+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 октябрь 2009, 03:00

Хәвефсезлеккә — яшел юл

Уку елы башыннан республикада 16 яшькә кадәр үсмерләр һәм балалар катнашлыгында 271 юл һәлакәте теркәлгән. Бу узган елның шушы чорындагы күрсәткечтән 13,4 процентка кимрәк булса да, хәл һаман кискен кала. Чөнки аянычлы вакыйгаларда 15 баланың гомере өзелгән, 282 бала җәрәхәтләнгән. Дәүләт автоинспекциясе ел дәвамында балалар катнашлыгындагы юл һәлакәтләрен искәртә һәм аларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтә. Быел сигез айда гына испекторлар мәгариф учреждениеләренең класс сәгатьләрендә, укучылар һәм ата-аналар җыелышында 9000 тапкыр фәһемле лекцияләр белән чыгыш ясаган һәм 4500 тапкыр балалар бакчасында булган. Ишембай шәһәрендә 2нче мәктәп базасында тантаналы рәвештә автомобиль шәһәрчеге ачылу да игътибарга лаек.

— Балалар! Бүген сезнең өчен зур бәйрәм, истәлекле вакыйга! — дип билгеләде тантанада Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе начальнигы, милиция полковнигы Динар Гыйльметдинов. — Биредә ачылган автомобиль шәһәрчегенә республикада тиңнәр юк. Аны булдыруга без дә, Ишембай районы хакимияте дә һәм бала җанлы башка кешеләр дә зур көч салды. Шуңа сез горурлана аласыз. Хәзер һәммәгез дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен энәсеннән җебенә кадәр белсен өчен бөтен шартлар да бар. Туплаган белемегезне дусларыгыз, өлкәннәр белән уртаклашырга да онытмагыз. Иң мөһиме, Башкортстанга файда китерерлек лаеклы алмаш, яхшы кешеләр булып үсегез!
Арытаба, Динар Заһит улы мәктәпкә компьютер һәм музыкаль үзәк бүләк итте.
Ишембай районы хакимияте башлыгы Марат Гайсин, республика мәгариф министры урынбасары Артур Сурин чыгышыннан соң, бу мөкатдәс эштә катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшырылды һәм шәһәрчек ачылды. Тантана концерт номерлары, спортчыларның күрсәтмә чыгышлары, 2нче мәктәпнең яшь инспекторлар агитбригадасы чыгышлары белән тыгыз үрелеп барды.
Ишембайда — беренче, республикада 52нче автомобиль шәһәрчеге “2007-2009 елларда Башкортстанда юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү” республика максатлы программасы һәм “2006-2012 елларда юл хәрәкәте хәвефсезлеген югары дәрәҗәгә күтәрү” федераль максатлы программа кысасында төзелгән. Шәһәрчекне тулысынча төзү өчен өч миллион сум таләп ителсә дә, Ишембайдагыны сафка кертү өчен 500 мең сум гына тотылган. Чөнки объект моңа кадәр үк асфальт түшәлгән мәйданчыкта урнаштырылган. Светофорлар, тротуарлар, юл билгеләре һәм башка элементлар урнашкан 500 квадрат метр мәйданлы автомобиль шәһәрчегендә уку елы дәвамында 35 мең бала шөгыльләнә алачак. Димәк, юлларда хәвефсезлек дәрәҗәсе артудан тыш, фаҗигагә таручы балалар саны да кимиячәк.
Киләчәктә республиканың башка район һәм шәһәрләрендә автомобиль шәһәрчекләрен төзү дәвам итәчәк.
Тантаналы чара матбугат конференциясе белән тәмамланды. теләгән балалар ахырда патруль машинасы руле артына утыра алды.
Читайте нас: