+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 март 2010, 02:00

Башкаланың иң яхшы сатучысы билгеләнде

Уфа шәһәре хакимиятендә “Башкаланың иң яхшы сатучысы-2010”, “Иң яхшы җәйге кафе-2009” һәм “Шәһәрнең иң яхшы рестораны-2009” конкурсларында катнашучыларны һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Мондый ярыш тугызынчы тапкыр үтте.


Башкаланың иң яхшы сатучысын билгеләү максатында оештырылган шәһәр бәйгесе 2009 елның 22 октябрендә башланган иде. Уфа шәһәре хакимиятенә башкала районнарыннан 37 заявка (18 — азык-төлек товарлары төркеме буенча һәм 19 азык-төлек товары булмаган төркем) килде. Ярышның 11 декабрьдә үткән икенче этабында конкурста катнашучылар закон актлары һәм норматив документларга кагылышлы сорау-тест формасындагы язма биремнәрне үтәде. Конкурсның өченче этабы 25 гыйнварда булды. Анда конкурста катнашучылар эшләгән предприятие җитәкчеләре дә чакырылган иде. Алар да үзара көч сынашты, җитәкчеләр күрсәткән нәтиҗәләр конкурста катнашучылар исәбенә язылды. 27-28 гыйнварда әйдәүче бизнес-тренер Виктория Коркуш ярышта катнашучылар белән уку үткәрде. 29 гыйнварда үткән шәһәр конкурсының йомгаклау этабында бәйгедә катнашучылар һөнәри имтихан тапшырды.
— 2009 елда ваклап сату әйләнеше 280 миллиард, җәмәгать туклануы әйләнеше 10,4 миллиард сум тәшкил итте. Гомумән алганда, республика товар әйләнешендә башкаланың өлеше зур, ул — 61 процент. Әлеге вакытта Уфаның кулланучылар базары инфраструктурасында 2920 стационар сәүдә предприятиесе, 1259 ваклап сату объекты һәм 1217 җәмәгать туклану предприятиесе бар, — диде Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Павел Качкаев, тантананы ачып. — Икътисади кризис нәтиҗәсендә инвестицияләр күләме кимеде, шулай булуга карамастан, 2009 елда 188 сәүдә объекты төзелеп, файдалануга тапшырылды, 3058 яңа эш урыны барлыкка килде. Әлеге вакытта башкалада 34 эре сәүдә объектын төзү дәвам итә. Сәүдә мәйданнары белән тәэмин ителеш буенча миллион кеше яшәгән шәһәрләр арасында Уфа Екатеринбургтан кала икенче урында тора.
Чарада катнашучыларны шулай ук башкала хакимияте башлыгы урынбасары Марат Галиуллин тәбрикләде.
Менә тантаналы минутлар җитте, конкурс йомгаклары буенча башкаланың иң яхшы сатучылары игълан ителде. Азык-төлек булмаган товарлар төркеме буенча башкаланың Совет районы “Маленький гений Башкортостана” җәмгыяте сатучысы Лиана Муллаянова, азык-төлек товарлары төркеме буенча Орджоникидзе районының “Салют-Торг” җәмгыяте өлкән сатучысы Светлана Жарикова һөнәри конкурста җиңүчеләр дип табылды. Шулай ук “Лукойл-Уралнефтепродукт” җәмгыяте сатучысы Ольга Безбородникова һәм “Салют-Торг” җәмгыяте өлкән сатучысы Алсу Вәлишина — “Һөнәри осталык өчен”; “Эдвис” җәмгыяте сатучысы Иван Синягин һәм “Салют-Торг” җәмгыяте өлкән сатучысы Алина Әхмәтханова — “Һөнәргә тугрылык өчен”, “Страна детства” кибете өлкән сатучысы Мария Алексеенко һәм “Лукошко” кибете сатучысы Евгений Анисимов “Максатка омтылу өчен” номинацияләрендә җиңеп чыкты. Башкала хакимияте башлыгы Павел Качкаев конкурста җиңүчеләргә диплом һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.
Шулай ук тантанада “Иң яхшы җәйге кафе-2009” һәм “Иң яхшы шәһәр рестораны” конкурсларына да йомгак ясалып, җиңүчеләр билгеләнде.
Читайте нас: