вакытта да җыелыш үткәрелә. Ә аның карары бүгенгечә үк катгый: җирсез калсак калырбыз, әмма Роттега бил бөкмибез.
Бүгенге күзлектән караганда, “беткә үч итеп тунны утка ягу” кебегрәк килеп чыга, әлбәттә. Ләкин, шул ук вакытта, халыктагы горурлык сыйфатының да үзенчәлекле бер чагылышы бит бу.
“Күчәрбай-инвест” хуҗалыгына караучы авыллар крестьяннары да бүген менә шундыйрак хәлдә. Җир пайларын түбәнлекле шартларда булса да инвесторларга бирергәме, әллә җирне чәчмичә, кысыр калдырыргамы? Әлеге сорау җир мәсьәләсенең бүген дә гаять катлаулы икәнлеген ачык күрсәтеп тора.
Читайте нас: