+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 август 2010, 03:00

Котырды җил, боз яуды, имәннәр елап ауды...

Озак көттергән яңгыр Тәтешле районы халкына шатлык алып килмәде. 3 августта күк йөзендә болытлар күренгәч, күпләр, тагын урап узмаса ярар иде, дип теләкләр теләде. Болытлар бу юлы урап узмады. Ул районның төньяк өлешен кап-кара булып каплап алды. Матур итеп тыныч кына яңгыр явасы урынга ул җиле-давылы һәм баш бармактай эре бозы белән килде. Яңгыры ява башлаганчы ук кинәт кенә көчле давыл күтәрелде. Юлында очраган бөтен нәсәне җимереп барды ул. Өй түбәләреннән шиферлар очты, күп урыннарда түбәнең яртысын алып ыргытты, урманнарда агачларны екты. Яңгыр ява башлау белән бөтен дөнья ап-акка әверелде — баш бармак кадәрле боз яуды. Яңгыры да үсемлекләр өчен файдалы булмады. Чөнки кыска вакытта чиләкләп түгелгән суның күп өлеше коры җир өстеннән агып китте.


Давыл тынычланып, кешеләр ни булганын аңлап өлгергәнче 21 сәгать 50 минутта аның икенче дулкыны килеп җитте һәм тагын байтак зыян салды. Бу кичтә 10 авылдан 189 хуҗалык зыян күрде. Шулай ук “Октябрь”, “Фәнгә” кооперативлары, “Рассвет” крестьян хуҗалыклары ассоциациясе, “Агро “Танып” җәмгыяте фермаларына, амбарларына һәм башка объектларына зыян китерде ул. Электр линияләренә, телефон челтәренә дә зыяны тиде давылның. Район буенча 10 киловольтлы линияләрдә — ике, 4 киловольтлы линияләрдә дүрт багананы аударды һәм 3,5 чакрым электр линияләрен яраксыз хәлгә китерде. Электр челтәрләре хезмәткәрләре бу төнне керфек тә какмады. Иртәнгә барлык авылларга, шәхси хуҗалыкларга, беренче чиратта социаль, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы объектларына электр бирелде. Элемтәчеләр дә авылларны һәм объектларны үзара бәйләнешсез калдырмады.
Давылдан иң күп зыянны шәхси хуҗалыклар күрде. Мәсәлән, Кәлтәү авылында — 35, Вязовкада — 40, Бигәнәйдә — 28, Кальмиярдә 70 йортка зыян килгән. Калган авылларда да шундый ук күренеш. Мәктәпләргә, авыл хуҗалыгы кооперативлары һәм җәмгыятьләре фермаларына да килгән зыян аз түгел. Мәсәлән, Бигәнәй урта мәктәбе түбәсеннән давыл 70 шиферны очырган, әле болар күренгәне генә, күпмесе урынында калса да, ярылган, тишелгән. Иске Кальмияр мәктәбенә килгән зыян тагын да зуррак. “Фәнгә”, “Октябрь” хуҗалыкларында да 500әр шиферга зыян килүе ачыкланды.
Боз да зыянны күп салды. “Рассвет” крестьян хуҗалыклары ассоциациясендә 170 гектар бодай һәм 100 гектар арпа басулары юкка чыкты. Корылык булса да, бу ассоциациядә уртача гектар көче 12 центнер чамасы иде. Боз сугу нәтиҗәсендә 2000 центнердан артык ашлык югалды. Күрше “Агро “Танып” хуҗалыгында да 80 гектар мәйданда солы, арпа һәм суперэлита бодай басуларына комбайннар кертеп торасы калмады дияргә була. Шәхси хуҗалык бакчалары да зыян күрде. Бик күп кәбестә, кыяр, помидор, шулай ук чөгендер һәм бәрәңге сабаклары теткәләнеп бетте.
Килеп туган хәлдә халык ялгызы калмады. Шул ук кичтә, давыл туктар-туктамас ук район хакимияте башлыгы, аның урынбасарлары, районның гадәттән тыш хәлләр комиссиясе әгъзалары зыян күргән авылларга чыкты, килгән бәла-казаның якынча күләмен, кичекмәстән башкарылырга тиешле эшләрне билгеләде. Икенче көнне иртән бу комиссиянең чираттан тыш киңәйтелгән утырышы үтте һәм давыл китергән бәла-казадан чыгу юллары билгеләнде. “Иң беренче чиратта халыкка ярдәм итәргә һәм бүген төп әһәмияткә ия объектларның эшләвен тәэмин итәргә кирәк”, — диде район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев.
Комиссия утырышы барышында төзелеш материалларын таләп ителгән күләмдә тизрәк кайтару мәсьәләсе дә тикшерелде, эшкуарларга һәм район кулланучылар җәмгыятенә бер-ике көн эчендә бу мәсьәләне хәл итү бурычы куелды. Ә алар аз түгел, шифер гына 5 мең данәдән артык кирәк булачак. Шул ук утырышта каза күргән хуҗалыкларга һәм авылларга чыгып, давыл китергән зыянны тулысынча билгеләү бурычы куелды. Белгечләрдән төзелгән төркемнәр авылларда булып, шул ук кичне нәтиҗә ясадылар.
Читайте нас: