+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 сентябрь 2014, 03:00

Безнекеләр – илгә үрнәк

Хөкүмәт йортында бер төркем фидакарьләр тәбрикләнде. Югары дәүләт бүләкләрен Президент Хакимияте җитәкчесе Сергей Молчанов тапшырды.— Бүген бу залга еллар дәвамында республика үсешенә зур өлеш керткән һөнәр осталары җыелды. Сезнең хезмәтегез республиканы барлык төп социаль-икътисади күрсәткечләр буенча алдынгылар сафына чыгарды. Алар елдан-ел яхшыра. Алда торган бурычларны намус белән үтәп, сез республика халкының тормыш сыйфатын күтәрүгә булышлык итәсез, — диде Сергей Александрович. Бу көнне Илеш районы хакимиятенең архив бүлеге җитәкчесе Халә Мир­фатыйхова һәм Уфа икътисад һәм сервис институты профессоры Рәфил Гарифуллин республиканың Почет грамотасына лаек булды. Халә ханым шушы вазыйфада 18 ел хезмәт салган. 32 мең документ сакланган архивның бердәнбер хуҗасы ул. Олысы да, кечесе дә ярдәм сорап аңа килә.

Рәфил Хатмулла улын республикада белмәгән кеше юктыр. 1991-2002 елларда ул республика Хөкүмәтендә эшләде, вице-премьер вазыйфасыннан пенсиягә китте. Бүген 70 яшьлек профессор Гарифуллин студентларга дөнья икътисады фәнен укыта.
Гафури районының үзәк дәваханәсе баш табибы Зәбидә Куҗина тантанада “Башкортстан Рес­публикасының атказанган табибы” исемен алды. Зәби­дә ханым 25 ел гомерен шушы изге һөнәргә багышлаган. Унбер ел баш табиб урынбасары булган, дүрт ел баш табиб йөген тарта.
— Республика Президенты, район җитәкчелеге, спонсорлар ярдәме белән дәваханәбез Башкортстанда гына түгел, илдә иң яхшы медицина учреждениеләре исәбенә керде. Дәвалану өчен бөтен шартлар да тудырылган, авырулар канәгать. Җәй көне безне дәүләт каналларының берсендә “Махсус хәбәрче” тапшыруында күрсәттеләр, Русиянең кайбер өлкәләре дәваханәләренә үрнәк итеп куйдылар, — дип шатлыгы белән уртаклашты Зәбидә ханым.
— Икътисад, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, сәнгать, гомумән, бөтен тармакларның да үсештә булуы мөһим. Алда зур эшләр, изге бурычлар көтә. Сезнең кебек профессионаллар барда аларның барысын да җиңеп чыгачакбыз, — диде Сергей Молчанов йомгаклау сүзендә.
Читайте нас: