+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 декабрь 2009, 02:00

Тверьдән — диплом белән

Шушы көннәрдә Аксен авыл хуҗалыгы техникумыннан куанычлы хәбәр алдык: аның вәкилләре Тверь шәһәрендә үткән алтынчы бөтенрусия смотр-конкурсында зур уңышка ирешкән. Әлеге дәрәҗәле конкурс авыл хуҗалыгы юнәлешендәге урта махсус уку йортлары студентларының фәнни-тикшеренү эшләрен караган. Безнең республикадан барган Аксен, Баймак һәм Кушнаренко техникумнары илебезнең 37 аграр уку йорты арасында яхшы күрсәткечләр белән аерылган.

Бигрәк тә аксенлылар уңышлы чыгыш ясаган һәм призлы өченче урын яулаган. Шушы абруйлы һәм зур тарихлы техникумның агрономия бүлекчәсендә белем алучы 3нче курс студенты Павел Сычковның “Башкортстан Республикасындагы Урал алды дала зонасында бәрәңге сортларын сынау” дигән фәнни тикшеренүләре өченче дәрәҗә диплом белән билгеләнде. Павелның җитәкчесе – техникум директорының фәнни эш буенча урынбасары, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Зәки Сафаров.
Читайте нас: