+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 апрель 2009, 03:00

Сораусыз җаваплар... Җавапсыз сораулар...

Бүгенге көндә күпчелек халыкны борчыган мәсьәләне атарга кушсалар, беренче урынны, әлбәттә, кризис алыр, ә икенче урынны Бердәм дәүләт имтиханына — ЕГЭ (БДИ) — бирергә була дип уйлыйм. Ата-аналар, укучылар, укытучылар, югары уку йорты белгечләре, мәгариф өлкәсендәге чиновниклар — чама белән генә исәпләгәндә дә күпме кешене борчыган мәсьәлә бит ул! Гәзит-журнал, Интернет челтәрендәге материалларга күз салу да бу проблеманың көнүзәккә әйләнүен күрсәтә.

Кытай телендә “кризис” төшенчәсе ике график билге-иероглиф белән белдерелә икән: беренчесе — “авырлык”, икенчесе “мөмкинлек” мәгънәләрен бирә. БДИга да шушы принциптан чыгып карарга кирәктер.
Бу имтиханнарның төрле социаль шартларда — авылда, шәһәрдә, төрле гаиләләрдә, төрле мәктәпләрдә яшәүче һәм укучы балаларга старт өчен бер үк, тигез башлангыч бирүе, ягъни аның “социаль лифт” функциясен башкара алу мөмкинлегенә ия булуы — аларның төп уңай ягы. Дөрес, бу мөмкинлекне ничек, ни дәрәҗәдә куллана алабыз — анысы икенче мәсьәлә. “Аны барлык укучы да куллана аламы? Имтихан нәтиҗәләре бар укучыга да кирәкме?” — дигән сораулар да туа. 2008 елда урыс теле һәм математика буенча БДИ нәтиҗәләре шактый түбән дип билгеләнде. Русия буенча 22-25 процент эш “икеле” билгесенә эшләнгән. Мондый билге алган укучыларга былтыр еллык билге куелса да, быел хәл башкачарак булачак: ике фәннән (математика, урыс теле) “икеле” алган бала мәктәптән белешмә белән генә чыгачак. Аларны ни көтә?
Үткән елда вузлар кабул итү имтиханнарының төп өлешен БДИ нигезендә алып барды. 2008 елда, башка югары уку йортлары кебек үк, БДУның филология факультеты да беренче курска студентларны БДИ нәтиҗәләре буенча кабул итте. Уртача балл — 60тан 73кә кадәр. Деканат мәгълүматларына караганда, беренче семестр нәтиҗәләре, нигездә, бу балларны аклый. Бу факт — уңай күренеш. Безнең татар-урыс бүлегендә укучы студентларның да беренче семестр нәтиҗәләре яхшы: 6 кешенең “бишле”ләр генә алуы шул турыда сөйли булса кирәк. Дөрес, алар тел буенча БДИ парадигмасына соңгы ике айда гына кертелгәннәр.
Мәктәп имтиханнарыннан соң арыган, алҗыган балаларны җәй буе бер вуздан икенчесенә йөгереп имтиханнар биреп йөрүдән дә азат итә БДИ. Берьюлы берничә вузга, төрле җиргә документлар җибәреп карау, үзеңне сынау мөмкинлекләре дә киңәя. Әмма, әйтергә кирәк, БДИ нигезендә генә студентлар кабул итү югары уку йортларының хокукларын тарайта төшә. 5-6 ел буе югары квалификацияле белгеч әзерләү өчен кирәкле укучыларны һәр вуз үз таләпләре нигезендә сайларга, булачак студентларны күреп, сөйләшеп, “кемнең кемлеген” ачыклап алырга тиеш; БДИ нәтиҗәләренә генә таяну — капчыкка салынган ата песи баласын алу кебегрәк.
БДИ теге яки бу предмет буенча эчтәлекле стандартлаштыруны да сорый — димәк, программа һәм дәреслекләргә таләпләр катгыйланырга тиеш була. Имтиханга әзерләнү чорында тикшерү материалларының (КИМ) төрле вариантларын эшләп карау укучыларны төрле чыганакларга мөрәҗәгать итәргә, сүзлекләр, белешмәләр, өстәмә әдәбият, Интернет белән эшләргә — эзләнергә, белемне эзләп табарга өйрәтә дигән фикердә дә хаклык бар. БДИ нигезендә югары уку йортларына укырга керүчеләр белән әңгәмә вакытында шул ачыкланды: аерым фәннәр буенча (мәсәлән, математика) имтиханның мондый формасы урынлы да булырга мөмкин, әмма гуманитар фәннәр буенча (мәсәлән, урыс теле, әдәбият, чит телләр, тарих) БДИ — бәхәсле, дип таба күпчелек. “Ярый әле БДИ булды, белмәгәнемне белеп чыктым”, — диючеләр дә, “Имтихан объектив картинаны барлыкка китерми, чөнки биремнәрне эшләп бирәләр”, — диючеләр дә, “БДИ шартлары чыгарылышка ике ай кала түгел, ике ел алдан билгеле булырга тиеш”, — диючеләр дә, “Бүгенге формада ул күпме кешенең җанын да, акчасын да ашый”, — диючеләр дә, “Укучының сайлау мөмкинлеге булырга тиеш: БДИмы, гадәти имтиханмы?” — диючеләр дә бар алар арасында...
Әлбәттә, БДИ рәсми рәвештә кабул ителгән инде. Шуңа күрә ул тудырган проблемалар турында сөйләшү урынсыз да кебек. “Ни булса да булды инде, кияү бер кич кунды инде”, — дигән әби хәлендә сизәсең үзеңне. Шулай да БДИ әле үсеш чорында. Димәк, безнең — шушы иҗтимагый-мәдәни мохиттә яшәүчеләрнең бу процесс тудырган проблемаларга мөнәсәбәте дә, уй-теләкләре дә чагылырга хаклы. Туктатып булмаса да, үзгәреш кертеп булыр дигән өмет яши бит әле бездә.
Филолог-методист буларак, Башкортстан дәүләт университеты доценты буларак, Русия һәм Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы буларак, гуманитар фәннәр буенча Бердәм дәүләт имтиханнары үткәрүне мин, гомумән, кабул итә алмыйм. Сәбәпләре күп. Берничәсенә тукталыйк. Мәктәптә без балаларга белем бирү, күнекмә һәм осталык булдырудан тыш, аларда тел, филология, коммуникация, гомуми һәм милли мәдәният өлкәсендә компетентлык формалаштырырга, баланың үсешен тәэмин итәргә, аларны тәрбияләргә дә тиешбез. Балага салынган иҗади мөмкинлекләрне ачу һәм камилләштерү дә сорала бездән. Гомумән, мәктәп мәдәният феноменына әйләнергә тиеш. Бу — аксиома. Тик тормыш бу аксиоманы читләп үтә. БДИ — “читләшү”нең бер мисалы.
Бердәм дәүләт имтиханнары укучы һәм укытучы эшен бәяләүне бик тар кысаларга кертә түгелме? Фикерләү, сөйләм тудыру үзенчәлекләре, иҗадилык, мөстәкыйльлек, креативлык, эрудиция, интеллект һ.б. имтихан биремнәре аша ачыкланып бетә аламы? Укытучы да, укучы да БДИ үрнәкләре нигезендә эш итәргә, шул калып таләп иткән җавапларны бирергә әзерләнә, ягъни өстән-өстән, өзеп-йолкып “кирәкле” белем генә бирелә һәм алына. Шулай итеп, укыту процессы БДИга әзерләүгә әйләнә.
Тел, аеруча әдәбият буенча фактик материалны белү генә безне канәгатьләндерә аламы? Урыс, татар, башкорт һ.б. әдәбиятларын формаль сораулар һәм биремнәр белән чикләүне күз алдына китерүе дә авыр. “Китап укымаучылык” чирен хроник характерга гына түгел, пандемиягә әйләндерү өчен уңышлы чара дип танырга була әдәбият буенча тест үткәрүне. Бүген дә әсәрләрнең эчтәлеген кыскартылган вариантлардан укып имтихан биреп йөрүчеләр тагын да ныграк кыскартылган вариантка күчәрләр микән?.. Кеше һәм кешелеклелек турындагы төп фән алгоритмга салына аламы дигән сорау туа. Әдәбият һәм мәдәниятнең тарихи экспонат булып кына калу куркынычы яный безгә. Берничә елдан соң без орфография һәм пунктуация өлкәсендә абсолют наданнар белән очрашачакбыз. Сөйләм формалаштыру бүгенге мәктәптә дә зур авырлык тудыра, ә төп максат итеп БДИга әзерләнүне сайлаган мәктәптә бу проблеманың мең дә беренчегә әйләнүе мөмкин.
Милли республикада, милли мәктәпләрдә урыс теле буенча имтихан өчен бер үк материалларның тәкъдим ителүе дә гаҗәпләнү тойгысы уята. Программа — үзгә, дәреслек — үзгә, сәгатьләр саны ким, тел мохите башка — БДИ бер үк. Бу хәл “гражданнар хокукы”, “федератив дәүләт”, “туган телне өйрәнү хокукы” кебек төшенчәләр белән каршылыкка килмиме?
“XXI гасырда белем бирү процессы алдында нинди бурычлар куела? Без балаларны нәрсәгә өйрәтергә тиешбез? Алар нәрсә белергә тиеш?” — дигән сорауга җавап ЮНЕСКО докладында түбәндәгечә билгеләнә. Беренчедән, бала бу тормышта үз-үзен югалтмаска — кеше була белергә (учиться быть), икенчедән, белем таба белергә (учиться знать), өченчедән, белемне куллана белергә (учиться делать), ниһаять, башкалар белән бергә яши белергә (учиться жить с другими) тиеш. Әгәр дә БДИ шушы бурычларны уңышлы хәл итү инструменты була ала икән, ул вакытта ул үзен аклый. Әгәр дә юк икән?.. Моны ачыклау максатында мәгариф өлкәсен өзлексез эксперимент мәйданына әйләндерү Баладан Кеше формалаштыруның әһәмиятен оныттырып торыр, ахры.
Читайте нас: