+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 сентябрь 2014, 17:08

“Кышкы мизгел безне куркытмый”

Кушнаренко районы торак-коммуналь хуҗалыгы җылыту чорына тулы әзерлек белән аяк баса. Планда каралган эшләр бүген төгәлләнү алдында.

— Быел искергән суүткәргечләрне алмаштыру буенча күләмле эш башкарылды, — ди предприятие директоры Азамат Әхмәтҗанов. — Моннан 30-40 ел элек салынган, хәзер шактый тузган тимер торбалар урынына 2 чакрым 690 метр озынлыктагы полиэтилен үткәргечләр суздык. Бу җәһәттән 4 миллион 315 мең сумлык эшләр башкарылды. Октябрь, Николаев, Яшьләр урамындагы йортлар, 1нче мәктәп яңа суүткәргечкә тоташтырылды.
“Кушнаренко торак-коммуналь хуҗалыгы” предприятиесе 53 чакрым суүткәргечләрне хезмәтләндерә, ел саен аларның ким дигәндә 5 процентының яңартылуын тәэмин итә. Шулай ук предприятие карамагында 53 күпфатирлы йорт бар. Аларның түбәләрен алмаштыру буенча да зур эшләр башкарылган.
— Җылыту чорына тулысынча әзербез. Ике казанлыкта да ремонт эшләрен төгәлләдек, — ди Азамат Илдус улы. — Әлеге вакытта эшчәннәребез кышын юлларны кардан тазарту техникасын ремонтлый.
Читайте нас: