+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 март 2010, 02:00

Депутатның дипломы яраксыз дип танылган

Башкортстан Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарәсе академиясе 2010 елның 27 февралендәге 52-А карары нигезендә РФ Дәүләт җыелышы депутаты Назаров Андрей Геннадьевичка бирелгән ДВС серияле 0470679 санлы югары һөнәри белем турындагы диплом гамәлгә яраксыз дип танылды. Бу карарны кабул итүгә нәрсә сәбәп булуы турында Дәүләт хезмәте һәм идарәсе академиясе проректоры Римма Федько сөйләде.

— Римма Әхмәтовна, соңгы вакытта җаваплы вазыйфа биләүче А. Г. Назаровның белем турында ялган документ белән файдалануы ишетелде. Бу уңайдан академия суд процессында катнашты. Бу мәсьәлә буенча суд нинди карар чыгарды?
— Әйе, А. Г. Назаров Башкортстан Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарәсе академиясенә укырга кергәндә Казахстан дәүләт идарә академиясе 1995 елның 25 маенда биргән дипломны тапшырган. Башкортстан прокуроры дәгъвасы буенча Уфа шәһәренең Киров район суды 2009 елның 23 октябрендә аның ялган булуын ачыклады. Бу уңайдан Башкортстан Дәүләт хезмәте һәм идарәсе академиясенең А. Г. Назаровка “Менеджмент” белгечлеге буенча “Менеджер” квалификациясе бирү турында Дәүләт аттестация комиссиясенең 2001 елның 27 февралендәге карары законлы түгел дип табылды, һөнәри югары белем турында А. Г. Назаровка бирелгән ДВС серияле 0470679 санлы диплом (2001 елның 28 апрелендә теркәлү саны — 250) суд карары белән гамәлдән чыккан дип табылды.
Башкортстан Югары судының гражданнар эше буенча суд коллегиясе кассацион билгеләмәсе белән Уфа шәһәре Киров район судының карарын үзгәрешсез калдырды, ә А. Г. Назаров вәкиленең кассацион шикаятен канәгатьләндермәде. Бүгенге көндә суд карары көченә керде.
— Академия суд карарын үтәү өчен нинди гамәлләр башкарды?
— Башкортстан Дәүләт хезмәте һәм идарәсе академиясе Башкортстан прокуроры тарафыннан кузгатылган гражданлык эше буенча җавап тотучы булып тора һәм суд карарын үтәде. Академиянең 2010 елның 27 февралендәге 52-А боерыгына ярашлы ДВС серияле 0470679 санлы диплом (2001 елның 28 апрелендә теркәлү саны — 250) гамәлгә яраксыз дип табылды, ә Башкортстан Дәүләт хезмәте һәм идарәсе академиясе Дәүләт аттестациясе комиссиясенең Назаров Андрей Геннадьевичка “Менеджмент” белгечлеге буенча “Менеджер” квалификациясе бирү турындагы карары законга яраксыз дип гамәлдән чыгарылды.
— Икенче җавап тотучы —
А. Г. Назаров суд карарын гамәлгә ашыру өчен ни эшләргә тиеш?
— Уфа шәһәре Киров район суды билгеләнгән тәртиптә суд карары көченә кергәннән соң 10 көн эчендә документны юкка чыгару өчен А. Г. Назаровка гамәлдән чыгарылган югары һөнәри белем турындагы дипломын академиягә тапшырырга кушты. Бүгенге көнгә А. Г. Назаров документны тапшырмады.
— А. Г. Назаров суд карарын үтәгәч, академия нинди чаралар күрәчәк?
— Андрей Назаров суд белән законсыз дип табылган документны уку йортына тапшыргач, академия гамәлдән чыгарылган югары һөнәри белем бирү турындагы дипломны норматив актлар билгеләгән тәртиптә юкка чыгарачак.
Читайте нас: