+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 декабрь 2009, 02:00

Тормыш дәвам итә!

РФ Социаль страховкалау фондының Төбәк бүлекчәсендә кичә 50 инвалидка машиналар тапшырылды. Русия Федерациясенең 125нче законына ярашлы, республикада 2001 елдан производствода бәхетсез очракка тару һәм имгәнү нәтиҗәсендә инвалидлык алган 720 кешегә автомашиналар бирелгән. Элек андыйлар “Ока” автомобиле ала иде, хәзер предприятие аны чыгаруны туктаткан. Гарип кешеләргә җайлаштырылган транспорт бүген “ВАЗ” заводында җитештерелә. Быел республикада 145 кешегә “пятерка” ачкычлары тапшыру каралган, шуларның иллесен фондның төбәк бүлекчәсе Халыкара инвалидлар көнендә өләште.

— Производствода бәхетсезлеккә тарыган кешеләр тиешле льготалардан файдалана: мохтаҗлар шифаханә-курорт дәвалавы, тернәкләндерүнең техник средстволары, протез-ортопедия чаралары белән тәэмин ителә. Ә бүген сезгә тапшырылган автомобильләр тормышыгызны бераз җиңеләйтсә, без бик шат булачакбыз, — диде Төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Марат Латыйпов, җыелучыларны тәбрикләп.
71 яшьлек Илдус Шәртдинов Тәтешле районының Кашкак авылыннан килгән. Моннан унсигез ел элек басулар торышын тикшереп йөргәндә мотоциклында һәлакәткә тарыган абзыйның аягын кисәләр. Шуннан бирле ул II группа инвалиды. Шул көенә алты баласын тәрбияләп аякка бастырган, хәзер инде 12 оныгының уңышларына сөенеп яши. 2001 елда Илдус абзыйга “Ока” автомобиле биргән булганнар, бүген ул “Жигули”га утырып кайтып китте.
Автомобиль ачкычы алучылар арасында Туймазы районының Собханкул поселогында яшәүче Фатих Шәвәлиев тә бар иде. Ул моннан ун ел элек 37 генә яшендә төзелештә эшләгәндә биектән егылып төшкән. Шунда арка сөяге сынып, бер аягын кисәргә туры килгән. Фатих абый да бер “Ока”ны “туздырган” инде.
— Менә “Жигули”лы да булдык. Ләкин торак мәсьәләсе хәл ителмичә калды, шул җанны әрнетә. Бер бүлмәле фатирда дүрт кеше яшибез, — дип борчыла ул.
Стәрлетамак шәһәреннән килгән 61 яшьлек Мансур Усмановның инвалид коляскасына береккәненә 30 ел. Себердә эшләгәндә бәхетсезлеккә тарыган абзый инде дүртенче машинасын алырга килгән. “Хөкүмәткә рәхмәт, транспортын да, акчасын да бирә, шөкер итеп яшисе дә яшисе”, ди ул.
Гомумән, бу көнне җитәкчелеккә рәхмәт әйтүчеләр күп булды. Уфа шәһәрендә яшәүче Илмира Хәкимова машинаның чыннан да хәрәкәтләнү чарасы икәнлеген ассызыклап үтте.
— Поликлиникага, кибеткә барырга интегеп утырган вакытлар була, ишек төбендә машина торгач, тормышлар күпкә җайланачак. Гарипбез дип, өйдә генә бикләнеп ятасы килми, дөнья күрәсе, кешеләр белән аралашасы килә. Шушы мөмкинлекне тудырдыгыз, рәхмәт барчагызга да, — диде ул, шатлык яшьләрен яшермичә.
Читайте нас: