+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 апрель 2010, 03:00

Фәнгә яшьләр килә

“Нефтьчеләр” мәдәният сараенда Башкортстанда Яшьләр фәне көннәренә йомгак ясалды. Тантаналы чарада бәйрәм рухы өстенлек итте.

— Дүрт көн эчендә үткән алтмыштан артык чарага биш меңнән артык кеше җәлеп ителде, — дип билгеләде чыгышында яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм министры урынбасары Салават Сәгыйтов. — Күргәзмәләргә, семинарларга килүчеләр арасында мәктәп укучылары да шактый күп булуы аерым игътибарга лаек. Димәк, без төп максатыбызга өлешчә булса да ирешкәнбез. Студентлар үз куллары белән эшләгән роботларга, үзйөрешле техникага сокланган үсмерләр арасында киләчәктә язмышларын фән белән бәйләргә теләүчеләр табылачагы көн кебек ачык. Чара кысаларында фәннең киләчәгенә бәйле бик күп мәсьәләләр күтәрелде. Яшь галимнәрнең торак мәсьәләсен хәл итү, аларны хыялларын тормышка ашыру өчен кыйммәтле җиһазлар, тиешле материаллар белән тәэмин итү дә шулар исәбенә керә. Ил төбәкләреннән аермалы буларак, республика Хөкүмәте тарафыннан бу юнәлешкә әлегә кадәр дә зур игътибар бүленде. Яшь буынны хәстәрләгән җитәкчелекнең киләчәктә дә шушы рухта дәвам итәчәге ачык билгеле. Ничек кенә булса да, яшьләр үзләре активрак булырга тиеш. Аларны борчыган проблемаларны хәл итәргә һәрвакыт әзербез.
Соңгы көнне дә телгә алырдай байтак чаралар оештырылды. Атап әйткәндә, Башкортстан дәүләт педагогия университетында — мәктәп укучылары өчен “Заман мәдәнияте киңлегендә чит ил теле” беренче республика фәнни-гамәли конференциясе, “Информатизацияләү контекстында мәгариф проблемасы” студентлар форумы, программалаштыру буенча турнир, Башкортстан дәүләт аграр университетында — студентларның фәнни эшләр күргәзмәсе, “Нефтьчеләр” мәдәният сараенда республиканың урта һәм югары уку йортларының мәгариф программалары белән таныштыру, “Феромоннар химиясе — бүген һәм иртәгә” лекциясе һәм башка чаралар үтте.
Җыр-моң белән тыгыз үрелеп барган тантана ахырында республика югары уку йортлары студентларының фәнни эшләр конкурсына йомгак ясалды. Агымдагы елда ун уку йортыннан 346 эш тәкъдим ителгән. Бәхет елмайган студентларга дипломнар, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Җиңүчеләрнең күпчелеген Башкортстан дәүләт педагогия университеты студентлары тәшкил итүе бу белем учагында яшьләрне фәнгә җәлеп итүгә җитди игътибар бирелүенә ишарә ясый.
Яшьләр фәне көннәрен киләсе елларда тагын да колачлырак итеп үткәрү күздә тотыла. Бу үзе үк Башкортстанда арытаба да яшь галимнәрне борчыган проблемаларга хөкүмәт дәрәҗәсендә игътибар бүленәчәге турында сөйли.
Читайте нас: