+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 сентябрь 2009, 03:00

Олыларны хәстәрләгән кечелекле буладыр

— Барысына да ничек җитешәсез? — дигән сорауга Миңнегөл Әнвәр кызы елмаеп җавап кайтара.— Алар бит һәрберсе миңа үзенчә ярдәм итә: физик көчемне түгеп ярдәмләшкән өлкән авылдашларым белән аралашудан мин рух ныклыгы, яшәү көче алам. Салават йорттагы бөтен мәшәкатьне үз өстенә алган, ә кызларым өйдә кулыма эш тидерми. Миңа бер Радмирыбыз гына кала, ә ул үзе — олы бер куаныч! – ди.


Әти-әниләре янында булган җәйге айларда Бәләбәй медицина колледжында укучы Эльвира белән Никифар урта мәктәбенең 10 сыйныфына барган Эльвина, әниләренә ияреп, өлкән яшьтәге әби-бабайларны хәстәрли. Көче-дәрте ташып торучы кызларга идән юып алу, коедан су китерү берни тормый. Олыларның рәхмәт сүзләрен ишетеп, сөенешеп кайтып керәләр.
— Бигрәк кечелекле инде бу Миңнегөл белән Салаватның кызлары! — дип соклана юктан да күңеле булырга торган әбиләр.
Олыларны хәстәрләгәнгә шулай кечелекле, ярдәмчел булып үсәдер ул Миякәтамак сылулары.
Читайте нас: