+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 декабрь 2009, 02:00

“Әллүки” — иң яраткан журналыбыз!

Өченче ел рәттән бөтен балалар бакчасы белән “Әллүки”гә язылган учреждение Илеш районының Югары Яркәй авылында берәү генә. 6нчы “Алтын балык” балалар бакчасына йөрүче нәниләр әти-әниләренең һәм тәрбияче апаларының ярдәме белән журналга алдагы яртыеллыкка да иң беренчеләрдән булып язылып куйды. Әлбәттә, бу эшне оештыруда, һәрвакыттагыча, журналыбызның якын дусты, балалар бакчасы мөдире Лиза Әһәдуллина башлап йөрде. Нәтиҗәдә, киләсе яртыеллык өчен барлыгы 95 бала “Әллүки”гә язылды.


Республикада игълан ителгән “Балалар һәм яшьләр матбугаты атналыгы”на да 6нчы балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре һәм аларның тәрбиячеләре җентекле әзерләнделәр. “Әллүки”гә багышланган чаралар сишәмбедә кечкенәләр төркемендә башланып китте. Бу көнне төркем җитәкчесе Ләлә Батраева балаларга “Әллүки”нең яңа санында басылган шигырьләрне, әкиятләрне укып ишеттерде, “Шәпме? Шәп!” конкурсына фотога төшү оештырылды, республикада татар телендә чыгучы бердәнбер балалар журналы турында әти-әниләр белән фикер алышулар үткәрелде. “Әллүки”дә басылган шигырьләрне балалар чара барышында тәрбияче апаларына сәнгатьле итеп сөйләп күрсәтте.
— “Әллүки” балаларга да, аларның әти-әниләренә дә бик ошый. Киләчәктә дә журналга мотлак язылачакбыз, чөнки ул, методик кулланма буларак, безгә эшебездә дә бик ярдәм итә, — диде Ләлә Батраева.
Шундый ук чаралар атна дәвамында балалар бакчасының барлык төркемнәрендә дә уздырылды.
Читайте нас: