Адәм баласы эшләргә һәм үзе теләгәнчә ял итәргә тиеш. Ял итү урыннары бездә бүген бик күп. Теләгән һәркем театр, концертка барып, менә дигән итеп ял итеп кайта ала. Әмма заман модасы шулай: ял итү урыны итеп бүген күп яшьләр һәм олырак кешеләр дә төнге клубларны сайлый. Шуңа шәһәрләрдә берсеннән-берсе матур клублар гөмбә кебек калкып чыгып тора.
Шулай Уфадагы бер танышым төнге клуб эшчәнлегеннән тәмам гаҗиз булган. Баксаң, ул яшәгән биш катлы йортның беренче катында кафе ачканнар. Һәр кич музыка акыртулары, ә инде ял көннәрендә туйлар, кичәләр, очрашулар үткәрүләре бу йортта яшәүчеләрнең теңкәсенә тигән. Кая гына бармаган да кемгә генә хат язмаган алар! Ярдәм кулы сузучы кеше табылмаган.
— Без, ярый, пенсионерлар, хәзер көндез йоклап алырга тырышабыз, чөнки иртәнгә кадәр музыка, тавыш-гауга тыңларга әзерләнәбез. Ә иртән торып эшкә китүчеләргә нишләргә? Иң хәвефләндергәне — шарт-шорт аткан фейерверклар. Балконга ут төшмәсә, тәрәзәләр ватылмаса ярар иде, дип куркып торабыз. Бу шартлату тавышына өй алларындагы машиналарның сигнализацияләре кушылып эшли башлау да нервыларыбызны какшатты. Бу башбаштаклыкка кайчан чик куелыр икән? — дип зарланды танышым.
Әйе, биек йортлар подвалында урнашкан кафе, ресторан язуларын күргән саен бу апаның сүзләрен искә төшерәм. Чынлап та, мондый күңел ачу урыннарын шәһәр читендә эшләп булмый микәнни? Аңлавымча, андый урынга барыр өчен кесәң калын булырга тиеш. Төне буе клубта бәйрәм итеп, көнозыны йоклаучылар нинди акчага шулай типтерә? Һәрхәлдә тир түгеп тапкан акчасын шулай сарыф итәләрдер дип уйламыйм.
Боулинг, бильярд уеннары, кино, дискотека заллары, ресторан үз хуҗасына ай саен уртача 400-500 мең доллар акча китерә икән. Типсә тимер өзәрдәй яшьләрнең беркайда да эшләмичә, ата-аналарының акчаларын шушындый төнге клубларда калдырып йөрүләре аяныч. Шәһәр дәваханәләренә дә нәкъ төнге клубларда җәрәхәтләнүчеләр күбрәк китерелә.
Бүген республикада 297 күңел ачу урыны бар. Пермьдә булган очрактан соң шушы көннәрдә республикадагы барлык күңел ачу урыннарын янгын сүндерүчеләр белән берлектә комиссия тикшерде, алар эшчәнлегендә бик күп җитешсезлекләр булуын ачыклады. Алар шул җитешсезлекләрне бетергәнче ябылырмы? Статистика күрсәтүенчә, клуб, кафе хуҗалары, нигездә, ачыкланган җитешсезлекләрнең 27 процентын гына үти икән. Башкача әйтсәк, төнге клуб хуҗалары өчен акча беренче урында, ә кеше хәвефсезлеге икенче планда булып кала.
Шулай икән, халыкның тынычлыгын бозучы, яшьләрне юлдан яздыручы, кеше гомеренә хәвеф белән янаучы төнге клублар эшчәнлеге кемнәр файдасына?