+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 апрель 2010, 03:00

Батырлык онытылмый

Батырлык җирдә ятмый, диләр бит. Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 65 ел үтүгә карамастан, күптән түгел янә бер орден үзенең хуҗасын эзләп тапты. Кичә Уфа шәһәренең 155-нче мәктәбендә тантаналы шартларда сугыш ветераны Әсхәтулла Галинга III дәрәҗә Дан ордены тапшырылды.


Батыр Архангель районының Азау авылында туып үскән. Сугышка 1942 елда алынгач, ярты ел 1-нче артиллерия полкының 1-нче гвардия артиллерия бригадасы курсанты сыйфатында хезмәт иткән. Ә инде 1942 елның июненнән 1946 елның февраленә кадәр ул шушы бригаданың орудие командиры була, Сталинградны һәм Украинаны, Прага, Дрезден шәһәрләрен фашистлардан азат итүдә катнаша. Батырлыклары өчен “Сталинград оборонасы өчен”, “Праганы азат иткән өчен” медальләр, “Кызыл йолдыз” ордены белән бүләкләнә. Ике тапкыр яралана.
Сугыш беткәч тә бер ел хезмәт итә әле ул. Икенче тапкыр яралануы бандформированиеләр белән көрәшкән чакта була. Шунда аңа Дан ордены бирелүе турында хәбәр ителә. Ләкин госпитальгә эләгү сәбәпле орден тапшырылмый кала. Яугирне башта Будапештта, аннары Мәскәүдә, азак Пермь госпитальләрендә дәвалыйлар.
Аякка басу белән Әсхәтулла Заһит улының хезмәт фронты башлана. Ул 66 яше тулганчы урман караучы булып эшли. Ветеран җәмәгате белән алты бала тәрбияләп үстерәләр, күңел юанычлары булган ун оныгы, дүрт туруны бар. Бүген ул Уфада кече улы Вәли һәм аның гаиләсенең тәрбиясендә яши.
Бөек Ватан сугышы ветеранына III дәрәҗә Дан орденын БР Хәрби комиссариатының Орджоникидзе, Калинин һәм Октябрь районнары буенча бүлек начальнигы, полковник Владимир Горохольский тапшырды.
— Бүләк үзенең хуҗасын соңлап тапса да, аны олы бәйрәм алдыннан тапшыру — зур һәм куанычлы вакыйга. Әсхәтулла Заһит улының язмышы искитмәле бай, ул үткән утлы юлларга карап Бөек Ватан сугышы тарихын язарга мөмкин. Сугыштан соң да ул зур эш башкара, — диде тарихи бүләкне тапшырганда Владимир Викторович.
Ветеранны котларга килгән Уфаның Октябрь районы хакимияте башлыгы урынбасары Гүзәл Фәйзуллина “Районда ветераннар игътибар үзәгендә, безнең арада шундый кешенең дә барлыгын белеп яшәү — зур куаныч. Шушы көннәрдә генә сугыш ветераннарына 4 мең 999 юбилей медале тапшырылды”, — диде.
Әсхәтулла Заһит улы юбилей медален Архангель районының Озыннар авыл Советы башлыгы Юлай Газизов кулыннан алган. Ветеранны бу олы бүләк белән Сугыш, тыл һәм Кораллы Көчләр ветераннары комитеты әгъзасы Илгизәр Хәиров та котлады. Яугирне хөрмәтләп, мәктәп балалары концерт оештырды.

Читайте нас: