+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 ноябрь 2009, 02:00

Халыклар бердәмлеге көне мәйданга җыйды

Тарихыбызны искә төшерсәк, 1612 елның 4 ноябрендә Кузьма Минин белән Дмитрий Пожарский җитәкчелегендәге халык ополчениесе сугышчылары Мәскәүне поляк интервентларыннан азат итә. Бу җиңүгә халыкның бердәмлеге нәтиҗәсендә ирешелә. Ул чорда төрле милләт, төрле дин кешеләре бергә оешып, Туган илне, дәүләтне дошманнардан сакларга чыга. Бу безнең илнең киләчәге өчен бөтен халыкның берләшүе була.

Кичә “Бердәм Русия” сәяси партиясе белән берлектә республиканың шәһәр һәм районнарында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан тантаналы чаралар, ярминкәләр, спартакиадалар үткәрелде. Уфада бу чара урыс дәүләт академия театры каршында бәйрәмгә багышланган тантаналы митинг рәвешендә үтте. Анда “Бердәм Русия” партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе сәяси советы секретаре, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары катнашты. Театр каршына кулларына шарлар, плакатлар тоткан “Бердәм Русия” партиясе әгъзалары, югары һәм һөнәри уку йортлары студентлары, ял һәм бәйрәм итүче халык җыелды. Бу көнне бергәләп фотога төшүләр, патриотик җырлар башкару да бәйрәмгә ямь өстәде.
“Бердәм Русия” төбәк сәяси советы секретареның беренче урынбасары Шамил Биккулов чыгышында тарихка кыскача байкау ясады, әлеге бәйрәмнең сәяси һәм гражданлык әһәмиятен ассызыклады, бүгенге кризис шартларында партиянең роленә һәм эшчәнлегенә тукталды.
Дәүләт думасы депутаты Ринат Сәгыйтов, “Бердәм Русиянең Яшь гвардиячеләре”нең төбәк штабы начальнигы урынбасары Константин Канунников та чыгышларында тарихи вакыйгаларны онытмаска, аларны һәрвакыт истә тотарга һәм билгеләргә чакырдылар.
Бүген барыбызга да көчле Русия кирәк. Без барыбыз да бүген бер зур йортта — Русиядә яшибез, шуңа да бөек илебез, аның киләчәге өчен без җаваплы. Катнашучылар “Русиягә ышанабыз! үзебезгә ышанабыз!”, “Бергә булганда без җиңәчәкбез!” дигән сүзләрне берничә тапкыр күмәкләшеп кычкырды. Митингтан соң бай бәйрәм концерты күрсәтелде.
Читайте нас: