+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 сентябрь 2009, 03:00

“Барыбыз да бер казанда кайнап чыктык”

Казан университетының зур пыяла тәрәзәле аудиторияләренә кереп, лекцияләр тыңлый башлаганчы ук, күңелдә галимнәрнең Әбүгалисинага охшаш якты образы яши иде инде. Беренче сентябрьдә үк башланган, озын-озак тоелган беренче лекцияләр үк шушы образны чынбарлык итте.


Куе чал чәчле, мөлаем йөзле, киң җилкәле, җиңел хәрәкәтле Марсель ага Бакиров бездә беренче курстан алып бишенчегә кадәр төрле курслар алып барды. “Татар халык авыз иҗаты”, “Әдәбият белеменә кереш” кебек төп курслардан лекцияләр укыды, бишенчегә җиткәндә “Төрки-татар шигыре теориясе һәм шигъри әсәрләрне анализлау методикасы”н өйрәтте. Төрле яклардан җыелган, күпчелеге авыл балалары булган төркемдә ни дәрәҗәдә абруйлы галим-тюрколог лекцияләр укуын ул вакытта аңлап та бетермәгәнбездер. Бишектә ятканда ук тыңлап үскән әкиятләр, риваять-легендалар, әбкәйләр итәгендә такмаклап утырган такмак-җырлар, олылардан ишетеп сөйләмне баеткан мәкаль-әйтемнәрнең фәнни нигезен авыз ачып тыңлыйбыз. Марсель абый кызыклы, мавыктыргыч итеп сөйли белә. Шуңа да аның дәресләре бик эмоциональ, хисле үтә иде.

Лекцияләр барышында аның еш кына “Мин “Кызыл таң”да эшләгәндә...” дип хәтерләве истә калган. Безне укытканда инде фән докторы, профессор, Русиянең Гуманитар фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы (академигы) дигән гыйльми дәрәҗәләре, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, атказанган мәдәният хезмәткәре исемнәре алган, Кол Гали исемендәге премия лауреаты булган кеше кайчан гәзиттә эшләргә өлгерде икән, дигән сорау туа иде. Чөнки лекцияләреннән белүебезчә, Марсель абый (галимнәргә исем янына атасының исемен кушып эндәшү гадәте булса да, безнең факультетта “абый”, “апа” дип дәшәләр иде) туплаган белемне гомер буе китапханәләрдә утырып җыярга кирәклеген, моның өчен бал кортының тынгысызлыгы, кырмысканың үҗәтлеге, эшчәнлеге кирәклеген чамалый идек.
Фольклорчы гына түгел, ә тюрколог, төрки-татар шигырен һәм борынгы төрки поэзияне тирәнтен өйрәнгән, бу өлкәдә зур ачышлар ясаган галим безнең Марсель агабыз. 1972 елда кандидатлык диссертациясен яклаганда ук әле аның хезмәтен югары бәяләп, Ленинград университеты профессоры, күренекле галим-тюрколог Габдрахман Таһирҗанов: “Хезмәтенең авторефератыннан чыгып фикер йөрткәндә, әлеге диссертация авторы “филология фәннәре докторы” дигән гыйльми дәрәҗәгә лаек”, дип язып җибәрә.
Фәнгә җиңел генә килми Марсель Хәернас улы. Татарстанның Мөслим авылында укытучылар гаиләсендә туган ул. Мәктәптә математика укыткан әтисе бер үк вакытта партоешма секретаре вазыйфасын да башкарган. Партия йөкләмәләрен тырышып үтәп йөргән кешегә теш кайраучылар да булган, аларның “тырышлыгы” белән Марсель аганың әтисен “халык дошманы” итеп, адвокатсыз-судсыз гына “тройка” карары нигезендә атып үтергәннәр. Бер кыз, ике улы белән тол калган әниләрен район үзәгеннән еракта урнашкан авылларга укытырга җибәрә торган булганнар. Ике малай — Марсель белән абыйсы Марс — “халык дошманы” балалары булып, өйдә калган. Ашарга юк, хәтта бәрәңге бакчаларын да икенче бер түрәгә бүлеп бирәләр. Ишегалдындагы бәләкәй генә җирне казып, шунда бәрәңге үстерергә кала малайларга. Шул рәвешле балачак яшәү өчен көрәшеп үтеп тә китә.
Ничек кенә авыр булмасын, мәктәптә әйбәт укыган Марсель абый. Унынчы сыйныфта комсомол бюросы секретаре була. “Яшь ленинчы” гәзитенә языша. Кечкенәдән рәсем төшерергә ярата. Менә шушы сәнгатькә, матурлыкка омтылыш Марсель абыйны татар теле һәм әдәбияты бүлегенә алып килә дә инде. (Алга китеп шуны әйтеп куйыйк: Марсель абый “Кызыл таң”нан Казанга аспирантурага кайткач, тәҗрибәле журналист һәм рәссам буларак, татар бүлегендә чыга торган “Әдәби сүз” стенгазетасын җитәкли. Бу гәзит язучы һәм галимнәр арасында иң абруйлы гәзитләрнең берсе була.)
Университет дипломын алгач, яшь белгеч Марсель Бакировны Уфага, “Кызыл таң” гәзитенә эшкә җибәрәләр. Монда ул әдәбият-сәнгать бүлегендә эшли башлый. 1956 елдан ун ел журналистикада каләм чарлый булачак галим. Таһир Исмәгыйль улы Ахунҗанов баш мөхәррир булганда Марсель абыйны җаваплы сәркәтип вазыйфасына билгелиләр. Бер үк вакытта ул әдәбият-сәнгать, төрле социаль мәсьәләләргә багышланган мәкаләләр яза. Шушы вакытта ул Туймазы кызы Кифаяга өйләнә. Бер-бер артлы ике кызлары дөньяга килә: Гөлназ һәм Гүзәл дип исем кушалар. Уллары Айдар Казанга күчеп киткәч туа.
Зур хезмәт юлын “Кызыл таң”да башлавы белән горурланып та, сагынып та сөйли Марсель абый.
— “Кызыл таң” гәзите ул, асылда, журналистика казаны булды. Барыбыз да шул казаннан кайнап чыктык. Шунда журналистиканың төрле жанрларын үзләштерергә туры килде. Туры килде генә түгел, ул безнең төп эшебез иде. Аннан тыш шуңа басым ясап әйтәсем килә: гәзит безне тәрҗемәгә өйрәтте. Мин секретариатта эшләгәндә аеруча күп тәрҗемә итә идем. Хрущев заманы иде. Гәзит инде чыгып бетте генә дисең, телетайптан хәбәр килеп төшә: Хрущев фәлән урында телмәр сөйли, номерга! Ул күп сөйләргә ярата, дүртәр полоса озынлыгында була иде. Ул сөйли тора, телетайптан китереп торалар, без тәрҗемә итәбез. Нәрсә эшли идек: 4 машинистка янына 4 кеше утырабыз: Әнгам Атнабаев, Радик Сибәгатов, мин һәм тагын бер кеше. Кулдан язып тәрҗемә итә башласаң, гәзитне иртәнгә дә чыгарып бетереп булмый. Шуңа без урыс теленнән тәрҗемә итеп, турыдан-туры машинисткага әйтеп торабыз. Шул дәрәҗәгә җителде ки, әйтерсең лә без машинисткага татар текстын укып утырабыз. Ул заманда журналист тәрҗемәне яхшы белергә тиеш дигән таләп бар иде. Шулай итеп, без төп-төгәл тәрҗемә итәргә өйрәндек. Журналистика бу өлкәдә олы бер мәктәп икән. Миңа бу осталык соңыннан бик ярдәм итте. Әлбәттә, моның өчен без редакциягә зур рәхмәтлебез.
Гәзиттә эшләгәндә яраткан темаларымның берсе әхлак темалары иде. Безгә еш кына бик кызыклы хатлар килә. Кемнеңдер гаиләсендә ямьсез күренешләр булган, кемдер балалары белән ызгышкан, кемнедер эшендә урынсызга рәнҗеткәннәр, кемдер бер гаепсезгә авыр хәлдә калган, дучар булган, я бөтенләй һәлак булган. Мин шундый очраклар турында яза идем. Арттырып әйтмим, шундый четерекле темаларга язганлыктан, еш кына атап “Марсель Бакировны җибәрсәгез иде” дип хатлар юллыйлар иде. Бер генә мисал китерәм.
Редакциягә Дүртөйле районының Әсән авылыннан бер ир белән хатын килгән. Таһир Исмәгыйлевич мине чакырып алды да: “Менә, Марсель, Әсәндә фаҗигале хәл булган икән. Боларның унынчы сыйныфта укыган балалары үлгән. Баланың үлемен табиблардан күрәләр. Шуны ачыклап язарга кирәк. Сиңа тапшырам”, ди. Әсәнгә килеп төштем, хәлне ачыклыйм. Хикмәт шунда: бу егет унынчыны беткәч, печән чапкыч машинада иген уруда эшләгән. Ул вакытта ат җигелгән ургыч машиналар бар иде. Ял да итмичә көн-төн эшләгән бу егет. Шунда йоклап китеп, ургыч машинаның кискечләре янына егылып төшкән һәм беләге киселгән. Сөягенә тимәгән. Моны тиз генә Дүртөйле дәваханәсенә алып киткәннәр. Анда табибларның төшке аш вакытына туры килгәнлектән, моны төштән соң гына карарга булганнар. Соңыннан хирург беренче ярдәмне дә аннан-моннан гына күрсәткән.
Мондый очракны ачыклар өчен журналистка юридик белемле дә, медицинада да әзерлекле булырга кирәк. Мин министрлыктан да, хирурглардан да консультация алдым. Теге егетне караган хирург яраны теккән урында һава йөрерлек итеп тегәргә тиеш булган, һава йөрмәсә, гангрена башланачак икән. Моны стационарга салганнар. Бу егет янына өч көн буена берәү дә килеп карамаган. Шуннан егетнең температурасы 40ка җиткән, шәфкать туташы, баланың хәле авыр, карагыз инде, дип ялынгач кына барып карасалар, монда гангрена башланган икән. Боларның гангренага каршы сывороткалары да юк икән, тиз генә күрше районга машина җибәргәннәр. Иртән гангрена башлануы билгеле булган, ә егетне төнге унбердә генә операция өстәленә салганнар. Операция өстәлендә бу егет үлгән. Имеш, сыворотка эзләп, болар иң кирәкле вакытны кулдан ычкындырган. Мин моны белгечләр белән киңәшләшеп ачыкладым: аңа сыворотка кирәкмәгән, шундук операция ясасалар, бала исән калырга тиеш булган.
Шушы хәлне ачыклау, дөреслекне өскә чыгару өчен мин 80 кеше белән очраштым, хәтта хәлне ачыклау өчен бу егетне кабердән казытып алырга туры килде. Шунда ук Сәламәтлек саклау министрлыгы белән элемтәгә кереп, Бәләбәйдән эксперт чакырттым, аны, табиблар бер-берсен яклаша, дип, үзем белән генә йөрттем. Егеттә плеврит чире дә башланган булуы ачыкланды. Бу турыда “Ул яшәргә тиеш иде” дигән мәкалә язып чыктым, бу хәл бөтен республиканы шаулатты, 70-80 кайтаваз хаты килде. Кайтавазлардан “Әйе, ул яшәргә тиеш иде” дигән икенче мәкаләмне яздым. Теге табибларның кайсысын эштән кудылар, кайсысын 5 елга операция ясаудан мәхрүм иттеләр, бик күп кешеләргә шелтә ясадылар. Кыскасы, республикада бу гадәттән тыш хәл булды.
Яшь чакта, типсәң, тимер өзә ала торган вакытта, журналистлар теләсә кем белән очраша ала, хакыйкатьне өскә чыгару өчен кирәк икән, йөзләп кеше белән сөйләшә. Болар яшь журналист эшли торган эшләр. Ә хәзер инде, үзегез беләсез, мин фән дөньясында, бу өлкә дә миңа бик ошый.
Мин ни өчен журналистикадан киттемме? Журналистларны иң кыска гомерле халык дип әйтәләр, чөнки бер материалны эшләү өчен дә күпме энергия сарыф ителә. Әмма моның өчен дә китмәдем. Картайгач, журналистның каләме үтмәсләнә. Менә шушы хәлдә каласым килмәде. Спорттан да үз вакытында китә белергә кирәк, дип әйтәләр. Фән дөньясында да миңа кызыклы эшләр башкарырга туры килде: кандидатлык, докторлык диссертацияләре якладым.
Журналистикадан фәнгә китүемнең төп сәбәбе дә шунда: галим кеше картаймый. Өлкән яшькә җитсә дә, ул һаман язып тора, аны беркем дә чыбыркыламый. Галим кеше, олы яшьтә булуына карамастан, үз өлкәсендә эшли. Менә миңа 76нчы яшь китте, әле берәү дә куарга җыенмый. Журналистикада 60 яшьтән пенсиягә китәргә туры килер иде. Ә мин һаман язам. Быел гына да вуз студентлары өчен татар фольклоры буенча дәреслек төзедем. Бөтен жанрларны да үз эченә алган ул. Бу жанрларның төбенә төшәр өчен, билгеле, редакциядә эшләүнең, журналистлык тәҗрибәсенең дә ярдәме зур булды. Мин бу тәҗрибәне һәрвакыт тоеп яшим һәм моның өчен “Кызыл таң” гәзитенә, анда бергә эшләгән коллегаларыма бик зур рәхмәтлемен.
Читайте нас: