+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 Май 2010, 03:00

Ак юл сезгә,сабыйлар!

Бүген биредә — башкаланың 170нче муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә бәйрәм. Балалар бакчасы белән хушлашу, мәктәп елларын сәламләү көне. Шатлыклы да, бераз моңсу да вакыйга. Балалар гына дулкынланмый. Тантанада катнашучы тәрбиячеләр Светлана Колыбняк, Лүзә Каюмова, Эльвира Газизова, укытучы-логопед Лидия Куприкова, музыкаль яктан бизәүче Юлия Денисова, ата-аналар — аларның һәркайсы өчен истәлекле көн бүген. Шуңа хисләнеп китеп, яшерен генә күз яшьләрен сөртеп куючылар күп булды.


Өч дистә елга якын балалар бакчасында эшләүче Зөһрә Мостафина да дулкынлана. Талантлы оештыручы, җаваплы хезмәткәр инде тугыз ел балалар бакчасы мөдире вазыйфасын уңышлы башкара. Шуңа ул җитәкләгән учреждение шәһәр күләмендә алдынгылардан санала. Балалар бакчасы коллективы республика, шәһәр конкурсларында еш катнаша, призлы урыннар яулый. Күптән түгел Зөһрә Мостафина белән Светлана Колыбняк “Мәгарифтә инновацияләр” дигән исем астында узган IV Бөтенрусия конкурсында диплом белән бүләкләнгәннәр.
Бөек Җиңүнең 65 еллыгына биредә бик җитди әзерләнгәннәр. Ленин паркында чыгыш ясап, тамашачыларны хәйран калдырганнар. Ветераннар балаларга ияреп хәтта биюгә төшкән. Балаларның “Бәләкәй йолдызчыклар — 2010” бәйрәм концертындагы чыгышлары тәрбиячеләрнең эшне патриотик рухта оештыруларын, сугышның тирән фаҗигасен аңлатуга ирешүләрен дәлилли.
300 бала тәрбияләнүче бакча хакында “бер зур кораб кадәр” дип көлеп сөйли мөдир. Зур “кораб”ны балалар бакчасы урынына гөлләр бакчасы дип әйтергә була. Тантаналар залы гына түгел, һәр бүлмә нәкышлы бизәлгән, чәчәккә күмелгән. Анысы да коллективның эшкә булган җитди мөнәсәбәте нәтиҗәсе. Чәчәк орлыклары әзерләүгә, аларны утыртуга, су сибүгә, үстерүгә балалар да җәлеп ителә икән. Үзләре үк тудырган матурлыкка, әлбәттә, нәни хуҗалар бик сакчыл тотына, кадерли.
— Балалар тәрбияләү белән шөгыльләнүче һәр учреждениенең эшчәнлегендә махсус юнәлеш бар, — ди Зөһрә Әнвәр кызы. — Бездә балалар кәгазьдән, чүпрәктән, балчыктан, пластилиннан әйберләр ясарга өйрәнә. Шуның белән баланың уйлау, хыялга бирелү сәләте үсә, игътибары, хәтере ныгый, кул хәрәкәтләре чыныга. Мөдир Башкортстан Республикасы укытучыларының X съездында “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү учреждениеләрендә инновацион тәрбия технологияләре” дигән темага чыгыш ясап, бай хезмәт тәҗрибәсе белән уртаклашкан.
Балалар бакчасы ата-аналар белән тыгыз элемтәдә эшли. Алар өчен даими рәвештә стена гәзите чыгарыла. Анда тәрбия эшендәге барлык яңалыкларны яктыртырга тырышалар.
Тиздән бу сабыйлар мәктәпкә китәчәк. Алар өчен зур юллар ачыла. Бормалы да, кытыршы да булыр алар. Ләкин бакчада дөрес тәрбия нигезләре алган балалар ул юлларны лаеклы үтәр, дип ышанасы килә.
Читайте нас: