+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 декабрь 2009, 02:00

Дейвид дәресләре “тәмле” булды!

Бөек Британиядән килгән кызыклы шәхес — инглиз теле укыту буенча эксперт Дейвид Сиббалда белән саубуллашыр вакыт та килеп җитте. Уфа шәһәренең 39нче гимназиясендә белем алучы 9нчы һәм 11нче сыйныф укучыларына эксперт үткәргән интерактив лекцияләрдә катнашу бәхете тиде. Укучыларга Берләштерелгән корольлек җирлегендәге төрле диалектларны һәм инглиз теле вариантларын ишетергә, Дейвид әзерләгән викториналарда һәм уеннарда катнашырга мөмкинлек туды. Иң актив катнашучыларга призлар — Бөек Британиядән алып килгән тәм-томнар таратылды. Дейвид Сиббалда билгеләвенчә, безнең гимназистлар өйрәнелә торган телнең мәдәнияте һәм тарихы буенча тирәнтен белемнәрен күрсәтеп, аны бик гаҗәпләндергән. Бу уңайдан инглиз теле кафедрасы педагоглары һәм ЮНЕСКОның мәктәптәге “AVANTE” клубы әгъзалары “түгәрәк өстәл”гә җыелды. Анда Бөек Британия кунагының биредәге эш нәтиҗәләре һәм “XXI гасыр буыны Европа мәдәниятләре диалогында” проекты кысаларында алдагы хезмәттәшлекнең планнары каралды. Чит телләр укыту буенча экспертларның безнең гимназиягә даими килеп торуы бу хезмәттәшлекнең бер юлы булып тора.


Бөек Британиядән килгән кунагыбыз белән якыннан танышыр һәм Уфабызда алган тәэссоратларын белер өчен мин дә аңа берничә сорау бирергә булдым.

— Исәнмесез, Дейвид. Кәефегез ничек? Уфадан нинди тәэссоратлар белән китәсез?
— Рәхмәт, дустым, барысы да бик яхшы, кәефем бер дигән! Уфа үзе дә, аның халкы да күңелемә хуш килде. 39нчы гимназиядә лекцияләр үткәрү үземә дә ошап китте әле. Синең сыйныфташларың минем белән рәхәтләнеп инглиз телендә аралаша, лекцияләрне аңлап, кызыксынып тыңлап утырдылар. Сорау бирсәң, югалып калмыйлар, кыю укучылар укый сездә!
Башкортстанда төрле милләт халкы яшәгәнен ишетеп белә идем, шуңа да монда килгәч бу халыкның тормышы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән якыннан танышасым килде. Бу уңайдан урыс, татар, башкорт гаиләләрендә һәм бер катнаш гаиләдә кунакта булдым. Мине һәр өйдә матур итеп каршы алдылар, чын күңелдән кунак иттеләр. Хуҗабикәләр әзерләгән милли ризыкларны тәмләп карагач, телемне йота яздым. Һәрберсе үзенчә тәмле! Мин аларны гомер буе ашарга да әзер, билләһи.
— Сез Англиядән алып килгән конфетлар да бик тәмле булды, авызда эреп торалар, рәхмәт тәм-томнар өчен. Башкалабыз театрларына баргансыз дип тә ишеттем әле мин.
— Әйе, әйе. Мин Уфа буйлап йөрергә дә, театрларга барырга да өлгердем. Урыс драма театрында “Русское Варенье” спектаклен карадым, искиткеч күренеш. Анда тормыш чынбарлыгы күрсәтелә. Карамаган булсагыз, сезгә аны барып күрергә киңәш итәр идем. Әлбәттә, Рудольф Нуриевның туган ягына килеп эләккәч, ничек инде балет карамыйча китим ди?! “Ромео һәм Джульетта” балеты йөрәгемә үтеп керерлек җылы хисләр калдырды.
— Русиянең нинди шәһәрләрендә булганыгыз бар?
— Студент елларында миңа бер ел Мәскәүдә укып алу бәхете дә тиде, шуңа да урыс телендә дә бераз сөйләшә беләм. Дөресен әйткәндә, Русияне мин бик яратам. Соклангыч архитектурасы булган Санкт-Петербург — Русиянең иң матур шәһәре. Сезнең илдә еш булырга туры килә, белем арттыра торган форумнарга, семинарларга әледән-әле килеп торам. Шуны да әйтәсем килә, Бөек Британиядә яшәүче күп кенә Русия балаларына, шәхси мәктәп укучыларына опекун буларак ярдәм итәм, аларның проблемаларын хәл итәргә булышам. Димәк, мине әзме-күпме Русия белән туганлык мөнәсәбәтләре бәйли дисәм дә була бит.
— Чынлап та шулай икән бит, Дейвид! Сезнең тормышыгыз бик кызыклы һәм төрле шөгыльләргә бай, дөрес уйлыйммы?
— Бик дөрес. Элегрәк төрле типтагы мәктәпләрдә инглиз, испан телләре һәм математика дәресләре укыттым. Ресторан тоткан чагым да булды. Хәзерге вакытта күпчелек лектор ролендә һәм инглиз теле укыту буенча эксперт буларак танылу алдым. Лингвистика проблемаларына багышланган презентацияләр төзү буенча шөгыльләнәм. Син үзең дә лекцияләр вакытында минем берничә презентация белән таныштың. Шулай ук сәфәрдә йөргәндә бөтен илләр буйлап төрле кызыклы хәлләрне һәм инглиз телендәге гадәти хаталарны җыям. Сәяхәт вакытында кызыклы хаталарны кибет язуларында, урамдагы рекламаларда күрсәм, фотога төшереп алам, интернетта табам. Телнең яңалыкларын, традицияләрен зур теләк белән өйрәнәм.
— Дейвид әфәнде, Уфага килгәндә алдыгызга куйган төгәл максатыгыз булгандыр. Аны үти алдыгызмы?
— Минем төп максатым Уфа укытучыларын һәм укучыларын инглиз теле тарихы белән якыннан таныштыру иде. Шулай ук “Хәзерге заманда инглиз теле”, “Бүгенге Шотландия”, “Бүгенге Бөек Британия” темаларына презентация әзерләдем. Презентация кызыклы уен формасында үтте, укучыларның активлыгын, ихлас кызыксынуларын күреп бик канәгать калдым. Минем эшләрем барысына да аңлаешлы һәм ошарлык булгач, бу инде максатыма ирештем дигән сүз.
— Мин сезнең белән ихлас килешәм. Безнең гимназия укучылары сезнең белән тагын очрашырга әзер.



Читайте нас: