+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 сентябрь 2009, 03:00

Һәр халык өчен якын һәм кадерле

Бөек урыс язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе Сергей Аксаковның 218 еллыгы уңаеннан үткән Халыкара Аксаков бәйрәме кысаларында Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында өлкән сыйныф укучылары һәм студентларның Аксаков балы узды. Анда Президент Мортаза Рәхимов, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, Болгария, Германия һәм Беларусь делегацияләре әгъзалары, Мәскәү һәм Русиянең башка шәһәрләреннән килгән кунаклар катнашты.



— Бу чара — Русия һәм Башкортстан өчен бик әһәмиятле мәдәни вакыйга, — дип билгеләде Мортаза Гобәйдулла улы сәламләү сүзендә. — Без быел унтугызынчы тапкыр олылап үткәргән тантана чын-чыннан халык бәйрәменә әйләнде. Бүген ул башкалада, Бәләбәйдә, Кырмыскалы һәм Уфа районнарында гына түгел, Башкортстанның һәр мәгариф һәм мәдәни учреждениесендә билгеләнә. Бөек якташыбыз исеме Русия төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән елдан-ел күбрәк кунаклар җәлеп итә. Бу — Аксаков мирасының төрле илләрдәге замандашларыбыз өчен никадәр кадерле икәнлеге күрсәткече. Аксаковның тормыш васыятьләрен — кешеләргә шатлык өләшү, үзеңдә рух ныклыгы тәрбияләү, Ватанны ярату, илең өчен горурлык кына түгел, җаваплылык хисе дә тою — үз итүегез безнең өчен зур куаныч.
Мортаза Гобәйдулла улы чыгышында соңгы елларда республика дәүләт власте органнары һәм муниципаль берәмлекләр, Славян язмасы һәм мәдәнияте халыкара фонды, Аксаков фонды һәм җәмәгатьчелек тырышлыгы белән Аксаков гаиләсе истәлеген мәңгеләштерү буенча зур эш башкарылганлыгын ассызыклап үтте.
1996 елда Русия күләмендә әдәбият өлкәсендә Сергей Аксаков исемендәге премия булдырылган иде. Бу абруйлы бүләккә Василий Белов, Валерий Ганичев, Михаил Чванов, Валентин Распутин, Станислав Куняев һәм Талха Гыйниятуллин кебек күренекле язучылар лаек булды. Уфада илдә бердәнбер булган Аксаков гимназиясе ачылган, аның исемендә студентлар премиясе бар. Сергей Тимофеевичның балачагы узган йорт төзекләндерелгән, хәзер анда язучының Мемориаль музее урнашкан. Аксаков иҗади илһам алган бакчага аның исеме кайтарылган.
Тантаналы чарада Болгария Республикасының Русия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Пламен Грозданов, делегация әгъзасы, тарих фәннәре докторы Иван Стоянов та чыгыш ясадылар. Алар Аксаковның улы Иван Сергеевичның Болгарияне Осман империясеннән азат итүгә керткән өлешен билгеләп үтте, бу исемнең һәр болгарлы йөрәгенә якын һәм кадерле булуын ассызыклады.
Чарада Уфа шәһәр округы Советы үткәргән бәйгедә җиңүчеләр котланды. Анда 21 иҗади эш кабул ителгән. Мәсәлән, Уфа дәүләт икътисад һәм сервис академиясе унбер, Башкортстан дәүләт педагогия университеты алты эш тәкъдим иткән. Башка югары уку йортлары студентлары да конкурста теләп катнашкан. Әйтик, Башкортстан социаль технологияләр институты студентлары Юрий Елисеев, Вероника Нуштаева һәм Максим Павлушин Сергей Аксаковның Мемориаль йорт-музее һәм Аксаков фонды турында сайт эшләгәннәр. Анда язучы һәм аның әсәрләре турында җентекле мәгълүмат бирелә.
Бал үзенең гүзәллеге һәм күләме белән 19нчы гасыр урыс әдәбиятында тасвирланганнардан һич тә аерылмады. Берничә йөз пар борынгы киемнәрдә башкарган, һәрвакыт заманча булып калган биюләр сокландырды да, илһамландырды да.
* * *
Шимбә көнне бәйрәм Уфадан Бәләбәйгә — Аксаковның “Недеждино” тарихи-мәдәни үзәгенә күчте. Бәләбәй шәһәре белән Әлшәй районы чигендә кунакларны язучының “Ал чәчкә” әкияте персонажлары Настенька белән сәүдәгәр, милли киемдәге кызлар каршы алды. Тәүдә делегация Сергей Аксаков исемендәге шифаханәдә язучының һәйкәленә чәчәкләр салды, аннары “Надеждино”да узган фольклор бәйрәмендә катнашты. Кунаклар Аксаковлар гаиләсе музеенда һәм Һөнәрләр йортында да булды.
Көннең икенче яртысында район мәдәният йортларында халык белән очрашулар үтте, кунаклар Бәләбәйнең “Урал Батыр” милли мәдәниятләр үзәгендә “Культура” телеканалы төшергән “Аксаковлар. Гаилә хроникалары” дигән документаль фильм белән танышты. Бәйрәм иҗади кичә белән тәмамланды.
* * *
27 сентябрьдә халыкны Уфа районының Зубово авылында зур фольклор бәйрәме җыйды. Кырмыскалы районының Иске Кыешкы авылында Сергей Аксаков исемендәге музей ачылды. Кичен язучының Уфадагы Мемориаль йорт-музеенда 19нчы Халыкара Аксаков бәйрәмен ябу кичәсе узды.


Читайте нас: