+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 Май 2010, 03:00

Эстония башкортларында кунакта

Күптән түгел Иглин районы хакимияте башлыгы Ришат Исхаков, районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Заһир Шәяхмәтов Эстониядә булып кайттылар. Балтыйк буенда урнашкан бу дәүләттә башкортлар нинди тормыш белән яши? Аларны нинди проблемалар борчый? Эстония башкортлары Бөтендөнья башкортларының III Корылтае уңаеннан үз алдына нинди максатлар куя? Иглин районы хакимиятендә үткән матбугат конференциясендә сүз шул хакта барды.

— Эстониягә сәфәргә изге ниятләр белән баргангамы, бөтен максатларыбызга да ирешеп кайттык, — дип билгеләде чыгышында Ришат Исхаков. —Данлыклы якташыбыз Юлай Азналин булган урыннарга бер уч туфрак салдык. Башкорт халкының милли батыры Салават Юлаев соңгы көннәрен уздырган Рогервик крепостенда, хәзерге Палдиски шәһәрендә булдык һәм аның һәйкәленә чәчәкләр салдык. Салават Юлаев музеенда да булдык. Һәйкәлнең каралган булуы, гөлгә күмелеп утыруы игътибарга лаек. Туган ягыннан еракта яшәүче башкортлар белән дә күрештек. Эстониядә гомер итүче башкортлар үзләре дә, аларның балалары да башкортча иркен сөйләшә. Телне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне онытмауларын да билгеләү мөһим. Болардан тыш, Иглин районы икътисадында уңай чагылыш табачак эшлекле килешүләр төзергә дә өлгердек. Киләчәктә бу күркәм традицияне дәвам итеп, Эстония белән бәйләнешләрне тагын да ныгытырга исәп тотабыз.
Әйткәндәй, Эстониядә бүген йөздән артык башкорт яши икән. Алар бу илдә яшәүче мөселманнар белән бергә мәчеткә йөри, сабантуй һәм башка милли бәйрәмнәрне гөрләтеп үткәрә. Күбесе югары вазыйфалар били һәм җитеш тормышта яши. Балалары Бөек Британия, Кытай, АКШ, Франция, Германия һәм башка илләрдәге танылган югары уку йортларында белем ала. Эстония башкортлары Башкортстанда гомер итүче милләттәшләре белән ешрак күрешергә тели. Алар атнага бер булса да җыелышып, башкортча җырлар җырлап, такмаклар әйтешеп күңел ача икән. Бөтендөнья башкортларының III Корылтаена Эстониядән делегация көтелә.
Таллинда, Палдискида оештырылган концертларда Заһир Шәяхмәтов та катнашкан. Якташыбызның өздереп курайда уйнавы, оста итеп биюе, моңлы итеп җырлавы башкортларны гына түгел, эстонлыларны да әсир иткән. Эстониянең танылган җырчылары Аллар Рахат белән Вилла Валгма да җавапсыз калмаган. Иглин районы вәкилләре Палдиски шәһәренең Шәһәр Советы рәисе урынбасары Николай Печегин, Эстония, Латвия башкортлары корылтае җитәкчеләре һәм башкалар белән очрашкан.
Читайте нас: