+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 март 2010, 02:00

Һәр асыл зат үзенчә матур

Күптән түгел Яшьләр мәдәният сараенда “Мисс БДАУ-2010” бәйгесе үтте. Бу дәрәҗәле исемгә лаек булу өчен Башкортстан дәүләт аграр университеты студентлары жюри әгъзаларына төрле яклап сәләтләрен күрсәтте. Алар иң элек үзләре белән таныштырды. Сәхнәдә һәркем үзенчәлекле номер тәкъдим итте. Мәсәлән, Зөлфирә Борһанованың чыгышы залда утыручыларның күңеленә үтеп керде.


— Хати кушаматлы кечкенә этем бар иде. Ул мине мәктәпкә озатып куярга, каршы алырга, хәтта сумкамны күтәрешеп алып кайтырга өйрәнде. Кызганычка каршы, дүрт аяклы дустымның гомере кыска булды. Бу югалтуны бик авыр кичердем һәм хуҗаларына тугры, тормышны ямьләүче Хати кебек хайваннарның гомерен саклап калу өчен биология-технология факультетына укырга кердем, — диде ул.
Ун елдан артык бию серләренә төшенүче, республика, ил күләмендәге байтак бәйгеләрдә җиңүләр яулаган тал чыбыгыдай сыгылмалы Алина Гафарова да игътибарны җәлеп итте.
Асыл затлар үзләре турында төшергән видеороликлар да кызыклы иде. Әлбәттә, һәр чарада социаль юнәлешкә, тәрбиягә дә игътибар бүленергә тиеш. Конкурста катнашучылар тәмәке тартуның никадәр зарарлы булуын плакатлар күрсәтеп сөйләде һәм яшьләргә киңәшләр бирде. “Өйгә эш” конкурсында кызлар үзләрен чын артист, оста биюче итеп күрсәтте. Ахырда сәхнәгә буй-сыннарының бөтен гүзәллеген ачып салган купшы киемнәрдә чыктылар.
Жюри әгъзалары, никадәр авыр булса да, берсеннән-берсе гүзәл, сәләтле тугыз кыз арасыннан бер җиңүчене сайлады. “Мисс БДАУ-2010” исеменә, дипломга һәм кыйммәтле бүләккә икътисад факультетының беренче курс студенткасы Алсу Сәйфуллина лаек булды.
— Бу бәйгедә бәхетемне сынап карар өчен генә катнаштым. Шуңа күрә җиңелсәм дә, һич үкенмәс идем. Көндәшләрем үтә сәләтле булганлыктан, конкурста җиңеп чыгуым көтелмәгән хәл булды. Сәхнәдә үземне чын артистларча тотарга тырыштым. Уңышка ирешергә нәкъ шушы сыйфатым булышлык иткәндер. Номерларны безнең факультетның мәдәни чаралар оештыручысы Эльза Имангулова ярдәмендә әзерләдем. Аңа чиксез рәхмәтлемен. Гомумән, бәйгедә бәхетемне сынаудан тыш яңа дуслар таптым. Минемчә, матур булу өчен мотлак бизәнергә, модалы кием кияргә, 90х60х90 параметрларына туры килергә тырышып диетага утырырга кирәкми. Һәркем үзенчә гүзәл, үзенчә серле. Ә гүзәллекнең төп билгесе рухи матурлыкка кайтып кала.
Туймазы районы Собханкул авылында өченче бала булып дөньяга килгән Алсу укуда да сынатмый, университетның эчке тормышында да актив катнаша. Алты ел фортепьяно серләренә төшенгән, сәнгать мәктәбендә бию түгәрәгенә йөргән булачак менеджерга яңа җиңүләр телик!
Грузин гүзәле, инглиз, немец телләрен биш бармагы кебек белүче Шорэне Шарамберидзе белән эстрада йолдызлары кебек җырлаучы Юлия Таратунина да призлы урыннарга лаек булды. Гүзәллек бәйгесендә катнашкан башка чибәркәйләр дә аерым номинацияләрдә билгеләнде. Иң мөһиме — һәммәсенең дә күңеле күтәренке иде. Димәк, уку йортының яңа йөзен ачкан гүзәллек конкурсы уңышлы үтте.
Йомгаклау тантанасында БДАУ ректоры Илдар Габитов һәм башкалар катнашты.
Читайте нас: