+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 декабрь 2009, 02:00

Өр-яңа ел килә! Сабыйларның елмаюы белән тулсын ул...

Сәгатьләребез ашыга-ашыга иске елның соңгы көннәрен саный. Дөньяга алдан тылсымлы салкын сулышын җибәреп, өр-яңа ел якынлаша. Һәркем аны түземсезләнеп, зур өметләр, матур хыяллар белән көтәдер. Бәйрәм мизгелләрен, әлбәттә, иң ашкынып көткәне – нәниләр. Ә менә алар өчен бәйрәм тантаналары башланды да инде. Кичә гүзәл башкалабыз Уфада шаулап-гөрләп, килгән кунакларның һәммәсен сокландырып, шатландырып Президент чыршысы үтте. Конгресс-холлга республикабызның төрле төбәкләреннән уку алдынгылары, сәләтле балалар җыелды. Тамаша алдыннан аларның берничәсе белән сөйләшеп алдым. Кушнаренко районының Солтанай авылыннан килгән җиденче сыйныф укучысы Айдар Шараев күп балалы гаиләдә тәрбияләнә, мондый бәйрәмгә беренче килүе.



— Биредә шундый матур, күңелле, — ди малай дулкынланып. — Тизрәк Кыш бабай белән Карсылуны да күрәсе килә. Бүләккә нәрсә бирерләр икән... — дип оялчан елмаеп кына өстәп тә куя.
Ә менә Кырмыскалы районыннан килгән Артем Васильев җиденче генә сыйныфта белем алса да, фәнни-тикшеренү эше буенча районда, республикада, хәтта Бөтенрусия буенча беренче урын яулауга ирешкән. Шул ук районнан Умар Османов футбол буенча республикада ике тапкыр чемпион булырга да өлгергән инде.
Башта балалар белән фойеда әкият геройлары аралашты, кечкенәләр алар белән бергәләп уйнады, җырлады, биеде, табышмакларга җавап тапты. Соңыннан һәммәсе залга ашыкты. Балаларны Башкортстан Президенты һәм Хөкүмәте исеменнән Премьер-министр урынбасары, мәдәният һәм милли сәясәт министры Илдус Илешев тәбрикләде. Ул һәммәсенә дә сәламәтлек, яхшы уку, Башкортстанның тулы хокуклы гражданнары булып үсүләрен теләде.


— Укытучыларыгызны, әти-әниләрегезне тыңлагыз, өлкәннәрне ихтирам итегез, тырышып укыгыз, — диде Илдус Гобәйдулла улы һәм балаларга моннан алда гына Яшьләр башлангычларын яклау елының рәсми рәвештә ябылуы турында әйтеп китте. — Бездә балалар проблемаларына һәрвакыт зур игътибар бирелә, яшьләр сәясәте бик җитди куелган, — дип билгеләде.
Яңа елда республикабызның яңа шартларда яшәвенә дә егерме ел тулачагын искә төшерде Премьер-министр урынбасары, бу уңайдан яшь буынны үзләрен лаеклы тотарга өндәде һәм Яңа ел әкияте карарга чакырды.
— Сезгә бәйрәм оештыруга без бик җитди карадык, хәтта Республика көненә дә бу кадәр тырышып әзерләнмәгәнбездер, — дип елмайды Илдус Гобәйдулла улы.
Менә, ниһаять, Яңа ел тамашасы башланды. Минут эчендә залдагы һәркем әкият дөньясына чумды. Балалар гүзәл Кар бөртекләренең бөтерелүен күзәтте, Кыш апаның гүзәллегенә сокланды, хәтта йоклап яткан аюны да уятып, чит планета вәкилләре урлаган Яңа ел төнен кайтарырга ярдәм итеште.
Матур тамашадан һәр бала шат күңел, күтәренке кәеф, кечкенә йөрәге тулы якты хис-кичерешләр һәм, әлбәттә, Кыш бабай бүләге белән таралышты.
Шулай итеп, кичә Конгресс-холл балаларның шат тавышларына күмелде. Тиздән җитәсе өр-яңа ел да сабыйларның көлү тавышлары, шат елмаюлары белән тулы булсын иде.




Читайте нас: