+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 март 2009, 02:00

Мөнәсәбәтләр гармониясе кирәк

Башкортстан Президенты М. Г. Рәхимовның 20 мартта фәнни-гамәли конференциядә сөйләгән доклады сәясмәннәр өчен дә, галимнәр һәм дәүләт эшлеклеләренә дә яшәешебезнең яңа шартларын фикер иләгеннән үткәрү өчен янә бер форсат бирә. Федераль үзәк белән төбәкләр арасындагы мөнәсәбәтләр системасы әле булса көйләү стадиясен үтмәгән вакытта ул идарә итү дәрәҗәсендәге кытыршылыкларны гына түгел, бәлки урыс һәм башкорт, урыс һәм татар халыклары арасында яшәп килүче проблемаларны да үз эченә ала.


Бу мәсьәләләр, әлбәттә, бүген генә калкып чыкмаган. Алар 1990 елның 11 октябреннән соң да һәртөрле чыгышларда күтәрелә килә. Әхмәтзәки Вәлиди Туган үзенең “Башкортлар тарихы” исемле хезмәтендә 1917 елдан ук Башкортстанның федератив дәүләт эчендәге урыны уңаеннан нинди кискен көрәш баруы турында яза. Ул буталчык заманнарда йә федератив, йә унитар дәүләт концепциясенең өстенлек алуы урыс булмаган этносларның киләчәк язмышына йогынты ясар иде. Шушы күзлектән чыгып караганда, Башкортстан җәмәгать эшлеклеләренең милли үзбилгеләнеш мәсьәләсендә принципиаль позициясе, гражданнар сугышы чорында башкорт гаскәри формированиеләренең сизелерлек роле автономияле республиканың булу-булмавын хәл иткән. Инкыйлаб, гражданнар сугышы елларында актив эшләгән милли кадрларның хезмәтен арытаба ничек кенә бәяләсәк тә, соңгы исәптә аларның тырышлыклары Мәскәү белән Уфа арасында чагыштырмача тиң мөнәсәбәтләр урнаштыру нигезен салган.
Әлбәттә, федератив корылышлы дәүләттә Үзәк белән федерация субъектлары арасында абсолют тиңлек булмый, чөнки власть вертикаленең төрле дәрәҗәсендә вәкаләтләр төрлечә корылган. Мәсәлән, Башкортстан гомум федератив дәүләтне корал белән саклау, уртак тышкы сәясәт, таможня сәясәте, халыкара килешүләр һәм конвенцияләргә кул кую кебек вәкаләтләрне үз өстенә ала алмый. Субъектның мөмкинлек чикләре Русия, Башкортстан Конституцияләрендә дә, ике яклы килешүләрдә дә ачык күрсәтелгән. Шул ук вакытта Мәскәү, илнең идарә итү системасын ныгыту, федерация субъектларының мөстәкыйль хокукларын чикләү сәясәтен алып бара. Бу салым, бюджет-финанс мөнәсәбәтләрен генә түгел, бәлки милли-мәдәни, белем бирү өлкәләрен дә үз эченә ала. Әгәр шушы юл үзгәрешсез дәвам итсә, милли республикаларның тел, мәдәният, мәгърифәт һ.б. кагылышлы ихтыяҗлары Үзәкнең күз уңыннан төшә барачак. Белем бирүдә төбәк компонентларын программалардан алып ташлау милли мәртәбәне санга сукмау дип бәяләнергә мөмкин.
М. Г. Рәхимов докладында хәвефләнерлек тагын бер факт китерелә. Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай закон проектларын әзерләү җәһәтеннән байтак еллар инде хәтта Русия Думасыннан да өлгерлек күрсәтә килде. Татарстан Дәүләт Советы ягыннан да шулай. Федератив дәүләт булгач, Дума да, Федерация Советы да субъектлар парламентларының тәкъдимнәренә игътибарлы булырга тиеш иде. Әлегә исә Мәскәү урыннардагы закон чыгаручыларга карата тәкәбберлек күрсәтә.
Үзәк белән төбәкләр мөнәсәбәтләрендә сагайтырлык тенденцияләрнең көчәя баруы борчырга тиеш. Федераль министрлык һәм агентлыкларның урыннардагы баш идарәлекләре, мәсәлән, бюрократик аппаратның чамасыз киңәюенә, буталчыклыкка гына китерде. Чиновниклар гаскәрен кыскарту турындагы хәбәр куерту әлегә сүз генә булып кала. Шул ук вакытта федераль структуралар урындагы власть органнарының контроленнән читтә, димәк, коррупция өчен мөмкинлекләр элеккечә саклана.
Федератив дәүләт составында һичнинди республика, край, өлкә, автономияле округ та үз мәнфәгатьләрен генә өстен куеп яши алмый. Республика статусы гына күрше өлкәләр яки крайлар алдында ниндидер өстәмә хокуклар бирми. Субъектларның үзара мөнәсәбәтләрендә дә, Үзәк белән бәйләнешләрдә дә — һәрдаим тиңлек, ихтыяҗлар гармониясе хөкем сөрергә тиеш. Башкортстан, хәтта Мәскәү үз бурычларын үтәмәгән хәлдә дә, зур проектларны үз көче белән башкарырга тырыша, “бу — федераль мәсьәлә, бу исә — төбәкнең бурычы” дигән караш бездә, гомумән, юк. Чөнки һәр эшнең башында уртак мәнфәгатьләр тора, һәр эшнең нигезендә халыкның имин, мул, бәхетле тормышта яшәве ята. Федератив дәүләт сәясәтенең төп асылы да, бәлки, шуннан гыйбарәттер. “Киңәшле ил таркалмас”, — дигән борынгылар. Хакыйкать бу.


Читайте нас: