+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 октябрь 2009, 02:00

Италиядә башкорт моңы яңгырады

Русиядә “АРТ Фестиваль — Роза Ветров” дип аталган балалар мәрхәмәтлелек фонды 1995 елда ачылды. Генеральный директоры — Наталья Рябова. Фондның максаты — балалар һәм яшүсмерләр иҗатын үстерү һәм пропагандалау, аларны сәнгатьтәге, педагогикадагы яңа юнәлешләр, яшь композиторлар, шагыйрьләр, режиссерлар иҗаты белән таныштыру, сәләтле балалар белән эшләүче педагогларның квалификациясен һәм һөнәри әзерлеген камилләштерергә ярдәм итү, аларның абруен күтәрү, Русия һәм чит илләрнең мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге әйдәүче педагоглар тәҗрибәсенә таянып, сәләтле балаларны тәрбияләү, аларны илгә, дөньяга таныту.


Шушы максаттан менә инде унбиш ел дәвамында конкурслар, семинарлар, мастер-класслар, фәнни-гамәли конференцияләр үткәрелә. Иҗтимагый хәрәкәт буларак кына башланган бу эшчәнлек хәзер Русиядә генә түгел, Америка, Италия, Болгария, Словакия, Германия, Франция, Испания, Греция, Украина, Австрия кебек илләрдә киң таралды. Фонд штаб-квартирасы Парижда һәм Каһирәдә урнашкан халыкара фестивальләр ассоциациясенә керә. Фондның эшчәнлеген дөньяга тараткан гамәлләрнең берсе — “Роза ветров” конкурсы. Конкурста гомуми, өстәмә белем бирү, махсус сәнгать һәм мәдәният учреждениеләрендә шөгыльләнүче 19 яшькә кадәрге сәләтле балалар катнаша ала.
Конкурс хореография, вокал, халык уен кораллары, инструменталь музыка номинацияләре буенча үткәрелә. Катнашучыларга “лауреат” —1, 2, 3 премияләр , “дипломант” — 1, 2, 3 дәрәҗә дипломнары, “катнашучы” исемнәре бирелә. Төбәкләрдә үткәрелгән сайлап алу конкурсларында җиңүчеләр Мәскәүдәге финал бәйгесендә катнаша һәм Франциядә, Италиядә, Болгариядә һәм башка илләрдә уздырылучы халыкара фестиваль һәм конкурсларда катнашырга чакыру ала.
Башкортстаннан да конкурста катнашучылар һәр елда булып тора. 2008 елда, мәсәлән, Миякә районының балалар музыка мәктәбендә тәрбияләнүче Айгөл Әхмәтшина Мәскәүдә үткәрелгән финал конкурсында “Халык җыры” номинациясендә III дәрәҗә дипломант исеменә лаек булды һәм “Академик вокал” номинациясендә диплом белән бүләкләнде. Сәләтле кыз Италиядә уздырылган конкурста катнашу хокукы алды.
Быел җәй алар укытучысы Минзәлә Арсланова белән шушы “Роза ветров” конкурсының Италиядә уздырылганында катнаштылар. Адриатик диңгез буенда утырган Римини шәһәрендә уза конкурс. Анда Русиянең Сургут, Сызрань һәм Башкортстанның Кыргыз-Миякә сәләтлеләре АКШ, Италия, Болгария, Словакия, Германия кебек ил балалары белән осталыкта көч сынаша. Конкурста катнашучылар белән шәһәрнең мэры очраша, истәлекле бүләкләр тапшыра. Моннан тыш укучылар Италиянең тарихи урыннарында экскурсиядә була, сәнгать осталары концертын карый. Дөньяның төрле илләреннән җыелган сәләтле балалар һәм аларның педагоглары өч атна буе сәнгатьнең могҗизалы тәэсирендә яши.
Талантлы педагог Минзилә Арсланованың укучылары быелгы конкурста да катнаша. Алар — Назгөл Нәгыймова белән Мәдинә Йосыпова. Дипломант исеменә лаек булган кызлар 2010 елда Сочида узачак VI халыкара “Workshop” конкурсында катнашу хокукына ия була. Киләсе елда булачак Бөтенрусия конкурсына да өч укучысын әзерли педагог. Алар — Рушан Фәхретдинов, Гүзәл Арсланова, Алена Сайранова.
Минзәлә Арсланова сәләтле балалар белән эшләүдә — тәҗрибәле педагог. Егерме елдан артык балаларда музыкага, җырга, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү дәверендә аның укучылары нинди генә конкурсларда катнашмый һәм Миякә районын ил күләмендә танытмый. Минзәлә Ирек кызы үз тәҗрибәсе белән уртаклашып гәзит битләрендә, конференцияләрдә чыгыш ясый. Аның уку программалары өчен методик эшләнмәләре бар. Балаларга музыка тәрбиясе бирүдәге, зәвык тәрбияләүдәге уңышлары өчен ул Миякә район хакимиятенең, республика укыту-методик үзәгенең һәм укучыларын бәйгеләргә әзерләгән өчен конкурсларның оештыру комитетларының бихисап Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.
Минзәлә Арсланова кебек үз эшен яраткан, балалар белән армый-талмый шөгыльләнүче мондый педагоглар барда сәнгатькә, мәдәнияткә тартылучы сәләтлеләр саны артыр, диясе килә.
Читайте нас: