+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 Май 2010, 03:00

Халык батырлыгы турында хәтер йөрәкләребездә мәңге яшәячәк!

9 майда Ленин мәйданында Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган мөһим вакыйгаларның берсе — Җиңү парады үтте. Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, Хөкүмәт Премьер-министры Раил Сарбаев, Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Павел Качкаев һәм башкалар катнашкан, район һәм шәһәрләрдән 480 ветеран чакырылган чара тәэссоратларга ифрат бай булды.


Иң элек кадетлар мәйдан аша Башкортстан Республикасы, Русия Федерациясе флагларын һәм Җиңү байрагын тотып үтте. Арытаба сәхнә янәшәсендәге экран аша туры эфирда Мәскәүдә Кызыл мәйданда барган Җиңү парады күрсәтелде. Ил Президенты Дмитрий Медведевның тантаналы чыгышыннан соң Русия һәм Башкортстан гимнары яңгырады. Ниһаять, көтеп алган парад башланды. Тезелешеп утырган ветераннар һәм трибунада басып торган республика җитәкчеләре каршыннан иң беренче булып барабанчылар взводы үтте. Арытаба кадетлар Башкортстанда оештырылган 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе, 87нче, 170нче укчылар дивизияләренең һәм башкаларның байракларын тотып атлады.
Тынлы оркестр музыкасы астында барган парадта республика территориясендә урнашкан дүрт хәрби часть, Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсе, Җәзаларны башкару буенча федераль хезмәт идарәсе, Наркотикларның законсыз әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәт идарәсе, Суд приставлары федераль хезмәте идарәсе хезмәткәрләре, Уфа хокук институты, Уфа дәүләт авиация техник университеты каршындагы хәрби укыту үзәге курсантлары, һава-десант һәм махсус тәгаенләнештәге гаскәрләр, Әфганстан ветераннар берлеге, Хәрби-һава флоты ветераннары, кадетлар һәм патриотик клублар катнашты. Октябрь проспектында Т-34 танкы күренгәч, тантанага җыелган халык аеруча җанланды. Әйткәндәй, 1942 елда җыелган, Бөек Җиңүнең билгесе саналган данлыклы Т-34 танкы Алкино гарнизонындагы хәрби частька Караидел районыннан китерелгән. Аны исән-имин саклаган Караидел районы хакимияте һәм хәрби комиссариаты мактауга лаек. Запас частьлар җитешмәүгә карамастан, фашистларга тынгы бирмәгән танкны сафка бастыручыларның да куллары алтын дияргә нигез бар. Сугыш чорындагы “Эмка”, “Виллис”, “BMW” җиңел автомобильләре, мотоцикллар, “Полуторка” һәм башка техника да халыкта зур кызыксыну уятты. БТР, Эчке эшләр, Гадәттән тыш хәлләр министрлыкларының махсус техникасы узгач, нәкъ Ленин мәйданы өстеннән “Бөек Җиңүгә — 65 ел” дигән флаг элгән вертолет очып үтте. Парад тәмамлангач, мәйдан тулы халык Җиңү язын якынайтучыларны искә алып бер минут тын торды. Тантана бай концерт номерлары, театрлаштырылган тамаша белән дәвам итте.
Гомумән, парадта ике меңнән артык кеше һәм 40 хәрби техника катнашты. Хәрби техниканың яртысыннан күбесе сугыш чорыннан сакланып калган. Ветераннарның күңелен дулкынландырган, яшьлек елларына алып кайткан, Башкортстанның төрле яшьтәге халкының игътибарын җәлеп иткән парадның югары дәрәҗәдә оештырылуы, тарихка алтын хәрефләр белән язылачагы очраклы түгел. Бу мөһим чараны оештыру өчен республика Хөкүмәтеннән өч миллион сумнан артык акча бүленгән. Бюджеттан тыш җыелган акчаларга мөһим вакыйгада катнашучыларга кием тегелгән, хәрби һәм башка техника әзерләнгән, сафка бастырылган. Әлбәттә, ике мең кеше, дүрт дистәдән артык техника сценарийга ярашлы, бер организм булып хәрәкәт итсен өчен бик күп көч түгәргә кирәк. Әлеге максатка ирешү өчен вертолет мәйданчыгында өч гомум репетиция үткән. Болардан тыш ведомстволар һәм министрлыклар үзләре дә атна саен мөһим вакыйгага әзерләнгән. Май башында ике җитди репетиция үтүен дә сызык астына алу зарур.
Ленин мәйданында оештырылган парадны карарга килүчеләр арасында яшьләрнең аеруча күп булуы куанычлы.



Читайте нас: