+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 апрель 2009, 03:00

Яз. Матурлык. “Сылукай – 2009”

Узган җомгада Конгресс-холлда “Сылукай – 2009” башкорт чибәрләре республика конкурсының йомгаклау туры үтте. Конкурсның җиңүчесе – Стәрлебаш районы кызы 20 яшьлек Гөлназ Галиева булды. Ул әлеге вакытта БДУның тарих факультетында дүртенче курста белем ала.


Сайлап алу турында катнашкан 45 чибәр кызның 12се финалга үткән иде. Республиканың төрле төбәкләреннән, аерым алганда Уфа, Сибай, Мәләвез, Межгорье шәһәрләреннән, Стәрлебаш, Белорет, Дәүләкән, Бөрҗән, Күгәрчен, Әлшәй, Кыйгы, Гафури районнарыннан килгән кызлар финалда көч сынашты. Конкурс быел беренче тапкыр реалити-шоу формасында барды, республика халкы алар белән көн саен БСТ каналының “Конкурс көндәлеге” тапшыруы аша таныша алды. Телевизион проектның режиссеры – Рөстәм Аднабаев, конкурсныкы – Ленара Таһирова.
– Чибәрләр конкурсының максаты – кызларның тышкы матурлыгы белән бергә күңел байлыгын да күрсәтү. Бу мода индустриясенә модельләр сайлап алу бәйгесе түгел. Модель бизнесында кызлар киемнәрне матур итеп күрсәтү өчен сайлап алына, ә чибәрләр конкурсында исә киресенчә – кызлар киемнәрне матур итеп күрсәтерлек булырга тиеш. Конкурс 1992 елдан алып үткәрелә. Конкурста катнашу – безнең кызлар өчен зур мәктәп. Бәйгедә катнашып, җиңү яуламаган очракта да алар бу тормышта югалып калмыйлар, заман белән бергә атлый торган нәзакәтле туташлар булып калалар, – ди Ленара Равил кызы.
“Сылукай – 2009” конкурсында вице-мисс исеменә УДАТУның икътисад факультетында дүртенче курста укучы Гөлсем Аеткулова лаек булды. Гөлсем Сибай шәһәренннән. Аны “Башинформ” агентлыгында үткән матбугат конференциясендә киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре “Матбугат чибәре” итеп сайлаган иде. Тамашачы сөюен Әлшәй кызы Айсылу Юнысбаева яулады. Аның белән икенче урынны Межгорье гүзәле Динара Гарифуллина бүлеште. Өченче дәрәҗәдәге дипломга Алия Каразбаева (Мәләвез шәһәре), Зәлия Колдәүләтова (Бөрҗән районы) һәм Анжелика Якусева (Чиләбе өлкәсе) ия булдылар.
Читайте нас: