+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 сентябрь 2009, 03:00

“Акыллылар һәм тилеләр эчмәсен”

Безнең тормышта үзенең сәламәтлеге турында кайгыртып, аптека ишегенең кайсы якка ачылганын да белмичә яшәүче кешеләр бар. Алай гынамы?! Ятып дәваланырга кергәч тә табиб билгеләгән даруларны капмый кайтканнар да (еш булмаса да) очрап тора. Шул ук вакытта дарусыз яши алмаган авырулар да аз түгел. Мондый очракларда соңгы сүзне табиблар әйтә, әлбәттә.


Без яшәгән кайсы гына төбәкне алсак та, дару үләннәре үскәнен күрәбез. Кызганычка каршы, аларны җыю һәм кулланырга өйрәтү фәнни нигезгә корылмаган. Бу очракта мин аптекада сатуга чыгарылган дару үләннәре турында сүз алып бармыйм. Белгечләр, табиблар рөхсәтеннән башка дару үләнен кулланырга ярамый, диләр. Ә куллану өчен нәрсәләр эшләнә соң? Әгәр бала мәктәптә, парта арасында утырганда дару үләннәре серләрен үзләштермәсә, арытаба алар белән эш итү бик кыен булачак.
Нәселчәнлекнең кеше сәламәтлегендә мөһим роль уйный. Аеруча алкогольле эчемлекләр куллануга карап та бик зур таләпчәнлек булырга тиеш. Әйтик, берәүләргә 50-100 грамм аракы яисә шәраб күңел ачу, кәеф күтәрү чарасы булса, икенчеләр өчен ул “чишелеп” эчә башлауга (запойга китү) төп сәбәп була. Мондый очракларда табиблар ярдәмгә килеп, үлемнән коткарып кала калуын, ләкин дәвалый алмыйлар: чөнки алкоголь буыннан-буынга бирелеп килгән. Моны һәр эчүче үзе генә белә. Әгәр ул аны, акылы һәм йөрәге белән аңлап, үзенә-үзе: “Бүгеннән туктыйм, югыйсә кешелектән чыгам бит”, дип боерык бирә алса, ул һәлакәттән котыла алыр, әлбәттә, эчүчелек белән җәфаланучы һәм аннан котылырга тырышучыларга җәмәгатьчелек кулыннан килгәннең барын да эшләсен иде. Андыйлар исерткеч эчемлекләр белән бәйләнешле барлык чаралардан да читләштерелергә тиеш. Кем әйтмешли, эчүгә битараф булмаган кеше өчен аракы яисә сыра сата торган кибет яныннан үтеп йөрү дә кире йогынты ясарга мөмкин. Дөрес, кайчандыр аракы “күлендә” йөзеп, дистә еллар дәвамында авызына алмаганнар да юк түгел. Алар инде мәңгелек тәүбәгә килгәннәр, әгәр 10-20 грамм сыра капса да, иртәме-соңмы, элекке хәлләренә кайтачакларын аңлыйлар. Академик Ә. З. Рәхимов раславынча, әгәр дүрт буын исерткеч эчемлекләрне даими кулланган икән, бишенче буын үз-үзенә кул салуга сәләтле була. Моны чынбарлык көн саен диярлек раслап тора. Суицид гамәлләренең 90-95 проценты эчкән хәлдә башкарыла.
Моннан нәтиҗә шул: һәркем үз буынының нәрсәләргә сәләтле икәнен энәсеннән җебенә кадәр белергә тиеш.
Бу уңайдан тагын бер мәсьәләгә тукталуны максатка ярашлы дип саныйм — авыруларны код ярдәмендә дәвалау. Күпьеллык тәҗрибә шуны күрсәтә: авыру (эчүчелектән җәфа чигүче) табибка җаны-тәне белән ышанган очракта гына код куллануның файдасы булуы ихтимал. Алай булмаганда болай “дәвалану” акчаны суга салуга гына кайтып калачак. Авыруны көчләп, куркытып табибка алып бару уңай нәтиҗәгә китерә алмый.
Хәзер матбугатта, радио, телевидение тапшыруларында белеп, чамалап эчү фикерен куерта башладылар. Еш кына безнең халыкны көнбатыш Европада яшәүчеләр белән чагыштыралар, янәсе, алар 50-100 граммлы эчемлекне мәҗлеснең башыннан ахырынача сузалар. Монда бер үзенчәлекне онытырга ярамый: шул ук Германиядә яисә Чехиядә, әйтик, сыраны, безнең белән чагыштырганда, ике тапкыр күбрәк эчәләр, сыра алар өчен милли эчемлек булып санала, алар сырадан “катырагын” (спирты 40 градус тәшкил иткәнен) бик сак куллана, ә бездә? Бездә исә сыраны аракысыз эчү акчаны җилгә очыру санала, аларда спиртлы эчемлекләрне җан башына куллану 2-3 процент кына булса, бездә ул 18 процентка җитте. Бу исә милләтнең соңгы чиккә җитүе түгелме икән? Милләтне бетерүгә юнәлтелгән эчемлек милли булып санала аламы?
Ислам илләрендә аракыны эчү генә түгел, хәтта аның турында сүз алып бару да гөнаһ санала. Коръән исерткеч эчемлекләр куллануны каһәрли. Шулай булгач, нинди белеп эчү турында сүз булуы мөмкин?
Кемнәрдер мине 80нче елларга кайтырга өнди, диячәкләр. Ул елларда эчүдән тыелу нәтиҗәсендә 5 миллион кешенең гомере сакланып калуны кем инкарь итәр икән? Юк, ул чордагы катгый чаралар белән түгел. Аракыга түгел, эчкечелеккә каршы мәрхәмәтсез көрәш алып барырга кирәк. Күптән түгел Америкадан бер танышым шалтыратты, улым (аңа 18 яшь), ди, күршеләргә аракы алып кайтып биргән. Бу хәл берничә мәртәбә кабатлангач, сатучы (искә алыгыз: сатучы!) полициягә хәбәр иткән: бу егет миннән куркыту юлы белән шәраб таләп итә, дип. Нәтиҗәдә егетне (анда исерткеч эчемлекләрне сату 21 яше тулганнарга гына рөхсәт ителә) штрафка тарттырганнар. Кая барасың, ди танышым, штрафны үзебезнең кесәдән түләдек.
“Балага аракының сәламәтлек өчен зыяны турында бәләкәйдән үк сөйли башларга кирәк. Бу очракта да төп принцип: “Минем үрнәктә эшлә” булырга тиеш. Берне тугып, аның киресен эшләү, тәрбиядә беркайчан да уңай нәтиҗәгә китермәгәнен аңларга вакыттыр инде. Сабантуй, туй үткәрү, балага исем кушу, кешене җирләү, үлгәннәрнең кырыгын, елын үткәрү кебек йолаларыбыз һәм бәйрәмнәребез исерткеч эчемлекләрсез үтәме? Туйларда “Әче! Әче!” дип кычкырганнан соң, дәррәү кубып, рюмкалар чәкәштерүне дистә еллар дәвамында күреп үскән бала, гаилә коруның башка формаларын кайдан белсен соң? Чынлап уйлап карасаң, туйларда аракыдан башка бернәрсә дә “әче” булмый. Яшәүнең ачысы гаиләдә бала тугач башлана түгелме! Мин бер нәрсәне акылым белән дә, йөрәгем белән дә кичерә алмыйм: 30-40 ел гомерен мәктәптә балалар укытуга һәм тәрбияләүгә биргән укытучы халкы да үз балаларының туйларын аракы сөременә төреп үткәрә. “Шунсыз булмадымыни?” дип әйтсәң, имеш, кеше дөрес аңламас, дигән җавап ишетәсең. Гомерең буе тир түгеп җыйган акчаны бер кичтә юкка чыгару яшьләрнең бәхетле булуына ярдәм итәме икән? Яшьләрнең “Кайчан эчә башладың?” дигән сорауга “Туйдан соң”, дип җавап кайтаруы күп нәрсә турында сөйли.
Ирләр арасында: “Сыраның бер зыяны юк, ул тамак кипкәнне генә баса”, дигән төшенчә киң урын алган. Сүз утын ярып яисә печән чабып, бакчада янып-пешеп эшләгәннән соң, яисә мунча кереп чыкканнан соң бер стакан салкын сыра эчеп кую турында бармый. Безнең халыкка ул бер стакан гына җитәме соң? Булгач булсын дибез дә 1,5-2шәр литрлы балоннарны бушата башлыйбыз, ахыр чиктә ул бер чиләк чамасы килеп чыга. Сыер, бозаулар да сыекчаны шулкадәр чүмерми түгелме?
Әгәр бала аңына 1 шешә (0,5 л) сырада 70-100 грамм аракы бар дип бәләкәйдән үк тугылып киленсә, бүген 80 проценты үсмерләрнең сыра алкоголизмы белән авыруы турында авыз тутырып сөйләп тә тормас идек.
Сүземне Мостай Кәримнең шигъри юллары белән тәмамлыйсым килә:
Акыллылар һәм тилеләр эчмәсен.
Калганнары теләсәләр нишләсен.
Моннан да үтемлерәк итеп әйтеп булыр иде микән, әйдәгез, уйланыйк.
Читайте нас: