+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 декабрь 2009, 02:00

Бәхет кешенең үз кулында

— Хәзер яшьләр бәхет эзләп читкә чыгып китми, туган җирләрендә төпләнеп дөнья көтәргә тырыша, — ди Туймазы районының Сәрән авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Фәнзил Мостафин. — Күпләре йорт тергезә. Мисал өчен, үрнәкле яшь гаиләләрнең берсе – Раушания һәм Хәмит Җиһандаровлар үз көчләре белән матур, яңа йорт салып керде. Өч бала тәрбияләп үстерәләр. Авыл тормышының уртасында кайнап яшәүләре өчен халык аларны хөрмәт итә. Зур ышаныч белдереп, Раушанияне авыл Советы депутаты итеп сайладылар.

Гадәттә, яшьрәк ир кеше үзе турында бик сөйләнеп бармый. Хәмит Җиһандаров та тыйнак егет булып чыкты.
— Шушы авылда туып үстем. Мин — гаиләдә төпчек бала, — диде ул. — Олы абыем Хәлим Кандрада яши. Хәзер инде ул бораулаган нефть скважиналарының исәбе-саны юктыр. Калган өч ир туган авылдабыз. Заһир абыем белән Кандрадагы янгын сүндерү депосында эшлибез.
Ә Кандра-Котый авылы кызы Раушания Үрмәкәйгә килен булып төшкән. Читтән торып Башкортстан дәүләт педагогия университетының филология факультетын тәмамлаган. Байтак еллар инде авылдагы мәктәптә укыта, урыс теле белән бергә татар теле һәм әдәбиятыннан балаларга гыйлем бирә.
— Әлбәттә, мәктәптә балалар азрак. Ләкин киләчәктә укучыларыбыз артыр, дип өметләнәбез. Демографик хәлне яхшыртуга үзебез дә өлеш кертәбез, — дип елмая хуҗабикә. — Бәләкәчебез Аделина 10 айлык булды. Өлкән кызыбыз Алина Кандраның 2нче урта мәктәбендә укый. Уртанчы кызыбыз Розалина 4нче сыйныфта белем ала.
Без башта берничә ел бианай һәм биатай белән бергә яшәдек. Алар, көчегез һәм мөмкинлегегез барда үзегезнең дөньяны корыгыз, диде. Хәмитнең картәтисеннән калган нигезне яңарттык. Торырга урын булгач, тәүдә каралты-кура төзедек, мунча салдык. Аннары йорт күтәрүгә тотындык. Төзегәндә туганнар, әткәйләр ярдәмләште. Дәүләттән бернинди ярдәм сорамадык. Ул вакытта социаль программалар турында бик ишетелмәде дә шикелле. Хәзерге көндә яшьләр йорт төзегәндә дәүләттән зур ярдәм ала. Без инде “яшьлек чиген” — 35 яшьне узып киттек. Өченче ел йортыбызны төзеп бетереп кердек.
Авылда бүген җитеш тормышта яшәү өчен шәхси хуҗалыгыңны үстерергә кирәк. Уңган Җиһандаровлар ихаталарында ишле мал асрый, күпләп кош-корт тота. Ел саен бер-ике баш яшь мал суеп саталар. Кандра базарына барып, үзләре дә хуҗалыкта җитештерелгән төрле продукция белән алыш-биреш итәләр. Өй каршындагы участокның 15 сутыенда бәрәңге үстерәләр, уңышның яртысын базарга чыгарып саталар. Шуның өчен дә күп балалы гаилә акчадан өзелми.
— Кече кызыбыз тугач, ана капиталын алу хокукына да ия булдык, — ди Раушания. — Быел аның 12 мең сумын көндәлек ихтыяҗларга тотыну өчен алдык. Ана капиталының калган өлешен балаларны укытыр өчен файдаланырбыз, дип торабыз. Олы кызыбыз “дүртле”гә, “бишле”гә генә укый. Югары белем алырга аның теләге зур. Өч балалы гаилә булгач, әзме-күпме пособиесен да алып торабыз. Авыл укытучыларына газга, утка түләүдә ташламалар да бар. Тиешле кәгазьләрен күрсәтсәң, шуның акчасын кире кайтарып бирәләр.
Йорт хуҗасы умартачылык белән дә шөгыльләнә башлаган. Шулай да аның иң зур хыялы — трактор сатып алып, җирдә үзаллы хуҗалык итү. Заманында Хәмит ике ел колхозда тракторчы булып эшләгән. — Бүген авылда матур яшәргә була, — ди Раушания. — Без шәһәр тормышын күз алдына да китерә алмыйбыз. Авылда калганга, үз көчебез белән дөньябызны төзекләндергәнгә шатланып бетә алмыйбыз.
Читайте нас: