+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 ноябрь 2009, 02:00

Кризис дип мәдәни чаралар тукталырга тиеш түгел

Утырышта Башкортстан Президентының Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында күрсәтелгән бурычларның мәдәният һәм милли сәясәт өлкәсендә үтәлү барышы тикшерелде. Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, мәдәният һәм милли сәясәт министры Илдус Илешев билгеләвенчә, министрлык Юлламада куелган бурычларны үтәгәндә Хөкүмәт тарафыннан расланган “Башкортстан халыклары”, “Башкортстан халыклары фольклорын өйрәнү, тергезү һәм үстерү программасы”, “Туган телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” кебек республика дәүләт программаларына нигезләнеп эшли. Мәдәният өлкәсе ул — театр, концерт, тамашалар гына түгел, милләтара мөнәсәбәтләр тигезлеге дә дигән фикерне ассызыклады министр.


Министрлыкның тугыз айлык эшчәнлегенә йомгак ясаганда Илдус Илешев икътисади кризиска карамастан, республикада киң күләмле мәдәни чаралар үткәрелүен куанычлы хәл буларак билгеләде. Болар: Рудольф Нуриев исемендәге ХV халыкара балет, республикада уздырылучы “Театр язы” фестивальләре, сынлы сәнгать өлкәсендә III республика һәм “Большая Волга в Москве” дигән рәссамнар күргәзмәләре, Башкортстан халыклары ассамблеясенең
II съезды, халык иҗаты өлкәсендә 30дан артык зур чара, шәҗәрә бәйрәмнәре, “Роза ветров” мәрхәмәтлелек фондын Агыйдел шәһәрендә кабул итү һәм башкалар. Моннан тыш, иҗади коллективлар республикадан читтә гастрольләрдә булып, милли мәдәниятне үстерүгә, халыклар арасында дуслык, туганлык бәйләнешләрен ныгытуга зур өлеш кертте. М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры Төркиядә һәм Казанда фестивальләрдә катнашты. Истанбулда ел саен оештырылучы сабантуй халыкара статус ала бара.
Уңышлар белән беррәттән, мәдәният һәм милли сәясәт министры икътисади кризис йогынтысы аркасында килеп туган авырлыкларны да барлады. Бу китапханә, клублар эшчәнлегендә үзен нык сиздергән. Илдус Илешев музейлар эшчәнлегендәге мөмкинлекләрнең барысы да файдаланылмавын да атап үтте. Шул уңайдан мәдәният хезмәткәрләрен, мәдәният бүлекләре җитәкчеләрен халык белән эшләүгә, ягъни клублары булмаган авыл халкын төрле мәдәни, иҗади чараларга җәлеп итүдә активрак булырга чакырды.
Кинематография өлкәсендә башкарасы эшләр дә, художество һәм сәнгать мәктәпләрендә кадрлар әзерләү, гомумән, һөнәри белем бирү өлкәсендәге бурычларга да министр аерым тукталды.
Киңәйтелгән утырышта шулай ук мәдәният һәм сәнгать учреждениеләрендәге финанс-хуҗалык эшчәнлеге торышы турында мәдәният һәм милли сәясәт министры урынбасары Р. Биглова, Президент Юлламасы үтәлешенең төбәктәге торышы турында Бишбүләк районы хакимияте башлыгы Н. Гатауллин докладлары, икътисади үсеш министры урынбасары Л. Мәҗитова чыгышлары тыңланды, алар буенча фикер алышынды.
Читайте нас: