+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 апрель 2010, 03:00

Мин – сайлаучы һәм гражданин

Дәүләт җыелышы-Корылтайның кече залында республиканың Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан игълан ителгән “Мин – гражданин” темасына — иншалар, фотолар, “Мин киләчәкне сайлыйм” темасына рәсемнәр һәм плакатлар бәйгеләрендә җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы узды. Аны Комиссия рәисе Рамил Мәҗитов алып барды.


Башкортстанның Үзәк сайлау комиссиясе сайлау кампанияләре һәм сайлаучылары саны буенча Русия Федерациясендә иң эреләрдән исәпләнә һәм бу сайлауларны әзерләгәндә һәм үткәргәндә зур җаваплылык йөкли. Ләкин комиссия сайлаулар һәм референдумнар үткәрү белән генә чикләнми, алар арасында да актив эш алып бара. Шуларның берсе – һөнәри осталыкны күтәрүгә һәм сайлаучыларда хокукый мәдәният тәрбияләүгә юнәлтелгән конкурслар үткәрү.
Былтыр шундый бәйге журналистлар арасында үтте һәм киңкүләм мәгълүмат чараларының дәүләт власте, урындагы үзидарә органнарына сайлаулар кампанияләре барышын иң яхшы яктырткан вәкилләре бүләкләнде. Шулай ук иң яхшы китапханәчеләр дә билгеләнде.
Быел өлкән сыйныф укучылары арасында унынчы тапкыр “Мин – сайлаучы” бәйгесе узды. Ел саен республика югары уку йортлары студентларының һәм аспирантларының фәнни эшләре конкурсы үтә. Кыскасы, Үзәк сайлау комиссиясе яшьләр белән эшне төрле дәрәҗә сайлау комиссияләре эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше итеп билгели.
– Без 2010-2013 елларга сайлаучыларның һәм сайлауларны оештыручыларның хокукый мәдәниятен күтәрү буенча чараларның комплекслы программасын кабул иттек. Анда яшь һәм булачак сайлаучылар белән эшкә, аларның сайлау процессы белән кызыксынуын арттыруга мөһим урын бирелә. Бу дөрес тә, чөнки бүген республика халкының дүрттән бер өлешеннән күбрәге – яшь кешеләр, – дип ассызыклады чыгышында Рамил Гыйният улы.
Шушы максатларда агымдагы елның 15 гыйнварыннан 15 мартына кадәр республикада сайлау темасын яктырткан рәсемнәр, плакатлар, иншалар һәм фотолар конкурсы узды. Анда илледән артык район һәм шәһәрдән 600дән артык кеше катнашкан. Араларында балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр дә, укучылар да, өлкән буын вәкилләре дә бар. Абруйлы жюри әгъзалары кулыннан 509 эш үткән.
Конкурслар урындагы сайлау комиссияләре белән берлектә Мәгариф, Мәдәният һәм милли сәясәт, Яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм министрлыклары ярдәмендә үткәрелгән. Рамил Мәҗитов бу иҗади башлангычка кушылган барлык оешмаларга да рәхмәт әйтте. Очрашуда җыелучыларны шушы министрлыклар вәкилләре дә сәламләде.
Бу көнне чарага җиңүчеләр белән бергә аларның укытучылары да чакырылган иде. Алар да махсус бүләкләргә лаек булды.
“Мин – гражданин” темасына иншалар конкурсында 159 эш каралган. Укучылар аларны эссе, шигырь, баллада, пьеса, әңгәмә, сценарий рәвешендә язып җибәргән. Шуларның алтысы җиңүче дипломнарына, янә бише рәхмәт хаты һәм дәртләндергеч премияләргә лаек булды. Бу бәйгедә Стәрлетамак шәһәренең 1нче гимназиясе укучысы Надежда Лукьянчикова — беренче, Бәләбәй шәһәре гимназиясенең 10нчы сыйныф укучылары Юлия Шакирова белән Ләйсән Мөдәрисова икенче урынга лаек булдылар. Кызлар уңышлары өчен укытучылары Регина Мөхәммәтҗановага бик рәхмәтле.
“Мин киләчәкне сайлыйм” девизы астында узган рәсемнәр һәм плакатлар конкурсында художество мәктәпләрендә укучылар катнашкан. 243 эштән иң яхшыларын сайлап алу җинел булмады, ди жюри әгъзалары. Бу категориядә иң яшь катнашучы – Хәйбулла районының Бүребай балалар сәнгать мәктәбе укучысы биш яшьлек Вадим Кругляков өченче урынны алды.
“Мин – гражданин” фотолар бәйгесендә профессионаллар да, һәвәскәрләр дә катнашкан. 107 эш арасыннан алтысы җиңүче дип танылды, тагын алтысы рәхмәт хатлары белән билгеләнде. Конкурсның бу төрендә Борай районыннан “Тиз генә үсеп җит!” фотосы авторлары Айсылу белән Айзат Габдрәшитовлар беренче урынны яулады.
– Бу бәйгеләр республикада сәләтле, иҗади шәхесләрнең күплеген, ә Үзәк сайлау комиссиясенең гражданнарның хокукый мәдәниятен күтәрү эшендә яхшы ярдәмчеләре барлыгын күрсәтте,– дип билгеләде Рамил Мәҗитов.
Чара ахырында конкурсантлар күмәкләп фотога төште.

Читайте нас: