+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 март 2009, 02:00

Сүзең белән эшең бер булсын

Кояш күктәге сәфәрен элекке рәвешле дәвам итсә дә, җилләр әүвәлгечә исеп торса да, дөнья тәмам буталды. Кыш дигәнебез ни көз, ни яз түгел, җылы якларда рәхәтләнер кошлар безнең белән калуны хәерле күрә, табигать тә ялгышып киткәч, адәм баласына ни кала.


Менә әле дә телевизордан иртәдән кичкә кадәр әллә нинди процент ставкалары, котировкалар, бивалюта кәрзине кебек гади кешенең аңына сеңмәслек нәрсәләр турында сөйлиләр. Бүген монда, иртәгә тегендә меңәрләгән акыллы баш икътисади форум дип җыелып утыра. Шулкадәр зиһен, тау кадәр белем белән финанс һәлакәте, икътисад кыйралышына ничек юл куелгандыр. Әллә барыбыз берьюлы акылга зәгыйфьләндекме, өч агач арасында адашып йөрибезме? Җавап юк, әмма ялгышлыклар көчәя, тирәнәя барган сымак.
Әйткәндәй, финанс җәһәтеннән дөньябызның пыран-заран килүе тиз генә үтеп китәрдәй түгел. Белгечләр дә аның аешына төшенә, кайдан тамырланып шытып чыгуын күрә алмагач, гади кешеләр ни эшләргә тиеш? Чиреңнең табигатен белмәгәч, аны дәвалау чараларын ничек табарга кирәк? Без инде, рәхәттән бигрәк, михнәтле тормышта яшәүгә күнеккән, әлеге кризисны да, билне кысыбрак буып үткәреп җибәрер идек, тик җитәкчеләребез хәлнең аешын аңлата барсын иде. Борынгылар: “Чирен яшергән үлгән”, — дигән. Димәк, халыкка дөресен сөйләмәүдән, күз буяудан гына караның акка әйләнмәячәге ачык. Әмма Совет сәяси системасындагы традицияне дәвам итеп, халык һаман билгесезлектә тотыла. Власть шуның белән аның объектив хәбәр алуга конституцион хокукларын бозуын гына түгел, бәлки гади кешене кимсетүен дә аңламый. Әгәр идарә итүче даирәләр белән халык арасында ышаныч юк икән, җәмгыятьнең бердәмлеге хакында сүз алып бару да урынсыз.
Шул ук вакытта Башкортстан Хөкүмәтенең көндәлек эшчәнлегендә халыкны хәбәрдар тоту җәһәтеннән сизелерлек үзгәрешләр бар. Аңлавымча, Хөкүмәт Премьер-министры даими үтә торган утырышларда да, төрле киңәшмәләрдә дә элегрәк бик үк ачылып бармаган мәгълүматларны да халыктан яшермәскә тырыша. Мондый ачыклыкның җәмгыятьтә ышанычны ныгыту җәһәтеннән әһәмияте бик зур. Урындагы телевидениенең “Власть белән әңгәмә” дигән тапшырулар циклын да шушы юнәлештә мөһим адым дип бәһаләргә кирәк.
Русиянең иң югары властьлары, бәлки халыкны хафаландырмау ниятеннәндер, күпсанлы киңәшмәләрне телевизордан күрсәтү, илнең алтын-валюта запаслары турында сөйләү белән мавыгып китте. Төптәнрәк фикерләгәндә, Хөкүмәтнең бүген нинди директива чыгаруы, мәсәлән, мөгаллимә Мария Ивановна белән тракторчы Абдуллага мөһим дә түгел. Илнең идарә итү механизмы кем тарафыннан һәм ничек хәрәкәткә китерелә, анысы техник мәсьәлә. Мөгаллимә белән тракторчы тормышының иртәгәсе көне турында уйланмый эшләсен һәм яшәсен. Алар бала тәрбияләү һәм иген игү кебек үлчәүләргә сыймас эшләр белән мәшгуль. Хезмәт хакы, йорт-каралты, дәвалау-ял итү сыман мотлак әйберләр турында эш кешесе юллап йөрү түгел, уйланырга да тиеш түгел.
Сүз күп булганда, гадәттә, эш туктый. Без бу хакыйкатьне ил башында Михаил Горбачев торганда татыган идек. Ил җитәкчелегендә әле дә шул чир юкмы икән? Мондый шик-шөбһәләргә сүз куерган саен реаль икътисадта эшләрнең начарая баруы сәбәпче. Кризис белән көрәштә Владимир Путин Хөкүмәте Көнбатыш илләрнең тәҗрибәсен инкарь итә, икътисадтагы авырлыкларны янә гади халык иңенә салырга тырыша. Шул ук вакытта халыкның гаҗәпләнүенә, икътисадчы-белгечләрнең тәкъдименә карамастан, Хөкүмәт алтын-валюта запасларын, тотрыклылык, резерв фондларын һәм киләчәк буын фондын олигархларның чит ил банкларыннан алган кредитларын каплауга тотына. Төрле ташламалар, өстәп түләүләр туктатылган, бюджет күзгә күренеп кыскарган вакытта да банкирлар, газ-нефть өлкәсе топ-менеджерлары, дәүләт корпорацияләре башлыклары миллионнарча доллар “хезмәт” хакы ала, үзләренә үзләре төрле бонуслар түли. Салым системасында миллиардер өчен дә, мөгаллимә Мария Ивановна өчен дә бердәй үк сан — 13 процент. Байның кеременнән күбрәк салым түләнергә тиешлеген халыкта аңлау бар, әмма властьта гына сәяси ихтыяр, дөресрәге, теләк юк. Безгә тагын Германия белән Франция дә, Швеция дә үрнәк түгел.
Җәмгыятьтә бер-береңә ышанычны саклау өчен власть, халыкны хөрмәт итмәгән сурәттә дә, һич югында аны кимсетмәскә бурычлы. Мин моны идарә итү органнарында эшләүчеләр санын оптимальләштерү хакында сүз куеру уңаеннан әйтәм. Чиновниклар гаскәрен кыскарту Русиядә коррупциягә каршы көрәш кебек үк өметсез нәрсә. Чөнки ул идея туар-тумастан ук сүз боткасына батырыла, формальлек кочагында тончыктырыла. Аппарат кыскарган хәлдә дә, эштән ата бюрократ кузгатылмый, күбесенчә җыештыручы, курьер, сәркәтип сыман йомыш-юлчы куыла. Үзәк гәзитләр Русия Президенты Хакимиятендә йөз кешенең эштән китүен, Федерация Советы, Дәүләт думасы аппаратларындагы вакансияләргә кешеләр алынмаячагын зур сәяси вакыйга итеп язды. Финанс кризисы чорында төрле дәрәҗәдәге депутатларның тыйнаграк яшәргә тиешлеге хакында исә ләм-мим. Гомумән, депутатларның эшчәнлеге һәм саны бюджет мөмкинлекләре һәм иҗтимагый ихтыяҗ белән бәрабәрме икәнлеге матбугатта нигәдер ябык тема булып кала килә. Көнбатышта исә җәмәгать тормышына кагылышлы һәр тема ачык һәм фикер алышуларда һичнинди чикләүләр юк.
Ялгышмасам, Русиядә Горбачев “эпидемиясе” көчәя бара. Аның төп симптомы — икътисад законнары белән ныгытылмаган һәм финанс җәһәтеннән тәэмин ителмәгән төрле инициативаларның күбәюендә һәм, шуңа бәрабәр, декларацияләр һәм вәгъдәләрнең күбек булып күперүендә. Бөтен дөнья, ил икътисадының төп терәге буларак, уртача һәм кече эшкуарлыкны үстерүгә юл ачканда без дәүләт корпорацияләре дип аталган монстр-монополияләр булдырабыз. Эре монополистик структураларның кризистан тизрәк һәм ныграк зыян күрүе исбат ителсә дә, без аңлашылмаган үҗәтлек белән җилгә каршы барабыз. Шушы буталчыклык чорында нанотехнология, йөзеп йөрүче атом электр станцияләре сыман хыялый-авантюристик идеяләр дәүләт программалары төсен ала. Бу җәһәттән белгеч-галимнәрнең исбатлаулары, хәвефләре инкарь ителә, аның каравы А. Чубайс, С. Кириенко кебек сәясмән-белгечләр өчен бюджет кесәсе һәрчак ачык.
“Аз сүздән мәгънә чыгар, күп сүздән бәла чыгар”, — дигән әйтем дә бар. Михаил Сергеевичның ифрат күпсүзлелеге илне нинди хәлләргә төшерүе әле онытылмаган. Һәм хәзер без зур кызыксыну белән украин күршеләрдә тел үткерлегенә бәйгене күзәтәбез. Украина икътисадының мөмкинлеге сөйләү мәдәниятенең күтәрелүенә карап арта бара. Шушы җирлектә Америка Кушма Штатларының яшь Президенты дәүләт дилбегәсен ничегрәк тотар, әмма әлегә Барак Обама Горбачевның властьтагы тәүге көннәрен хәтерләтә. Халык алдында чыгыш ясау әвәслеге һәм сәләте, теләсә кайсы аудиториядә дә каушамау һәм иркенлек, һәр мәсьәләне асылыннан читкә алып китү осталыгы — демократия принципларына нигезләнүче дәүләт башында, бәлки, шундый сыйфатларга ия булган кеше торырга тиештер. Күзәтүчеләр хәзер үк тәкрарлаганча, Обама вәгъдәләргә юмарт, план-идеяләргә бай. Прагматик менталитетлы Америка романтик Президент белән ничек яшәр, вакыт күрсәтер. Һәрхәлдә, АКШ икътисады белән финанс системасы җимерелгән хәлдә аның хәрабәләре астында безнең дә калуыбыз ихтималлыгы зур.
Сәясәт — үз юлы белән, тормыш — үз җаенча, дип расласак та, көнкүрешебезгә сәясәтнең йогынтысы һәр адымда үзен сиздерә. Властьлар телиме-юкмы, кибет киштәләре накыслана, республикада гына дистәләрчә мең якташларыбыз конторалар тупсасын тапап эш эзли. Күпләренең кулында дипломы бар, әмма йә белеме, йә һөнәри квалификациясе юк. Матди җитештерү тармакларында, төзелешләрдә егәрле, оста куллар җитешми, ә сәламәт, яшь егетләр белән кызларга мотлак офис, компьютер, персональ автомашина кирәк. Монда да без эчке сәясәттәге борын төбеннән ары күрә белмәүнең җимешләрен җыябыз. Һәр үсмер урта мәктәпне тәмамласын, вузга керсен дигән рухи докторина механизатор, токарь, балта остасы һ.б. кебек тормыш һөнәрләренә битарафлыкка алып килде. Бу хаталарны декрет белән дә, БДИ (ЕГЭ) ярдәмендә дә төзәтеп булмый. Элекке рухи һәм хезмәт традицияләрен тергезергә туры киләчәк.



Читайте нас: