+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 апрель 2010, 03:00

“Максатым – фермерларга ярдәм итү”

Лилия Комарова белән Хөкүмәтнең киңәйтелгән утырышында танышкан идек. Ул чакта оялчан гына күренгән басынкы ханымның трибуна артындагы ялкынлы чыгышы таң калдырды. Туймазы районының “Мечта” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе буларак, ул фермерларның бүгенге тормыш-көнкүрешен, проблемаларын бер тында ярды да салды. – Күңелгә җыелган инде, көн саен очрап торган проблемалар булгач, алар һәркемнең тел очында, – диде ул, соңыннан бу хакта сүз кузгаткач. Ә утырыш вакытында Лилия ханымның чыгышы җыелучыларда зур кызыксыну тудырды, чарада катнашкан Президентның һәм Премьер-министрның игътибарына, кайбер мәсьәләләр буенча анык җавапларына лаек булды.


1987 елдан яшелчәчелек белән шөгыльләнә башлаган, 1999 елда “Мечта” фермер хуҗалыгы оештырган Лилия Рәшит кызы, чыннан да, бу өлкәдәге проблемаларны ишетеп кенә белми, ә эчендә кайнап, һәрдаим тоеп-сизеп тора. Ул – Туймазы төбәгендә киң билгеле яшелчәче Латыйповлар нәселеннән. Аның әтисе Рәшит Габдрәхимов — районда фермерлар хәрәкәтен башлап җибәргән һәм аны бүгенге көнгә, 84 яшенә кадәр җитәкләүче. Районда “Туймазинец” крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе төзүдә аның тырышлыгы зур. Бәхетен җир эшендә тапкан Рәшит Латыйп улы биш кызында да җиргә мәхәббәт тәрбияли алган.
– Без ирем белән Уфа авиация институтын тәмамлагач, Туймазының Тукылмаган материаллар фабрикасына эшкә юллама алдык, – дип хәтерли Лилия ханым. – Бераз эшләгәч, Әхәт абый Латыйпов килеп, “Әйдәгез, яшелчә үстерү шөгыленә тотыныгыз, сез булдыра алачаксыз”, диде. Ике сутыйдан башлаган идек, бүген инде Гафур авылындагы тугыз гектар җирдә кыяр, помидор, башкаларын утыртабыз. Авыл халкы үтенече буенча, кысыр яткан җирләрне дә үз карамагыбызга алдык: 180 гектарда бөртеклеләр, күпьеллык үлән чәчәбез. Эш кызган чорда, сезон вакытында сиксәнләп кеше эшли бездә.
Әле хуҗалык белән ире Геннадий Комаров җитәкчелек итә. Аңа 11 сыйныфта укучы уллары ярдәм итә. Комаровларның ике кызы да Мәскәүдә югары уку йортлары тәмамлап, шунда төпләнеп калган. Ә Лилия ханым тулысынча җәмәгатьчелек эшенә чумган. Билгеле булуынча, 1999 елда илдә “Русия терәге” гомумрусия кече һәм урта эшкуарлык җәмәгать оешмасы барлыкка килде. Аннары аның урыннардагы бүлекчәләре ачыла башлады. Лилия Комарова – оешманың Туймазы районындагы бүлекчәсе рәисе. Бүген биредә 65 кеше теркәлгән. “Максатым – бөтен мөмкинлекләрдән файдаланып, фермерларга ярдәм итү”, ди Лилия ханым. Хөкүмәтнең киңәйтелгән утырышында чыгыш ясаганда да ул шушы максатны күздә тоткан.
– Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрне борчыган проблемалар байтак. Менә газ мәсьәләсен генә алыйк. 2008 елда “Башкиргаз”дан алынган яңа килешүләр буенча газ лимиты дигән төшенчә кертелде. Аны күбрәк файдалансаң да, азрак файдалансаң да, 3 коэффициенты буенча исәпләделәр. Президент, Туймазы районы хакимияте ярдәме белән килешүгә үзгәрешләр кертелде. Хәзер файдаланып бетмәгән өчен түләмибез, ә артыгы өчен 1,5 коэффициенты каралган. Ләкин бу да безнең өчен зур сан. Әйтик, быел теплица җылыту өчен килгән газның 1 мең кубометры 2890 сум тәшкил итә, “Башкиргаз”ның өстәмәләреннән соң безнең өчен бу кубометр 3506,3 сумга барып баса. Ә артык кулланылган газның шушы күләменә 5259,5 сум түлибез. Безнең исәпләүләр буенча, җитештергән продукциянең үзкыйммәтендә газның бәясе 30 проценттан да ким түгел. Апрельдә газга хаклар тагын 15 процентка артачак. 2005 елга кадәр Башкортстан Хөкүмәте теплицалар җылыту өчен тотынылган газ бәясенең 20-30 процентын республика бюджетыннан түли иде, бу безнең өчен зур ярдәм булды, – ди Лилия Рәшит кызы.
Электр энергиясе белән дә шул ук хәл. Узган елда авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә электр энергиясе буенча каралган льготаларның 50 проценты бетерелгән. Быел электр энергиясенә тарифлар 25 процентка арткан. Хәзер бер киловатт бәясе 2,58 сум. Лилия ханымның сүзләренә караганда, үткән ел йомгаклары буенча, ябык туфракта үстерелгән бер килограмм яшелчәнең үзкыйммәтенең 45 проценты чамасын электр энергиясе, биш процентын кредит, 20 процентын хезмәт хакы түләү фонды,15 процентын орлык, пленка, ашлама, 10 процентын җиһазлар алып тора, димәк, үзкыйммәт 95 процентка барып баса.
Фермерлар өчен авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрне межалау мәсьәләсе дә катлаулы булып кала. Әйтик, Туймазы районында “Уңыш” крестьян-фермер хуҗалыгы бәрәңге утырту өчен өстәмә рәвештә 150 гектар җир алырга теләк белдергән. Шушы участокны билгеләү өчен 450 мең сум акча таләп иткәннәр. Һәм фермер баш тарткан, чөнки ул кадәр акчасы юк. Гомумән, андый бәяләр каян килә? Президент та, Премьер да дәүләт хезмәтләренең хакы зур булуы һәм андый киртәләрне юкка чыгару зарурлыгы турында күп тапкырлар билгеләде бит...
– Пленка белән капланган теплицалар – искелек инде, безгә энергия саклаучы җиһазлары булган заманча теплицалар кирәк. Моның өчен яңаларын төзү һәм искеләрен реконструкцияләүгә льготалы озайлы кредитлар таләп ителә, – ди Лилия ханым.
Ул андыйларны “Русия терәге” оешмасы президенты Сергей Борисов чакыруы буенча Италия, Австрия илләренә баргач күреп кайткан.
– Июньгә кадәр яшелчә сату белән проблема юк, аннары безне базардан арзан Кытай кыярлары кысрыклап чыгара, – дип аңлата Лилия ханым. – Без файдаланылмаган уңышны юкка чыгарырга һәм сезонны ябарга мәҗбүрбез, аннары ярты ел тик торабыз. Помидор белән кыярдан тыш, кәбестә, кишер, чөгендер, бәрәңге, гөмбә утыртабыз. Илебез “Русиянең азык-төлек хәвефсезлеге” программасы кысаларында чит ил продукциясен үзебезнекенә алыштыру бурычын куйды. Ә кибетләр Кытай, Польша, Һиндстаннан китерелгән консервланган яшелчәләр, шулай ук туңдырылган яшелчә ярымфабрикатлары һәм “фри” бәрәңгесе белән тулган. Бездән башка Туймазы районында янә 80 крестьян-фермер хуҗалыгы ябык туфракта яшелчә үстерү белән шөгыльләнә, барысына да бу проблемалар таныш. Районда яшелчә һәм бәрәңге эшкәртү буенча агропарк төзү аларның күпчелеген хәл итәр иде. Бу өстәмә эш урыннары да булдырачак.
Австриянең Вена шәһәрендә Русия делегациясен шундый агропаркка экскурсиягә алып барганнар. Дәүләт-шәхси партнерлык кысаларында төзелгән заводка фермерлар һәм власть вәкилләре кергән компания идарә итә. Алар төбәктә фермерлар хәрәкәтенең арытабангы үсеше буенча бердәм карарлар кабул итә. Заводта фермерлар үстергән продукция юыла, сортларга аерыла, тутырыла һәм сатыла. Продукция түләүсез генә кабул ителә, ягъни яшелчәләр тәүдә эшкәртелә, сатыла, аннан гына акча фермер исәбенә күчерелә. Завод акчаны үзенең эшчеләренә хезмәт хакы түләү, бинаны һәм җиһазларны эксплуатацияләү өчен генә калдыра. Завод территориясендә бәләкәй генә лаборатория бар, анда яшелчәләргә анализ ясала. Фермерлар үз чиратында яшелчә үстерү технологиясен контрольдә тота. “Бу — агропарк оештыруның матур үрнәге. Фермерларның аны төзергә акчасы юк, республика һәм ил хөкүмәтләре ярдәме кирәк”, ди Лилия ханым.
Республика фермерлары ярдәмсез түгел түгелен. Былтыр Сәүдә һәм малтабарлык буенча дәүләт комитеты ярдәме белән Туймазы фермерлары төрле программалар буенча 15 миллион сум акча алган. “Русия терәге” Башкортстан бүлекчәсе белән берлектә республика малтабарлары белән эшлекле бәйләнеш булдырган. Бу продукция сатуга өстәмә юллар ачкан. “Ярдәм бар, тиешле карарлар да кабул ителеп тора, киләчәктә мин телгә алган проблемалар да хәл ителер һәм фермерлык хәрәкәте тагын да көчәер, дигән өметтә калам”, ди Лилия Рәшит кызы.
Читайте нас: