-7 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 сентябрь 2009, 03:00

Каһарманлык кайтавазы

Кырмыскалы районы халкы легендар якташлары, генерал-майор Миңнегали Шәйморатовның тууына 110 ел тулуны зурлап үткәрдеХезмәттә дә, бәйрәмдә дә үзен күрсәтә белүче Кырмыскалы районы халкына тагы олы һәм дулкынландыргыч бәйрәм килде — легендар якташлары, данлыклы 112нче кавалерия дивизиясе командиры, генерал-майор Миңнегали Шәйморатовның тууына 110 ел тулды. Бу бәйрәмне барлык район халкы әзерләнеп көтте. Башкортстанда һәм аннан читтә дә генерал Шәйморатов турында ишетмәгән кеше юктыр. Тик кайберәүләр генә бу соклангыч кешенең Кырмыскалы районының Биштәкә авылында туганлыгын гына белмәве ихтимал. Хәзер инде Биштәкә авылы хаклы рәвештә Шәйморатов исемен йөртә. Шундый ул үстергән бу авыл районның гына түгел, тоташ Башкортстанның горурлыгы хәзер.


Узган шимбәдә Шайморатов авылына илтүче барлык юллардан халык елга булып агылды. Мондый халык агымын, гадәттә, без район сабантуйлары узган чакларда күреп өйрәнгәнбез. Монда да нәкъ шулай булды. Һәм шулай булырга тиештер дә.
Иртәнге сәгать унбердә кунаклар М. М. Шәйморатов исемендәге гомуми белем бирү мәктәбенә юнәлде. Монда мәктәп укучылары, укытучылар бәйрәмчә киенеп, кочак-кочак чәчкә бәйләмнәре белән көтеп тора иде.
Бәйрәм чаралары мәктәп каршысында куелган батыр һәйкәленә чәчкәләр салудан һәм мәктәп урамында олы юбилей хөрмәтенә агачлар утыртудан башланып китте.
Мәктәпнең музее аеруча бай иде. Монда М. Шәйморатовның тормышы да, авыл тарихы да киң яктыртылган.
Аннан соң авыл читендә кавалерия дивизиясенең сугышка керү моментын күрсәткән панорама күз алдына бастырылды. Бу бәрелеш Курск өлкәсенең Набережное авылы янында була. Гәрәй Нәфыйков полкы яугирләре фашистларны әсирлеккә төшерә. Нәкъ шунда кавалерия дивизиясенең атлылары тәүге хәрби чыныгу ала.
Бу панорама проектын “Төньяк амурлары”, “190нчы Очаков пехота полкы”, “Росстань, “Рейд”, “Уфа пехота полкы” (барысы да Уфа), “Ватанга дан” һәм “Идел” (соңгы икесе Самара) хәрби-тарихи клублары берлектә әзерләгән. Аны меңләгән кеше дөньясын онытып карады. Аның бигрәк тә мәктәп укучылары өчен әһәмияте бәяләп бетергесез булгандыр дип уйладым.
Бу фәһемле панораманы караганнан соң халык авыл клубына юлланды. Клуб алдында кунакларны һәм ветераннарны хәрби форма кигән егетләр һәм кызлар “фронт 100 граммы”, икмәк-тоз һәм “мундирлы” бәрәңге белән каршылады. Монда башкорт, урыс, татар һәм чуваш халыклары үз тирмәләре алдында милли киемнәрдә үз милләтенең аш-сулары, җыр-биюләре, төрле-төрле күргәзмәләре белән көтеп тора иде. Кунаклар һәр тирмә, һәр коллектив янында тукталып, сый-хөрмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Клубта башланган тантаналы юбилей кичәсендә тәүге сүз Кырмыскалы районы хакимияте башлыгы Ирек Сафинга бирелде.
(Ахыры. Башы 1нче биттә).
— Бүген безнең районда үтә дә әһәмиятле вакыйга — үзенең батырлыгы, ныклыгы, Ватанга һәм хәрби антына тугрылыгы белән дан яулаган бөек сугышчы һәм мәшһүр хәрби начальник, 112нче легендар гвардия кавалерия дивизиясе командиры генерал-майор Миңнегали Минһаҗ улы Шәйморатовның тууына 110 ел тулуга багышланган чара үтә. Кунакчыл Кырмыскалы җирендә сезне каршылавыма һәм шушы зур юбилей белән котлый алуыма бик шатмын, — диде И. Сафин. — Бөек Ватан сугышы барлык совет халкы өчен иң куркыныч сынау булды, чөнки анда барлык кешелек цивилизациясенең язмышы хәл ителә иде. Бу авыр сынаулар халыкларның бердәмлек көчен күрсәтте. Башкортстанның 207 меңнән артык улы һәм кызы яу яланнарында батырларча һәлак булды. Бөек Ватан сугышы елъязмасына безнең район фронтовиклары да үзенең героик битләрен язды. Сугышның тәүге көннәреннән үк 12 мең кеше үзе теләп фронтка китте, аларның 4 меңе генә туган якларына әйләнеп кайта алды.
Сугыш елларында безнең республикада 20дән артык хәрби часть һәм соединение, шул исәптән үзен тиңдәшсез данга күмгән 112нче кавалерия дивизиясе, соңыннан 16нчы гвардия (Чернигов) дивизиясе төзелә.
Якташыбыз Биштәкә авылыннан чыккан Миңнегали Минһаҗ улы Шәйморатов дивизияне оештырып, немец-фашист илбасарлары белән сугышта тиңдәшсез хәрби талантын күрсәтә. Дивизиянең 78 солдаты һәм офицерының Советлар Союзы Герое , бишесенең “Дан” орденының тулы кавалеры исеменә лаек булуы күпне сөйли. Бу кадәр геройлар Кызыл Армиянең башка бер генә соединениесендә дә булмый. Генерал-майор Шәйморатов, катлаулы хәрби операцияләр белән җитәкчелек итеп, үзенең зур тактик һәм стратегик осталыгын күрсәтә һәм шул ук вакытта личный составка үтә дә игътибарлы була.
Миңнегали Шәйморатов чын мәгънәсендә данлы юл үтә. Ул иң зур хәрби начальникларның берсе була. Ул Хәрби академия тәмамлап, Кызыл Армиянең Генераль штабында күренекле фигура булып таныла. Ул Төркиядә һәм Кытайда хәрби атташе булып эшли, Мао Цзе Дунның хәрби советнигы була, төрек һәм кытай телләрен белә.
Шушы әйтелгәннәрдән чыгып кына да Миңнегали Минһаҗ улын Башкортстанның иң мәшһүр улларының берсе дип атарга мөмкин.
Ә чын данны аңа оештыру һәм полководецлык таланты китерде. Креслодан ияргә күчеп утырган хәрби дипломат Кызыл Армиянең барлык коры җир соединениеләре арасында иң данлысы булып танылды.
Безнең районда, барлык республикадагы кебек үк, легендар герой М. М. Шәйморатовның исемен мәңгеләштерү буенча зур чаралар күрелә. Хәзер аның исемен йөртүче туган авылында мемориаль музей төзелде, мәктәп каршында аңа бюст куелды. Районның иң алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең берсе, гомуми белем бирү мәктәбе аның исемен йөртә. Шулай ук районның һәр зур авылында легендар комдив исемендәге урам бар. Яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүдә дә бөек Шәйморатов шәхесе югары үрнәк булып тора.
Без Миңнегали Шәйморатов тормышының бер өлеше Кырмыскалы районы белән бәйле булуына аеруча горурланабыз. Ул монда туган, шәхес буларак формалашкан, монда олы тормышка юллама алган. Миңнегали Минһаҗ улы барлык постларда да туган халкының тугры улы, Ватан өчен тугры көрәшче, чын патриот һәм интернационалист булып калды.
Геройлар үлми. Шәйморатов безнең йөрәкләрдә яши. Ватан өчен гомерен биргән кеше алдында барлык буыннар баш иеп рәхмәт белдерә. Күренекле “Шәйморатов-генерал” җыры белән аның исеме буыннардан буыннарга күчә, аның батырлыгы тагы да зуррак һәм әһәмиятлерәк булып күренә бара.
Миңнегали Минһаҗ улы чын халык герое булып тора, — дип тәмамлады сүзен район хакимияте башлыгы И. Сафин.
Тантанага килгән Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, мәдәният һәм милли сәясәт министры Илдус Илешев кырмыскалылыларга һәм ветераннарга Башкортстан Президенты Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимовның котлавын укып ишеттерде. Һәм үзенең дә фронтовик улы булуын әйтеп, сугышта катнашучыларга зур хөрмәтен белдерде, ил һәм халык язмышында аларның батырлыгының үлемсезлеге хакында сөйләде.
Миңнегали Шәйморатовның икетуган оныгы, кавалерия дивизиясенең ветераннар советы рәисе, отставкадагы подполковник Әскать Гаделшин генералның шәҗәрәсен төзүен җентекләп сөйләп бирде һәм аны халыкка күрсәтте, Шәйморатовның кызы Октябрина белән кат-кат очрашулары хакында сөйләде.
Республиканың Уфадагы Хәрби дан музее хезмәткәре, танылган журналист Фәрит Вахитов музейның бу өлкәдәге эшчәнлеге турында чыгыш ясады. Әйткәндәй, Хәрби дан музееның экспонатлары клубның фойесында да куелган иде, анда генералның тормышын чагылдыручы йөзләрчә фоторәсем һәм документлар алып килеп урнаштырылган иде. Шулай ук фойеда З. Вәлиди исемендәге милли китапханәнең “Тарихка әйләнгән язмыш” күргәзмәсе дә юбилей кичәсенә зур һәм әһәмиятле бизәк булды.
Уфадан килгән 112нче кавалерия дивизиясе ветераны Габделхәй Әхәт улы Зариповны кичә башланганчы ук халык уратып алды, аның белән яшьләр дә, балалар да фотога төште.
Район хакимияте башлыгы И. Сафин Габделхәй Зариповка, районның ветераннар советы рәисе Мөдәрис Хәбибуллинга, кавалерия дивизиясе ветераннары советы рәисе Әскать Гаделшинга, авылның сугыш ветераны Мәхмүт Кәримовка Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк тапшырды.
Юбилей кичәсендәге чыгышлар районның һәвәскәр сәхнә осталарының концерт номерлары белән аралашып барды һәм җыелган халык өчен бу онытылмас һәм дулкынландыргыч тамаша булды.
Кичә азагында сөйләшеп торганда район хакимияте башлыгы урынбасары Азамат Гайфуллин: “Без бу юбилейны район күләмендә генә уздырабыз дип башлаган идек, ул республика күләменә күтәрелде дә китте”, — дип куанып торды. Чынлап та, кырмыскалылылар бөек улларының юбилеен Башкортстанга күрсәтерлек итеп, лаеклы һәм тирән нәтиҗәле итеп оештырган.
Мин дә сүземне шушы кичәдә укылган, әле безнең арада яшәүче шәйморатовчы-ветераннарга багышланган шигырем белән тәмамлап куясым килә:

Сезне күреп һәрчак
горурланам,
Сезне күреп әрни йөрәгем.
Һәр ел саен кими
барасыз бит,
Какшар сыман рухым терәге.

Күпме уттан янмый
чыктыгыз да,
Күпме суны батмый кичтегез.
Җиргә калкан булып
бастыгыз да,
Илгә дошман юлын кистегез.

Димнән Донга, аннан
Эльбагача —
Сезнең яулар шулай
сузылган.
Ил елаган, кансыраган
җирдән
Һәлакәткә карап узылган.

Сезнең бар юлыгыз —
тарихларда
Мәңге күрелмәгән батырлык.
Атлы гаскәр кыюлыгын
уйлап.
Чал гасырлар шаклар
катарлык.

Бранденбург капкасына
җитеп,
Бәйләп тормый ярсу атыгыз,
Европаның богауларын
чишеп,
Олы җиңү белән кайттыгыз.

Илнең сүзе, күп меңнәрнең
сүзе —
Сезнең алда минем
әйткәннәр.
Рәхмәт укып, баш иябез
сезгә,
Сез бит җирдә тере
һәйкәлләр!
Читайте нас: