+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 ноябрь 2009, 02:00

Студентлар өй туйлады

Кичәге көн Уфа дәүләт нефть техник университеты тормышында мөһим вакыйга белән билгеләнде. Комплекслы капиталь төзекләндерүдән соң механика факультетының 3нче тулай торагы файдалануга тапшырылды. Аны ачу тантанасында Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов, Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Павел Качкаев, башка җитәкчеләр катнашты. 1971 елда сафка кергән бина 38 ел эчендә шактый туза һәм заман таләпләренә җавап бирми башлый. Капиталь төзекләндерү барышында биредә түбә, идән, тәрәзәләр, җылыту һәм электр белән тәэмин итү системасы тулысынча яңага алыштырыла. Әйтергә кирәк, барлык ремонт эшләре Ростехнадзор, Роспожнадзор һәм Роспотребнадзорның таләпләренә төгәл ярашлы башкарыла.

Әйтик, бина тулысынча энергия саклаучы лампалар белән җиһазландырылган. Тантанада билгеләнүенчә, бу ай саен 20-25 мең сум акчаны янда калдыру мөмкинлеге бирәчәк. Тулай торактагы барлык бүлмәләргә дә Интернет челтәре, 54 каналлы кабель телевидениесе үткән. Һәр бүлмәдә шулай ук яңа мебель, йомшак инвентарь һәм суыткыч бар. Бер сүз белән әйткәндә, студентларга уңайлы тормыш өчен бөтен шартлар тудырылган.
Моннан тыш, физик күнекмәләр өчен тулай торакта спорт бүлмәсе, ял һәм уку бүлмәләре каралган. Авырган студентлар исә савыкканчы шулай ук аерым бүлмәдә сәламәтлеген ныгытачак. Бу йогышлы чирләргә тулай торакта таралырга юл куелмасын өчен эшләнгән. Яңа бинада студентларның ата-аналары мәнфәгатьләре дә игътибардан читтә калмаган. Хәзер мондагы ул-кызларының хәлен белергә килгән ата-аналарга төнгә тукталу өчен шәһәр буйлап урын эзлисе юк, төзекләндерелгән бинада алар өчен махсус кунак бүлмәсе каралган.
Гомум алганда, ремонт эшләренә һәм мебель сатып алу өчен 65,6 миллион сум тотынылган. Шуның 26 миллион сумы Русия казнасыннан бүленгән. Шунысын да билгеләп үтү мөһим: барлык эшләр дә диярлек республика предприятиеләре тарафыннан башкарылган.
Мөһим вакыйга уңаеннан ихлас тәбрик итеп, республика Президенты Мортаза Рәхимов заманча тулай торакны файдалануга тапшыру, һичшиксез, студентларның белем сыйфатында да уңай чагылыш табар, дигән ышаныч белдерде.
— Гомумән, уку йортларында студентларга уку өчен тиешле шартлар белән бергә, уңайлы яшәү шартлары да булырга тиеш. Бу уңайдан Уфа дәүләт нефть техник университетындагы эш тәҗрибәсе хуплауга лаек, — диде Президент.
Үз чиратында уку йорты ректоры Айрат Шаммазов Русиядә — Яшьләр елы, Башкортстанда Яшьләр башлангычларын яклау һәм үстерү елы кысаларында башкарылган әлеге мәһабәт төзелеш һәм һәрдаим игътибар өчен республика һәм шәһәр җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
Әйтергә кирәк, бу әлеге уку йортындагы беренче төзелеш кенә түгел. Әйтик, 2003 елда университетның үз акчасы исәбенә Кольцевой урамында гомум мәйданы 10121,9 квадрат метр булган фатир тибындагы 10нчы тулай торак файдалануга тапшырылган иде. Аның шактый өлешен укытучылар һәм уку йорты хезмәткәрләре өчен фатирлар алып тора.
Шушы ук көнне университетның бер төркем укытучыларына һәм хезмәткәрләренә яңа фатирларга сертификатлар тапшырылды.
— Өй эчегез балаларыгызның шатлыклы елмаюыннан балкып торсын, — диде бәхетле ата-аналарга сертификатларны тапшырып Мортаза Рәхимов. Үз чиратында сертификат алучы гаиләләр яшь галимнәргә мондый игътибар һәм хөрмәтнең Башкортстанда гына булуын сызык өстенә алды.
Тантанадан соң җитәкчелек төзекләндерелгән тулай торакның яңа бүлмәләрен карады, анда яшәүче студентлар белән аралашты, уку йорты җитәкчелеге белән университетның киләчәк үсеш юнәлешләре турында фикер алышты.
Читайте нас: