+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 июль 2010, 03:00

Су астыннан юллар юк

Гадәттә, кызмача булып алганнар мәгънәсез ярышлар оештыра башлый. Алар арасында елганы, күлне йөзеп чыгарга тырышучылар да байтак. Ләкин күп очракта мондый “батырлык” аянычлы тәмамлана. Июнь аенда бер төркем дуслар Агыйдел буенда бәйрәм итә. Шактый кызмача булып алган берсе елганы йөзеп чыгарга уйлап, суга кереп китә. Ярдан шактый ерагайгач 42 яшьлек ирнең хәле бетә һәм бата башлый. Шешәдәш дуслары чакырган коткаручылар ирне, бәхеткә, судан тартып ала. Мондый очракларның күңелсез тәмамланганын хәтердән чыгармаска һәм бер дә юкка язмышны сынамаска кирәк.


Июнь аенда Сибай шәһәрендә бер ир Төяләс елгасында су коенырга уйлый. Ул бары тик үз көчен һәм мөмкинлекләрен генә чамаламый. Тирәнрәк урынга кереп китә дә бата башлый. Ярый әле якында коткаручылар була. Аны тартып чыгаралар, беренче ярдәм күрсәтәләр һәм табиблар кулына тапшыралар. Йөзә белмәүчеләргә бөтенләй суга якын килмәскәмени? Су коенмыйча йөзәргә өйрәнеп буламы соң? Бер-берсенә каршы килгән бу сорауларга да төгәл җавап табарга мөмкин. Начар йөзүчеләр рөхсәт ителгән, хәвефсез урыннарда, өлкәннәр яки дуслары белән генә су коенса — хәерлерәк.
Чираттагы вакыйга да гыйбрәтле. Стәрлетамак шәһәрендә бер төркем студентлар остазлары белән су буена күңел ачарга бара. Яшьләр шул рәвешле уңышлы тәмамланган сессияне билгеләргә уйлый. Бөтенесе диярлек суга кереп китә. Бер кыз, йөзә белмәвенә карамастан, эчкәрәк керә һәм бата башлый. Курсташы аңа ярдәмгә ташлана. Батыр йөрәкле егет бәлагә таручыны чәченнән эләктереп ярга таба сөйри башлый. Яр буенда булган халык кызны судан алып чыгарга ярдәм итә. Кызганычка каршы, егетнең хәле бетә һәм ул су эченнән чыга алмый. Аның җансыз гәүдәсе икенче көнне генә табыла. Курсташын коткару өчен гомере белән хушлашкан студентның батырлыгы игътибарга лаек.
Һәр елны яз айларында республика сулыкларын белгечләр җентекләп тикшерә. Атап әйткәндә, елга-күлләрнең суы тирән анализлана. Шул рәвешле зарарлы чирләр дә ачыклана. Сулыкларның кеше хәвефсезлегенә янамаган урыннары су керү урыннары итеп билгеләнә. Кызганычка каршы, “Су керү тыела” дигән язманы күреп тә, язмышларын сынаучылар да аз түгел. Суда безгә нинди куркыныч янарга мөмкин? Австралиядә мондый язмаларга игътибар итмәсәң, күлдә — крокодил, диңгездә акула белән йөзгә-йөз очрашуың ихтимал. Безнең сулыкларда мондый ерткычлар яшәмәсә дә, таләпләргә кул селтәүчеләр сәламәтлегенә зур куркыныч яный. Куергазы районында Якут авылы янында күл буенда кеше киемнәре табыла. Киемнең хуҗасы күренмәгәч, аны эзли башлыйлар. Нәтиҗәдә, күл төбендә 48 яшьлек ир гәүдәсе табыла. Хокук сакчылары, коткаручылар фикеренчә, мәрхүм суга сикергән һәм су астындагы тимер-томырга бәрелеп үлгән. Билгесез урында су коенган очракта барыннан да бигрәк хәвефсезлек турында уйларга кирәк.
Агымдагы елда республикада 67 пляж һәм 174 урын су буенда ял итәр өчен билгеләнгән. Мондый урыннарның һәммәсендә дә махсус техника белән тәэмин ителгән коткаручылар дежур тора. Сулыклар буенча рейдлар оештырыла. Мондый чараларның нәтиҗәсен мисаллар ачык күрсәтә. Ике гүзәл зат Самарадан Кандракүлгә ял итәргә килә. Алар йөзү матрасларына утырып, суга кереп китә. Яр ерагайганын, сулыкның уртасына ук җиткәннәрен сизми дә калалар. Су тоткынлыгына эләгүчеләрне коткаручылар күреп кала һәм ярдәм күрсәтә.
Быел суда коенырга теләүчеләр аеруча күп. Кызганычка каршы, аянычлы хәлгә таручылар да байтак. Статистика мәгълүматлары күрсәтүенчә, республикада июнь аенда гына 45 кеше батып үлгән. Шуның 41е — ир-атлар, берсе — гүзәл зат һәм өчесе балалар. Өлкәннәрне хәмер харап итсә, балаларны әти-әни игътибары җитмәве гүргә керткән. Бу күңелсез статистиканы киметеп булыр идеме? Билгеле, һәр су коенучыга берәр коткаручы беркетеп булмый. Әлеге юнәлештәге хәлне яхшырту максатында “Административ хокук бозулар турында” Законга үзгәрешләр кертелде. Аңа ярашлы, рөхсәт ителмәгән урыннарда су коенучыларга, су коену өчен билгеләнгән урынның чиген чыгучыларга, исерек килеш су коенучыларга штраф салына. Бу чара гына халыкка тәэсир итә алыр микән? Ничә кеше штраф түләмәс өчен гомерен куркыныч астына куймас? Әлегә бу хакта сүз йөртергә һәм ниндидер нәтиҗәләр ясарга иртәрәк. Җәй дәвам итә. Иң мөһиме — һәркем суга кергәнче чыгарын уйласын иде. Коткаручыларга, йөзү матрасларына ышанып кына язмышны сынарга ярамый. Һәркем үзенең хәвефсезлеге турында үзе кайгыртырга тиеш. Монысы — таләп түгел, табигый закон.



Читайте нас: