+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 сентябрь 2014, 18:46

Чәйләре дә шифалы судан!

Безнең халык элек-электән нинди дә булса зур эш төгәлләнү уңаеннан бәйрәм оештырырга гадәтләнгән. Ата-бабаларыбызның бу йоласы хәзерге көннәргә кадәр килеп җиткән: язгы чәчү тәмамлангач, ямьле сабан туена әзерләнәбез, көзге муллыкта гөрләп уңыш бәйрәмнәре уза. Болары — һәркемгә яхшы таныш чаралар. Ә сезнең менә... су башнясы ачу тантанасында катнашканыгыз бармы? Шәхсән үземә мондый бәйрәмне беренче тапкыр күрергә туры килде.

Илеш районының Иләкшиде авылында узган бу чара, бер караганда, барыбыз да яраткан сабантуйны, икенче караганда, җыенны хәтерләтте. Иләкшиделеләрнең яңа су башнясы төзелүгә сөенүенә, бу уңайдан зур бәйрәм оештыруына аптырыйсы юк: соңгы елларда авыл халкы суга кытлык кичергән. Җәйге челлә вакытында иске башняның куәте барлык урамнарның да суга ихтыяҗын канәгатьләндерерлек булмаган. Суга күрше авылга йөргән халык. Бергәләшеп уйлап, киңәшләшкәннән соң, авылда яңа су башнясы төзү, искергән суүткәргечләрне сүтеп алу идеясе белән авыл Советына, район хакимиятенә чыкканнар. Җитәкчелек бу фикерне хуплап кына калмаган, Иләкшиде авылына су башнясы кайтарту өчен тиз арада район бюджетыннан 250 мең сум акча бүлгән. Халык та, озакка сузмыйча, шулкадәр диярлек акча җыйган. Шулай итеп, авыл башында өр-яңа су башнясы калкып чыккан, иске торбалар заманчаларына алыштырылган.
— Хәзер 103 метр тирәнлектән бәреп чыгучы шифалы су эчәчәкбез, — дип куанычы белән уртаклашты авыл халкын күптән борчыган мәсьәләне хәл итүдә башлап йөрүчеләрнең берсе булган ветеран-укытучы Рәзинә Баһманова. — Мин Иләкшиде авылына 50 ел элек килен булып төштем. Халкын пөхтәлеге, киң күңеллелеге, бердәмлеге өчен үз иттем. Бүген дә без тату, бер-беребезгә ярдәм кулы сузып яшибез, килеп туган мәсьәләләрне бергәләп хәл итәбез. Авылда яңа су башнясы төзү эшен башлап җибәргәч тә халык зур оешканлык күрсәтте. Ә өй буенча акча җыю кебек җаваплы эштә миңа киленем Дилара булышты.
Дилара Баһманова фельдшер булып эшли икән. Килен каенана туфрагыннан ярала, дип белми әйтми шул халык. Дилараның да авылдашлары арасында абруе зур. Җор сүзле, җыр-биюгә оста ханым Хатын-кызлар советының да актив әгъзасы. Биредә шуны әйтү кирәк: Иләкшидедә гүзәл затлар оешмасы бик яхшы эшли, әледән-әле төрле кызыклы чаралар оештырып кына тора ул.
— Кышны озату, Нәүруз бәйрәме, Карга боткасы, чәчәк үстерүчеләр, чәк-чәк пешерүчеләр бәйрәме һәм башка чаралар халыкны берләштерә, тормышыбызга ямь, мәгънә өсти, — ди хатын-кызлар оешмасының җитәкчесе Рәмзинә Хәдимуллина. — Беренчеләрдән булып “Аек авыл” программасына кердек. Бөтен чараларда да сәламәт яшәү рәвешенә әйдәүгә, яшь­ләребез күңелендә халкыбызның матур гореф-гадәтләренә карата сөю уятуга зур игътибар бирәбез. Оешмабызның иң актив әгъзалары дип Рәзинә һәм Дилара Баһмановаларны, Фәнүсә Шәрипованы, Земфира Тимерханованы, Әлфинә Хәкимованы телгә алыр идем.
Бишкурай авыл Советы хакимияте башлыгы Замир Хәдимуллин һәм Илеш районы хакимиятеннән вәкил Игорь Никифоров иләкшиделеләрне бәйрәм белән котлаганнан соң, тантаналы шартларда кызыл тасма киселде, көянтәле киленнәр чиләкләрен тутырып су алды, яше-карты аны тәмләп карады. Игорь Владимирович әйтүенчә, Илеш районында соңгы бер-ике елда халыкны сыйфатлы эчәр су белән тәэмин итү мәсьәләсенә игътибар бермә-бер артты. Бишкурай, Дөмәй, Исәнбай, Кадер, Рсай, Ябалак авыл советларында искергән суүткәргечләр тулысынча яңага алыштырылган. Былтыргы җәйдән башлап, искергән су башнялары урынына заманчаларын кайтарту башланган.
Район бюджеты исәбенә былтыр 8, быел 12 башня сатып алынган.
Чишмә һәм коеларны төзекләндерү эше дә киң колач алган Илеш районында. Бу максатка ярашлы, районда ел саен авыл биләмәләре арасында бәйге игълан ителә, җиңүче дип табылганына 300 мең сум акча бүленә. Әлеге сумма, әлбәттә, авылларны күркәмләндерү эшенә тотыныла. Бишкурай авыл советына килгәндә, биредә соңгы елларда ун чишмә төзекләндерелгән.
...Җыр-бию, уен-көлке белән бәйрәм бик күңелле үтте. Иләкшиде сандугачлары Әлфинә Хәкимова, Мәфрүзә Садыйкованың, “Ахирәтләр” фольклор төркеменең һәм башка үзешчән артистларның чыгышларын тамашачылар алкышларга күмде, Дүртөйле районының Семилетка авылыннан килгән Ленар Яримовның дәртле җырлары астында рәхәтләнеп биеде. Бәйрәмдә катнашучылар Иләкшиде хатын-кызларының җәмәгать эшләрендә генә түгел, аш-су әзерләүдә дә бик оста икәнлекләренә инанды: тиз арада яланда чәкчәк, кыстыбый, бәлеш, өчпочмак кебек камыр ризыкларыннан мул табын корып, һәркемне мәтрүшкәле чәй белән сыйларга да өлгерде уңган хуҗабикәләр.
Читайте нас: