+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 гыйнвар 2010, 02:00

Якташыбыз — “дөнья гражданы” Ул Җир шарының һәр илендә үз кеше

Салаватның 3нче мәктәбен илле ел элек тәмамлаган укучылар Яңа ел бәйрәме алдыннан юбилей кичәсенә җыелды. Бу яңалык шәһәрдә генә түгел, республика күләмендәге вакыйгага әверелде. Бер сыйныфта укыган Рая Карачурина, Маша Ломакина, Рим Хөсәенов, Ваня Сутягин һәм башкалар белән бергә очрашуда Париждан кайткан, БМО каршындагы ЮНЕСКОның штаб-квартирында чирек гасыр әйдәүче белгеч булып эшләүче якташыбыз Евгений Герасимов та катнашты. Башкортстан улы буларак, шәфкатьлелек акцияләре белән дөньяның нинди генә илләрендә булса да, ул һәрчак туган җирен, якташларын сагынып яши, ел саен диярлек туганнарын кайтып күрергә тырыша. Кем соң ул югары дәрәҗәдәге вазыйфаларда озак еллар уңышлы эшләүче Евгений Герасимов?


Туган-тумачаларының сөйләве буенча, Женяга алты-җиде яшь тулганда күрше-күлән еш кына: “Бик акыллы бала үсеп килә”, — ди торган була. Үсмернең әнисе аларга: “Бирсен Ходай, үсеп җиткәч инженер булыр, безне ак ипи белән сыйлар”, дип җавап биргән. Әйе, Женяның балачак еллары илдәге авыр чорга туры килә. Ул дәвердә тамак туйганчы ашау, өстәл өстендә ак икмәк күрү зур бәхет санала. Мәләвез районының Березовка авылында яшәүче Герасимовлар гаиләсендә Женядан башка тагы ике малай һәм биш кыз үсеп килә. Әтиләре Иван Николаевич сугыштан соң алты ел колхоз рәисе, соңрак терлекчелек комплексы мөдире булып эшли, авыл Советы депутаты вазыйфаларын башкара. Әниләре Анна Матвеевна колхозда исәп-хисапчы, сыер савучы, дуңгыз караучы булып эшли. Балалар җиде яшьтән үз йортында, ун яшьлекләре колхоз эшләрендә катнаша. Сугыш чоры балалары буларак, Женя да ул дәвердәге чынбарлык, тормыш авырлыклары белән бик иртә йөзгә-йөз очраша.
— Березовка башлангыч мәктәбендә без нибары сигез бала идек. Барыбыз бер бүлмәдә, бер өстәл артында утырдык. Безне бер укытучы укытты, — дип искә ала Евгений Иванович.
Бишенче сыйныфны Женя күршедәге Җиргән авылы мәктәбендә дәвам итә. Анда җидееллыкны тәмамлагач, әти-әниләре аны арытаба укуын дәвам итү өчен Салават шәһәренә җибәрә. Анда үсмер кысынкы барак шартларында өч ел кеше өстендә яшәп, урта белем ала. Егет укырга һәвәс була, ләкин унынчы сыйныфтан соң югары уку йортына барып керү форсаты тими. Чөнки укулар түләүле. Көне-төне колхозда бил бөксәләр дә, әти-әниләренең Женяны арытаба укытырга акчалары булмый.
Үз тамагын туйдыру, бераз акча эшләү максатында егет Салават нефть химиясе комбинатына эшкә урнаша. Бераздан ул үзе янына башка туганнарын да чакырып ала, аларны да эшкә урнаштыра. Комбинат җитәкчелеге аларга ике бүлмәле фатир бирә. Женя нефтехимик һөнәрен тиз үзләштерә, ике ел дигәндә югары разрядлы эшчегә әверелә. Тик ул арытаба укуын дәвам итү, илдәге иң дәрәҗәле уку йорты — Мәскәү дәүләт университетына керү турында хыяллана. Шул теләккә ирешү өчен Евгений өч ел рәттән имтиханнар тапшырып карый, ләкин максатына ирешә алмый. Соңгы тапкыр бәхетен сынап караганда университетка керү өчен уннан бер балл гына җитми. Бу аянычлы хәл егетне нык борчуга сала. Шулай да ул түзә, күңел төшенкелегенә бирелми, тагы да Салаватка кайтып, заводта эшен дәвам итә.
“Салават нефть химиясе комбинатында эшләгән еллар Сездә нинди тәэссоратлар калдырган?” — дигән сорауга: “Иң мөһиме — хәвефле производствода эшләү дәверендә мин үземдә тәртип, җаваплылык кебек сыйфатлар тәрбияләдем. Бу төшенчәләр минем тормышта һәрчак юлдаш булды”, — ди ЮНЕСКОның Париждагы штаб-квартиры хезмәткәре.
Ниһаять, урта мәктәпне тәмамлауга биш ел дигәндә Евгений максатына ирешә, гыйлем тауларының иң биегенә үрмәли башлый. Билгеле, талип егеткә Мәскәүдә дә җиңелгә туры килми. Авылда бушка эшләүче әти-әниләре аңа акчалата ярдәм күрсәтә алмый. Ярый әле Салаватта эшләүче өлкән апасы Нина энесенә ай саен унар сум акча салып тора. Ул да җитми, стипендия дә аз. Евгений лекцияләрдән соң еш кына шәһәр вокзалларында, башка предприятиеләрдә акча эшли.
Укуның соңгы ике елында ул инглиз телен өйрәнү буенча кичке түләүле курсларга да ихлас йөри. Университетны тәмамлагач, Евгений Герасимов Салаватка кайтырга тиеш була. Шулчак көтмәгәндә аңа Кубаның Гавана университетында стажировка үтәргә тәкъдим ясыйлар. Якташыбыз анда барлык тырышлыгын салып, испан телен өйрәнә. Яшь белгеч Кубада чит телләр белән генә түгел, башка мәдәният, сәнгать, төрле халыкларның гореф-гадәтләре, милли йолалары белән дә якыннан таныша. Ул елларда “тынычлык утравы” дип йөртелгән горур Куба башкаласында өч ел уку дәверендә Евгений Герасимов зур юридик әзерлек ала, халыкара хокук мәсьәләләре буенча әйдәүче белгечкә әверелә.
Ике чит тел белүче якташыбыз СССР дәүләте җитәкчелеге тәкъдиме белән ЮНЕСКО штабына эшкә урнаша. Тынычлык һәм шәфкатьлелек миссияләре белән аңа Австралиядән башка дөньяның барлык илләрендә булырга туры килә. Бүген исә күп илләрдә гадәттән тыш хәлләр булганда Евгений Иванович әзерләгән проектлар буенча һәртөрле ярдәм күрсәтә. Ул, ЮНЕСКО карамагындагы “Авторское право” журналының баш мөхәррире буларак, инглиз, француз һәм испан телләрендә чыга торган басманы кытай, гарәп һәм урыс телләрендә нәшер итүгә зур тырышлык сала.
Иосиф Сталинның кызы Светлана Аллилуева да үзенең АКШта басылып чыккан “Письма издалека” дигән китабына гонорар түләнмәү сәбәпле ЮНЕСКОның штаб-квартиры секретаре Евгений Герасимовка мөрәҗәгать иткән һәм акыллы киңәш алган. Евгений Иванович элекке Советлар Союзының күп кенә күренекле шәхесләре — язучылар Анатолий Рыбаков, Мостай Кәрим, Валентин Распутин, композиторлар Андрей Эшпай, Юрий Антонов, шулай ук күп кенә кино артистлары, режиссерлар белән очраша, аларны Парижның, Франциянең тарихи һәм истәлекле урыннары белән таныштыра.
— Үзеңнең шәхси тормышың турында да сөйлә инде, — ди дәрәҗәле кунак белән элек бер парта артында утырган Рузвельт Дәүләтов.
— Хатыным Александра Юрьевна да Мәскәү университетын тәмамлады. Ул бар яклап та минем фикердәшем. Ике бала тәрбияләп үстердек. Дмитрий да, Юрий да һөнәрләре буенча реклама белгечләре. Алар безнең белән бергә Франциядә яши, — ди якташыбыз.
— Көнбатыш илләрендә булганнар, безнең тормышка караганда анда күпкә яхшы, оҗмахка тиң, ди. Чынлап та шулаймы?
— Кешегә беркайда да алдан әзерләп куелган оҗмах юк. Көнбатыш илләренең дә яхшы һәм яман яклары бар. Уңай як дип шуны сызык өстенә алырга мөмкин: Франциядә, мәсәлән, законлылык, гражданнарның хокук нормаларын үтәү, саклау — хөкүмәтнең мөкатдәс бурычларының берсе. Мин анда чит ил кешесе саналсам да, үземне һәрчак иркен тоям. Минемчә, тагы 40-50 елдан Русиядә дә халык шундый ук дәүләт яклавы астында булачак. Ә инде җинаятьчелеккә килгәндә, ул кимчелек һәр илдә бар.
— Евгений, син үзеңне нинди ил гражданы дип саныйсың?
— Билгеле, Русия гражданы. 23 ел мин Берләшкән Милләтләр Оешмасының зәңгәр паспортын йөрттем. Без үзебезне “дөнья гражданы” дип саный идек. Хәзер ул паспорт юк. Шулай да мин теләсә нинди илгә бара һәм анда яши алам. Франциядә дә минем паспортым бар. Әлегә без балалар белән анда яшибез. Соңрак күз күрер, бәлки Русиягә дә кайтырбыз. Һәрхәлдә, минем Мәскәүдәге фатирым бүген дә саклана, — ди якташыбыз Евгений Герасимов.


Читайте нас: