+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 сентябрь 2014, 03:00

Истәлекле бүләкләр үз геройларын тапты

Әфганстанда хәрби бәрелешләрдә катнашкан сиксәнгә якын кешегә медаль тапшырылды.Республикада сугыш җиле кагылмаган гаилә бармы икән? Инде Бөек Ватан сугышы салган яраларга күңел берникадәр яраклаша да башлаган төсле иде, әмма Әфганстанда, Чечнядагы хәрби бәрелешләр шул яраларны тагын кузгатты. Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына чирек гасыр үтсә дә, анда катнашучыларның кичергәннәре әле дә тетрәндерә. Шунысы куанычлы: бу геройларның исемен мәңгеләштерергә тырышабыз, туган якларына исән-имин әйләнеп кайтканнарга төрлечә ярдәм, хөрмәт күрсәтелә.

Күптән түгел Уфаның 7нче мәктәбендә дә әфган сугышында катнашкан яугирләр белән берлектә тантаналы җыелыш үтте. Совет гаскәрләренең аннан чыгарылуына 25 ел тулу уңаеннан оештырылган бу чарада сиксәнгә якын кеше медальләр белән бүләкләнде.
— 1989 елның 15 февралендә соңгы солдат Әфганстан Республикасы территориясеннән чыгарылды. Бүген исә без бу солдатлар белән күрешеп, аралашып, аларга истәлекле бүләкләр тапшырабыз. Моңа охшаш чаралар яңа гына старт алса да, киләчәктә алар ешрак кабатланыр, дип уйлыйм, — диде Уфа шәһәренең Октябрь һәм Совет районнары хәрби комиссариаты җитәкчесе Сергей Сафронов.
мондый чараның нәкъ мәктәптә үткәрелүе очраклы түгел.
— Бүгенге укучылар киләчәктә Русия солдатлары, офицерлар, космонавтлар булачак. Шуңа да аларда Туган илгә мәхәббәт, аның язмышы өчен җаваплылык тәрбияләү бик мөһим. Шушы изге хисләрне аларның күңеленә нәкъ без салырга тиеш. Алар, үз чиратында, бүген шушы залга җыелган якташларына тиңләшеп киләчәктә илнең лаеклы гражданнары булып үсеп җитсен иде, — диде Сергей Викторович.
Шушы ук фикерне мәктәп директоры Аида Нәбиуллина да дәвам итте.
— Чыннан да, хәрбиләр тормышын сайлаучылар аз. Ә бит күп вакыт нәкъ аларның көченә таянабыз. Безнең укучылар да киләчәктә илнең шундый хөрмәтле гражданнары булсын иде. Кулдан килгәнчә без, укытучылар да, моңа зур көч салабыз. Ветераннар белән очрашу, сугыш темасына кагылышлы төрле чаралар үткәрү шушы хакта сөйли. Укучылар андый чараларга зур җаваплылык белән карый һәм әзерләнә. Киләчәктә дә балаларыбыз илебезне яратсын, тынычлыкны сакласын иде, — диде ул.
Тантаналы чарадан соң бүләкләнүчеләр сыйныф сәгатьләрендә катнашты. Әфганстанда булган вакыйгалар, дуслары турындагы истәлекләр белән уртаклашу исә укучылар күңелендә кабатланмас тәэссоратлар калдыргандыр, дип ышанасы килә.
Читайте нас: