+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 февраль 2010, 02:00

Иминлек тәэмин итү өчен

Форумны ачу тантанасында Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Рафаил Диваев, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча баш идарәсе начальнигы Марат Мәһәдиев, Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Павел Качкаев һәм башка рәсми кешеләр катнашты.


Рафаил Диваев, Республика елында кризис тәэсире кимергә һәм Башкортстанның арытаба социаль-икътисади үсеше һәм чәчәк атуы өчен нигез салынырга тиеш, диде. Ул, хәзерге шартларда иминлекне тәэмин итү проблемасы беренче планга чыга, дип билгеләде. Бу күргәзмә хәвефсезлек һәм элемтә өлкәсендәге фәнни-техник казанышларны, аларны гамәлдә файдалану мөмкинлекләрен чагылдыра.
— Күп планлы “Хәвефсезлек-2010” форумы республиканың барлык көч структуралары хезмәттәшлеген ныгытуга тагын бер адым булачак, аларның матди-техник базасы, һөнәри осталыгы үсешенә этәргеч бирәчәк, мәгълүмати технологияләрне файдалану тармагы киңәячәк, — дип билгеләде Рафаил Диваев.
“Хәвефсезлек” төбәкара махсуслаштырылган күргәзмәсе унҗиденче тапкыр үткәрелә. Ул “Хәвефсезлекне тәэмин итүнең техник чаралары”, “Мәгълүматны саклау системалары, чаралары һәм махсус техник чаралар”, “Хезмәтне саклау”, “Янгын хәвефсезлеге системалары һәм чаралары”, “Каравыл һәм детектив хезмәтләре”, “ЮХХДИның техник чаралары” кебек бүлекләрдән тора. “Хәвефсез йорт” махсус күргәзмә проекты тәкъдим ителә. Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе, Чиләбе, Екатеринбург, Самара, Омск, Ижевск, Уфа һәм башка шәһәрләр кампанияләре үз экспонатларын куйган.
“Элемтә. ИнфоКом-2010” махсус күргәзмәсендә элемтә технологияләре һәм чаралары тәкъдим ителә.
Оештыручылар чарада катнашучыларга үз эшчәнлекләре турында сөйләргә һәм өзлексез инновацион процесс барган тармакның яңа эшләнмәләрен презентацияләргә мөмкинлек бирә. Катнашучылар арасында Мәскәү, Самара, Казан, Дондагы Ростов, Пермь шәһәрләре һәм республикабыз башкаласы кампанияләре бар. Иң зурларның берсе — “Башинформсвязь” җәмгыяте.
Читайте нас: