+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 Май 2010, 03:00

Соңгы кыңгырауның моңлы чыңы зур тормышка бирсен фатыйха!

Гомум педагогик стажы 38 ел тәшкил иткән Хәлим Гыйльванов өчен соңгы кыңгырау бәйрәме, дулкынландыргыч булуы белән бергә, берникадәр моңсу да. Туган авылы Күчәрбай мәктәбендә хезмәт чыныгуы алгач, 32 ел элек Кашкалаша мәктәбенә эшкә җибәрәләр аны. Сәләтле укытучы үзен оста оештыручы да итеп күрсәтә. Соңгы 22 елда директор вазыйфасында эшләп, мәктәпне районның иң алдынгы уку йортлары дәрәҗәсенә чыгаруы аңа абруй өстәде. Хәер, Кашкалаша авылы халкы өчен ул күптән үз кеше. Биредәге мәктәпне тәмамлаучылардан берничә буын — аның укучылары.— Безнең мәктәп бай традицияләргә ия, шуңа да олы тормыш юлына аяк басканда туган мәктәбегезгә, укытучыларыгыз йөзенә кызыллык китермәссез. Башкортстанның лаеклы гражданнары булып җитешерсез дип ышанам, — диде Хәлим Хәниф улы үзенең тантанадагы тәбрикләү чыгышында.


Хәер, мәктәп җитәкчесенең юраганнары элек юш килеп торган. Былтыргы уку елында, мәсәлән, Кашкалаша мәктәбендә өлгергәнлек аттестатын дүрт укучы алса, шулардан икесе югары уку йортларына, икесе колледжларга укырга кергән. Быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары чагыштырмача, шактый ишле: барлыгы 118 бала укыган мәктәпнең унберенче һәм тугызынчы сыйныфларының һәрберсен унберәр укучы тәмамлый.
Унберенчеләрнең сыйныф җитәкчесе Гөлсинә Хөсәенова һәр укучысының ният-уйларын яхшы белә.
— Соңгы вакытта шуңа игътибар итәм: һөнәр сайлаганда балалар карарны, иң беренче чиратта, үз көченә һәм мөмкинлекләренә ныклы ышанып кабул итә, — ди ул. — Сүз дә юк, әти-әниләре киңәшләренә дә колак салмыйлар түгел, әмма укучыдагы үзаллылык барыбер беренче урында тора. Безгә аларның ниятләренең тормышка ашасын телисе генә кала.
Ә Кашкалаша мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучыларының ниятләре изге. Альбина Мөэминова, мәсәлән, авиация техник университетына укырга кермәкче, Гүзәл Алмаева исә икътисадчы булырга хыяллана, Радмир Хөсәенов табиб һөнәрен сайларга уйлый.
Бу көнне мәктәп кыңгыравы алар өчен соңгы тапкыр шалтыраса да, чыгарылыш сыйныф укучыларын алда әле имтиханнар көтә. Мәктәп җитәкчесе билгеләвенчә, имтиханнар югары дәрәҗәдә үтсен өчен биредә бөтен шартлар тудырылачак. Шунысы куанычлы: мәктәпне тәмамлаучылардан быел ике укучы медальгә дәгъва итә. Ә бәйрәм тантанасында соңгы кыңгырауны шалтыраткан Динара Шәйхетдинова исә янә 7 яшьтәше белән быел беренче сыйныфка укырга төшәчәк.


Читайте нас: