+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 Май 2010, 03:00

Стартта – булачак укытучылар

12 майда Зәйнәп Биишева исемендәге Стәрлетамак дәүләт педагогия академиясендә Башкортстан Хөкүмәте кубогына республиканың булачак укытучылар әзерләүче югары уку йортлары студентларының спартакиадасы старт алды. Спорт бәйрәмен ачу тантанасында Стәрлетамак шәһәр округы хакимияте башлыгы Вахит Әбдрәхимов, Башкортстан Хөкүмәте аппаратының бүлек мөдире Альберт Корманов, Башкортстанның Яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм министры Александр Никерин, Стәрлетамак педагогия академиясе ректоры Хәмит Баймурзин һәм башка җаваплы җитәкчеләр катнашты һәм чыгыш ясады. Спартакиада өч көн дәвам итәчәк. Тәүге көнне Уфа, Бөре шәһәрләреннән һәм Стәрлетамактан ике йөзгә якын студент стартка басты.



Баш судья, “Буревестник” җәмгыяте рәисе (Уфа) Михаил Пальчук белдерүенчә, Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышлап беренче тапкыр үткәрелгән бу матур чара традициягә әверелергә тиеш. Спартакиада кысаларында спортның 15 төре буенча ярышлар оештырыла.
Бу форумның Стәрлетамак шәһәрендә старт алуы да очраклы түгел. Педагогия академиясенең физик культура кафедрасы мөдире, доцент Владимир Крылов әйтүенчә, Стәрлетамакта физкультура укытучылары 1960 елдан башлап әзерләнә. Академиядә спортның 23 төре буенча күнекмәләр һәм ярышлар уздырыла. Биредә ике зур спорт залы, шулай ук бай җиһазландырылган гимнастика һәм тренажерлар заллары, стадион, ике чаңгы базасы бар. Спорт ярышларында башка факультет талиплары да ихлас катнаша. Соңгы спорт чараларында, мәсәлән, барлыгы дүрт мең егет һәм кыз стартка баскан.
Спартакиаданың тәүге көнендә егетләр һәм кызлар мини-футбол, милли көрәш, баскетбол буенча һәм шахмат өстәле артында көч сынашты. Башкортстан Республикасы Хөкүмәте кубогына педагогия вузлары студентларының беренче спартакиадасы Уфада дәвам итәчәк һәм Бөре дәүләт социаль-педагогика академиясендә тәмамланырга тиеш.


Читайте нас: