— Яңа елны хезмәт вахтасында каршылаячакмын. Шуңа күрә ялымда улым белән күбрәк бергә буласым килә. Аның белән монда ясалма тауны урнаштырганнан бирле көн дә йөрибез. Район һәм шәһәр хакимиятенә шушындый матур бәйрәм мәйданчыгы эшләтүләре өчен зур рәхмәт! — ди Сергей Юрьевич.
Яңа ел кичендә мәйданны тулысынча үз итәргә өлгергән Арсений монда әнисе, шәһәрнең 7нче санлы мәктәбе укытучысы Алена Николаевна белән киләчәк һәм Себердән Кыш бабай аша бүләкләр җибәргән әтисен искә ала-ала:
— Әни, без әти белән монау таудан шудык, боз өенә кердек! — дип куанычлы тәэссоратлары белән уртаклашачак.