+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 февраль 2010, 02:00

Яшь галимнәрне дәртләндерү — ил киләчәген кайгырту

Фәнгә яшьләрне күпләп җәлеп итү, китүенә чик кую дәүләтнең стратегик бурычы санала. Билгеле, икътисади үсешкә һәм башка уңышларга ирешү өчен фәннең бөтен тармакларын да үстерү зарур. Башкортстан әлеге юнәлешкә элек-электән хөкүмәт дәрәҗәсендә игътибар бүленгән төбәкләрнең берсе санала. Кичә Республика йортында Башкортстанның яшь галимнәренә грантлар тапшыру тантанасы үтүе дә шуның ачык бер мисалы.


— Башкортстанда фәнгә һәм яшь галимнәргә җитди игътибар бүленә, — дип билгеләде чыгышында Хөкүмәт Премьер-министры Раил Сарбаев. — Республикада фән һәм техника өлкәсендә дәүләт яшьләр премияләре тапшырыла. Фән дөньясында казанышларга ирешкән 15 докторант һәм 55 аспирант Башкортстан Президенты стипендияләренә лаек булды. Республика максатлы программасы кысаларында 2009 елдан башлап чит ил фәнни үзәкләрендә һәм мәгариф учреждениеләрендә белемнәрен камилләштерергә теләүчеләргә Башкортстан Хөкүмәте грантлары тапшырыла. Сезнең арада нанотехнология һәм фәннең башка алдынгы өлкәләрендә казанышларга ирешкәннәр байтак. Бүген тапшырылачак грантлар сезне яңа үрләр яуларга дәртләндерсен. Илнең якты киләчәген тәэмин итү өчен чимал сатуга нигезләнгән икътисадтан җитештерүгә корылганга күчү зарур. Инновацияләргә дә йөз белән борылу мөһим. Бу максатларга ирешкәндә без нәкъ сезгә, алдынгы карашлы, сәләтле яшьләргә таяначакбыз. Уңышлар сезгә!
Арытаба Премьер-министр грантлар тапшырды. Тантаналы чарадан соң яшь галимнәр исеменнән Башкортстан Фәннәр академиясенең Гуманитар тикшеренүләр институты фәнни хезмәткәре Юлдаш Йосыпов сүз алды.
— Бүгенге көн безнең күңелдә мәңгегә истә калачак. Чөнки грант матди ярдәм генә түгел, яшь галимнәргә ихтирам, хөрмәт күрсәтүнең бер чагылышы да. Бу уңайдан Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимовка, Премьер-министр Раил Сарбаевка һәм республика Хөкүмәтенә барыбыздан да чиксез рәхмәт сүзләре җиткерәм! Без өметләрне аклап, республиканың чәчәк атуына үз өлешебезне кертү өчен зур көч салачакбыз! — диде ул.
Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов яшь галимнәргә һәм яшьләрнең фәнни коллективларына дәүләт ярдәме күрсәтү турында указга кул куйгач, 2007 елдан бирле ел саен грантлар үз хуҗасын таба. 50-60 мең сумлык грантларга 35 яше тулмаган фәнни хезмәткәрләр, укытучылар, стажер-тикшеренүчеләр, аспирантлар, докторантлар һәм яшьләрнең биш кешедән торган фәнни коллективлары дәгъва итә ала. Яшь галимнәрнең Русия Федерациясе гражданины булуы һәм Башкортстан территориясендә яшәве — мөһим таләпләрнең берсе. Грантлар фәнни тикшеренүләр үткәрү, фәнни эшләрне әзерләү һәм бастыру, фәнни-методик эшләнмәләр, республика, Бөтенрусия һәм халыкара конференцияләрендә катнашу өчен кире кайтарылмый торган максатлы субсидияләр рәвешендә бүленә. Бу акча илнең һәм чит илләрнең фәнни үзәкләрендә стажировка үтү өчен дә тотылырга мөмкин.
2010 елда конкурска һөнәри белем бирү учреждениеләренең яшьләр фәнни коллективлары һәм яшь галимнәре — 132, фәнни учреждениеләрнең яшьләр фәнни коллективлары һәм яшь галимнәре 69 эш тәкъдим иткән. Уңыш бәхетлеләргә һәм фән дөньясында җитди эзләнүчеләргә елмайган. Аларның берничәсе белән аралашырга насыйп булды. Башкортстан Фәннәр академиясенең Хокукый һәм социаль-икътисади тикшеренүләр институтының өлкән фәнни хезмәткәре Әлфирә Мәҗитова республика яшьләренә патриотик тәрбия бирүнең яңа алымнарын уйлап чыгару белән шөгыльләнә икән. Уфа шәһәре ашыгыч ярдәм күрсәтү дәваханәсенең табиб-хирургы Рөстәм Гәрәев исә республикада беренчеләрдән булып кан басымыннан интегүчеләргә яңа ярдәм күрсәтү өлкәсендә казанышларга ирешкән. Һәр яшь галимнең эше үзенчәлекле булуы грантларның лаеклыларга тапшырылуы турында сөйли.
Бүләкләү тантанасында республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, мәдәният һәм милли сәясәт министры Илдус Илешев, мәгариф министры Зиннәт Аллаяров, Фәннәр академиясе президенты Айрат Шаммазов һәм башкалар катнашты.
Читайте нас: