+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 март 2010, 02:00

Хатын-кыз водительләргә — чәчәк бәйләме

Руль артына утыручы хатын-кыз бүген әллә ни зур яңалык түгел, гади күренеш. Ир-атлардан һич тә калышмыйча, хәвеф-хәтәр сагалаучы юлга чыгучы водитель хатын-кызлар артуы бер яклап куанычлы күренеш булса, икенче яклап хафага сала. Башкортстанның ЮХХДИ идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 2009 елда руль артына утырган асыл затлар “маҗараларга” ешрак тарыган. Узган елда аларның игътибарсызлыгы 497 фаҗигале вакыйгага, 47 кешенең һәлак булуына һәм 641 кешенең җәрәхәтләнүенә китергән. Мондый аяныч хәлләрне мөмкин кадәр киметү максатында Эчке эшләр идарәсенең Уфа шәһәре буенча ЮХХДИ инспекторлары Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Ленин мәйданы каршында үзенчәлекле акция оештырды.



— Асыл затлар — үтә җаваплы һәм тәртипле водительләр, — дип билгеләде пропаганда инспекторы Фәрит Исхаков. — Руль артына эчкән килеш утыручылар, хәвефсезлек каешын эләктермәүчеләр, юл кагыйдәләрен бозучылар арасында аларның бик сирәк булуы шул хакта сөйли. Шул ук вакытта асыл затлар экстремаль хәлләрдә югалып калучан. Мисал өчен, каршына “очып” килгән машинаны күреп, алар тормозга басу, яисә читкә борылу урынына, күзләрен йомып, рульне җибәреп, ике кулы белән йөзләрен каплый. Игътибарсызлык аркасында бәлага таручы асыл затлар да байтак. Бүгенге чараны күңелсез статистикада гүзәл затларның өлешен мөмкин кадәр киметү, аларны бәйрәм белән котлау өчен оештырдык. Кисәтүләргә, штрафка караганда, чәчәк бәйләме белән изге теләкләр ныграк тәэсир итә бит.
Ул көнне инспектор туктаткан һәр асыл зат югалып калды. Алар җитди сөйләшүгә әзерләнсәләр дә, инспектор кулыннан чәчәк бәйләме, кыйммәтле бүләкләр алгач, шатлыкларын яшерә алмады.
— Иң элек башка, нинди кагыйдә боздым икән, дигән уй килде, — диде дүрт ел тәҗрибәсе булган Наталья Дементьева. — Инспектор бүләкләр тапшыргач, башым күккә тиде. Хатын-кызның күңелен күрү өчен мотлак энҗе-мәрҗәннәр бирергә кирәкми. Безгә аз гына игътибар да җитә. Мондый чаралар елына бер түгел, ешрак оештырылса, юл кагыйдәләренә игътибарлы, бәхетле асыл затлар саны тагын да артыр иде.
Акция барышында туктатылган һәр асыл зат күтәренке күңел белән кузгалып китте. Һәммәсенең дә инспекторларга чиксез рәхмәт сүзләре җиткерүе дә куанычлы.
Читайте нас: